Бүген МАКС-2021 халыкара авиакосмик салоны кысаларында ТР Президентының авиакомплекс буенча ярдәмчесе Равил Зарипов Бельгиянең Россиядәге илчесе Марк Михилсен һәм Россиядәге Валлония вәкиллегенең икътисадый һәм сәүдә мәсьәләләре буенча атташесы Жерар Сегерсен белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин катнашты.
Әңгәмә барышында яклар күп өлкәләрдә, аерым алганда, авиация сәнәгатендә ике яклы хезмәттәшлекне дәвам итәргә әзер булуларын белдерде.
«ПРОМТЕХ-Казань» АҖ һәм «ПРОМТЕХ» корпорациясенең «Казан синтетик каучук заводы» АҖ МАКС-21 халыкара авиация-космик салонында Татарстан Республикасының берләштерелгән стендында катнашачак.
«ПРОМТЕХ-Казань» АҖ электр тогын, торбаүткәргеч системаларын генерацияләү борт системаларының яңа эшләнмәләрен, электр энергиясен бүлү һәм үзгәртеп кору, коммутация-бүлү җайланмалары, югары басымлы җиңсә тәкъдим итә. Предприятие продукциясе серияле һәм инновацияле булып тора, авиатөзелеш предприятиеләрендә аңа ихтыяҗ зур.
Татарстан Республикасының региональ стендында тәкъдим ителгән «Казан синтетик каучук заводы» АҖ предприятиесе «ПРОМТЕХ» корпорациясе өчен традицион булган КЗСК продукциясенең бөтен номенклатур линейкасын җитештерүдә дә, шулай ук гражданнар һәм махсус билгеләнештәге авиация техникасы җитештерүдә кулланыла торган утка һәм салкыннарга чыдам ЛЭТСАР тасмаларына, резин-техник эшләнмәләргә, кремнийлы-органик һәм тиоколлы герметикларга яңа чишелешләр уйлап чыгару һәм җитештерүдә дә югары дәрәҗәле компетенцияләрен күрсәткән.
Салон программасы кысаларында «ПРОМТЕХ» корпорациясе вәкилләре катнашында эшлекле очрашулар һәм чаралар планлаштырыла.
МАКС-2021 XV халыкара авиация-космос салоны 2021 елның 20-25 июлендә Мәскәү өлкәсенең Жуковский шәһәрендә уза.
2021 елның 10 июленнән 16 июленә кадәр Яр Чаллы дәүләт университеты (НГПУ) делегациясе Үзбәкстан Республикасына визит ясаган. Ректорат каршындагы киңәшче Л.М.Галиев һәм физик культура һәм спорт факультеты деканы А.М.Әхмәтов составындагы делегация Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкиле А.А.Әхтәриев белән бергә Ташкентта Россотрудничество вәкиллегендә очрашу үткәргән. Яр Чаллы дәүләт университетының Россотрудничество программаларында – 2022 елның гыйнвар-март айларында Россия Федерациясе югары уку йортларына керү өчен квота компаниясендә, «Сәламәтлек территориясе», «Мавыктыргыч математика», «Әдәби кичәләр» уртак чараларында катнашуы турында килешенгән. Шулай ук онлайн «Яр Чаллы дәүләт университетында ачык ишекләр көне»н үткәрү турында да килешүгә ирешелгән.
Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллегендә узган очрашуда Үзбәкстан Республикасы Халык мәгарифе министрлыгы һәм Ташкентның Низами исемендәге дәүләт педагогика университеты белән хезмәттәшлек итү, Ташкентта һәм Ташкент өлкәсендә һөнәри ориентация чаралары үткәрү, Яр Чаллы дәүләт университетының Үзбәкстанда Халыкара белем бирү күргәзмәләрендә катнашуы турында фикер алышынган.
Татарстан Республикасы вәкиллеге ярдәмендә РУзда MYFAIR («РУзда белем бирү һәм һөнәр») күргәзмә компаниясе белән сөйләшүләр үткәрелгән. Ирешелгән килешүләр нигезендә компания базасында Ташкент шәһәре абитуриентлары белән әңгәмә үткәрелгән.
Үзбәкстан Республикасының Хорезм өлкәсендә делегация мәктәп директорлары, мәктәпне тәмамлаучылар белән берничә очрашу үткәргән. Шулай ук Хорезм өлкәсенең Татар мәдәни-агарту үзәге рәисе Д.Т.Латыйпова белән дә очрашу узган, ватандашларны Яр Чаллы дәүләт университетында укытуга җәлеп итү турында килешенгән.
Татарстан Республикасы һәм Үзбәкстан Республикасы арасында югары белем бирү өлкәсендә уңышлы һәм үзара файдалы хезмәттәшлек киңәйтелә һәм тирәнәя бара. Яр Чаллы дәүләт университеты делегациясенең Үзбәкстанга булган визиты моңа дәлил булып тора.
«Вертолеты России» холдингының (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Казан вертолет заводы Халыкара авиация-космос салоны кысаларында беренче тапкыр модернизацияләнгән Ансат-М һәм 30 урынга исәпләнгән пассажир салоны белән Ми-38 вертолетын тәкъдим итә. Жуковск күргәзмәсенә килүчеләр «Вертолеты России» холдингының статистик экспозициясендә һәм авиасалонның җәйге программасында – җиңелдән алып авыр вертолетларга кадәр – Казан вертолет заводының винт канатлы барлык техника линейкасын карый алачак.
Ансат-М вертолеты 8 пассажир утыргычы булган версиясендә күрсәтелә. Һава судносы сыешлыгы арттырылган төп ягулык системасы буенча сертификация сынауларын тәмамлаган һәм 640 км озынлыкта белдерелгән очыш ераклыгын раслаган. Өстәмә ягулык багы белән очышның озынлыгы 790 км. кадәр артачак. Машинада алып баручы система (алып баручы канатлар һәм руль винтлары), ныгытма, автопилот, вентиляция һәм кондиционер системалары яңартылган. Үзебездә җитештерелгән яңа ут техникасы урнаштырылган.
Казан вертолет заводы шулай ук гражданнарны йөртү өчен Ми-38 вертолетын да тәкъдим итә. Салонда 30 утыргыч урнашкан, бортка үткәрүче урыны каралган. Бүгенге көндә Ми-38 пассажир вертолеты – Россиянең гражданнар авиациясе нормалары буенча кешеләрне йөртергә мөмкинлек бирә торган иң сыйдырышлы вертолет.
Авиасалонның җәйге программасында ялгыз һәм төркем очышларында Ансат, Ми-38Т һәм Ми-17В-5 вертолетлары катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әфганстан Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Сәид Тайеб Җәүәд белән очрашты.
Очрашу барышында яклар Россия-Әфган мөнәсәбәтләре кысаларында сәүдә-икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Татарстанның кайбер компанияләренең Әфганстанда эшләү тарихы бар, шул исәптән КАМАЗ, Казан вертолетлар заводы, КЭР-холдинг. Республика нефть химиясе, машина төзелеше һәм фармацевтика продукциясен экспорт белән тәэмин итүне киңәйтү белән кызыксына.
«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысаларында эш икътисадый хезмәттәшлекне җайга салуга ярдәм итә.
Очрашу Казан Кремлендә узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Газинур Бакиров катнашты.
Кичә, 15 июльдә, Казанда сынау режимында беренче КАМАЗ-6282 электробусы йөри башлады.
Татарстан башкаласы өчен инновацияле булган җәмәгать транспорты 3 номерлы троллейбус маршруты буенча «Елга порты» тукталышыннан Академик Глушко урамына кадәр хәрәкәт итәчәк. Электробусны өч ай дәвамында сынаячаклар. Инновацияле транспорт турында шәһәрлеләрнең фикере тест нәтиҗәләрен ясаганда исәпкә алыначак.
Башкортстанда автогигантның бүлендек предприятиесе булган «НЕФАЗ» ГАҖ җитештергән КАМАЗ-6282 электробусы компаниянең иң югары технологияле продуктларының берсе булып тора. Ул заманча җиһазлар белән җиһазландырылган, шул исәптән ике зоналы климат-контроль, алдынгы тематик һәм медиасистемалар, бушлай Wi-Fi бар. Электробус салонында маршрут мәгълүматы булган медиаэкраннар, мобиль җайланмалар өчен USB-слотлар урнаштырылган. Электробусның гомуми сыйдырышлыгы – 80 кеше, шулардан 35се – утырып бара торган. Идәннең тәбәнәк дәрәҗәсе хәрәкәте чикләнгән пассажир категорияләре өчен җайлаштырылган, урта мәйданда коляскалар өчен урын бар. Электробус тавышсыз һәм салмак хәрәкәт итүе белән аерылып тора.
Хәрәкәтенең максималь тизлеге – 75 км/сәг, егәрлеге тулысынча беткән аккумуляторларда йөрү запасы 50 км тәшкил итә. Электробусларны егәрлек белән туендыру 10-15 минут эчендә электр энергиясе запасын торгызуга сәләтле заряд алу станцияләре ярдәмендә башкарыла.
Чаллыда узган традицион пәнҗешәмбе матбугат конференциясендә илкүләм проектларның ничек тормышка ашырылуы турында сөйләгәннәр.
Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча Татарстанның Төбәк компетенцияләр үзәге җитәкчесе Шамил Бәйрәмов «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проектының нәтиҗәләре белән уртаклашкан. Ул искәрткәнчә, төп максатлар – ел саен хезмәт җитештерүчәнлеген 5%ка арттыру, шулай ук 2024 елга кадәр тагын 249 предприятиене җәлеп итү. Бүгенге көндә системада 120 республика компаниясе тора. Чаллы, Казан белән беррәттән, илкүләм проектта предприятиеләр саны буенча лидерлар рәтендә – ике шәһәрдән дә 32шәр предприятие, шул исәптән «Кама» АСК, Haier, «Акульчев» ҖЧҖ катнаша.
Гомуми файда миллиардка якынлашып килә.
Проектка керү өчен төп критерий – алына торган табышның 400 миллион сумнан артып китүе һәм эшчәнлек тармагы. Җитәкче ассызыклаганча, программада катнашу түләүсез нигездә башкарыла.
- Без предприятиеләргә адреслы эксперт ярдәме күрсәтәбез. Безнең экспертлар предприятиегә килә, һәм без сынау проектын бергәләп гамәлгә ашырабыз. Предприятие хезмәткәрләре арасыннан эшче проект командасы төзибез. Бу команданы сакчыл җитештерү системасына өйрәтәбез, безнең бурыч – парта артында утырган студентларга сөйләгән кебек лекция уку түгел, ә конкрет гамәли мәгълүмат бирү. Без әлеге мәгълүматны хезмәт җитештерүчәнлеге проектын гамәлгә ашыруда кулланабыз, – дип сөйләгән Бәйрәмов.
Мәсәлән, «Риат» кампаниясендә җитештерү-логистика процесслары яхшырган. Ә илкүләм проект буенча керемнең гомуми күләме 33 миллион сумга якынлашкан.
- «АГРОСИЛА» предприятиеләре илкүләм проектта актив катнашты. Чаллыда булган барлык предприятиеләр дә: «АГРОСИЛА» да, ит эшкәртү комплексы да, элеватор да. Барлык предприятиеләр буенча суммар файда бер миллиард сумга якынлаша. «АГРОСИЛА» һәм Челны-МПК предприятиеләре, шәхсән, ит эшләнмәләре җитештерү агымында 200 миллион сумга якын файда алуга ирештеләр, – дип уртаклашкан җитәкче.
Илкүләм проектта катнашу турында шулай ук «Кама» агросәнәгать комплексы генераль директоры Ленар Сәлахов та сөйләгән.
«Кама» агросәнәгать комплексында проект хисабына ит деликатеслары буенча җитештерүчәнлек арткан: җитештерү күләме 64% арткан, ә бер сменада бер кешегә булган нәтиҗә 73% арткан. Моннан тыш, процессның вакыты да, төгәлләнмәгән җитештерү проценты да кимегән. Сынау проекты буенча гомуми икътисадый нәтиҗә 45 миллион сумнан артып киткән.
Сәлахов сүзләренә караганда, проект эшли башлаганнан бирле алынган нәтиҗә 1,7 миллион сум тәшкил иткән.
Эшкуарларга һәм үзмәшгульләргә ярдәм итү.
«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм үзмәшгульлек субъектларына ярдәм итүнең яңа чаралары турында Эшкуарлыкка ярдәм фонды директоры урынбасары Линара Борһанова сөйләп узган.
Аның сүзләренә караганда, «Минем бизнес» үзәгендә берничә үзгәреш булган. Эшкуарлар өчен элеккечә патент эзләү, бухгалтерия алып бару, продукцияне алга этәрү һәм башка хезмәтләр күрсәтелә. Быел фонд беренче тапкыр Россия маркетплейсларында эшли һәм эшкуарларга ярдәм итә.
Шулай ук товарларны маркалау хезмәте дә күрсәтелә башлаган. Төп функция – бизнес белән идарә итү өчен товар-хисап системасына тоташтыру. Персоналны сайлау буенча күрсәтелә торган хезмәт тә яңа булып тора.
Аның сүзләренчә, эшкуарлар арасында иң кирәкле хезмәт – күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуны оештыру. Моннан тыш, үзмәшгульләрнең дә барысы да диярлек шулай ук үз товарларын бушлай күрсәтүгә мохтаҗ.
Беренче тапкыр товар билгесен теркәүдә ярдәм күрсәтелә башлаган. Бик күп эшкуар бу мәсьәләдә ярдәм сораган.
- Хәзер без товар билгесенә таныклык рәсмиләштерүне, бер КУЭ субъекты өчен хезмәт күрсәтү билгесен финанслаячакбыз. Бу хезмәт актуаль булыр дип уйлыйбыз, – дигән Фонд директоры.
Шулай ук сертификатлаштыруда ярдәм итүгә дә гаризалар кабул итүне яңартып җибәргәннәр.
«Минем бизнес» үзәге элек үзмәшгульләргә элегрәк консультация хезмәтләре генә күрсәтә торган булган, быел күргәзмә-ярминкә чараларында чыгыш ясауда, аренда, җиһазлар һәм теркәлү җыемы өчен түләүне үз өсләренә алырга булганнар. Моннан тыш, Россия маркетплейсында үзмәшгульләрне теркәү һәм аның эчендә продукцияне алга этәрү юлы белән, аларны электрон сәүдә мәйданчыкларында урнаштыру хезмәте дә күрсәтелә.
- Үзәктә күрсәтелә торган микрофинанслау хезмәтләре – Эшкуарлыкка ярдәм фондының икенче үзәге. Без биш миллион сумга кадәр ташламалы микрокредит продуктлары бирәбез, – дип хәбәр иткән Борһанова.
Узган елдан башлап микрофинанслау хезмәтеннән үзмәшгульләр дә файдалана ала икән. 24 айга кадәр срокка 500 мең сумга кадәр продукт бирелә.
POZIS компаниясе (Ростех дәүләт корпорациясенең «Техмаш» ФҖК» АҖ составына керә) 2021 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча суыткыч техникасын җитештерү күләмен узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 70% арттырган.
POZIS продукциясенең ышанычлы арту дәрәҗәсен сезонлы ихтыяҗ һәм киң номенклатура тәэмин итә, ул бүген 115 база моделен һәм экологик «яшел» технологияләр кулланып җитештерелгән 650 модификацияне тәшкил итә.
COVID-19 коронавирус йогышы пандемиясе чорында POZIS медицина техникасына шактый ихтыяҗ артуы билгеләнгән. Быелның 6 аенда, 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, үсеш темпы 150% артып киткән.
Дару препаратларын, кан, плазма, COVID-19 каршы вакциналарны даими температура параметрларында саклау өчен махсуслаштырылган медицина туңдыргычы бик популяр икән.
Көнкүрештә кулланыла торган суыткыч продукциясе сегментлары да үсеш күрсәтә, аерым алганда, Full no frost системасы булган туңдыргычларга ихтыяҗ зур икән.
POZIS суыткыч продукциясенә чит ил базарларында да ихтыяҗ зур. Быелның алты аенда аны сату, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 1,8 тапкырга арткан. Бүген югары сыйфатлы POZIS суыткыч техникасы БДБ, Көнбатыш Европа һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә уңышлы сатыла.
23 июньдә даими һәм ачык тәҗрибә алмашу кысаларында «РМЗ РариТЭК» ҖЧҖ предприятиесендә динамикалы үсеш алучы «Техно-Логика» ҖЧҖ һәм «SoftPipe» ҖЧҖ предприятиеләре коллективлары булып киткән. Визитның максаты – «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыруда «РМЗ РариТЭК» ҖЧҖ тәҗрибәсен өйрәнү. Әгәр «РМЗ РариТЭК» ҖЧҖ 14 июньдә проектның беренче этабын төгәлләп, тиражлау этабына күчсә, «Техно-Логика» ҖЧҖ һәм «SoftPipe» ҖЧҖ компанияләре илкүләм проектка әле керешә генә. Кунакларны эшнең практик аспектлары: проект офисын оештыру, максатчанлык булдыру, эталон участоклар һәм эталонлы эш урыннары булдыру, персоналны бу эшкә җәлеп итү ысуллары кызыксындырган.
Хуҗаларның күрсәтерлек тә, сөйләр әйбере дә күп булган. «РМЗ РариТЭК» ҖЧҖ командасы Төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары белән берлектә яхшы нәтиҗәләргә ирешә алган.
Очрашу проект офисында башланган, анда проектның администраторы Николай Федосеев проект командасы алдында торган бурычлар, эш этаплары, администратор һәм җитәкченең роле һәм, уңышлы үзгәрешләрнең төп нигезе буларак, лидерлык турында сөйләгән. Чакырылган коллегалар проект офисы белән җентекләп танышкан, кыйммәт агымын булдыру карталары, эшнең җентекле планнары, максатчан күрсәткечләр белән проектның мәгълүмат үзәге аерым игътибар җәлеп иткән. ТКҮ экспертлары да үз аңлатмаларын биргән, аларга чакырылган предприятиеләр командалары белән бергә җитештерүчәнлекне арттыру буенча чаралар эшләргә һәм гамәлгә ашырырга туры киләчәк.
Проект офисын өйрәнгәннән соң, командага проект җитәкчесе – «РМЗ РариТЭК» ҖЧҖ баш инженеры Ренат Фәрхетдинов та кушылган һәм кунакларга, әһәмиятле урыннарында аңлатмалар биреп, илкүләм проект чараларын гамәлгә ашыру өчен сынау проекты сыйфатында сайланган «LOTOS» автобусын әзерләү агымын күрсәткән. Кунакларга күрсәтелгән беренче әйбер – заводның мәгълүмат үзәге, киңәшмәләр үткәрү процедурасы, күзәтеп торылучы күрсәткечләр, проблемаларны ачыклау һәм хәл итү принциплары турында җентекләп сөйләнгән.
Очрашу азагынңа проектның администраторы Николай Федосеевның агымны алга таба яхшырту, предприятиенең башка агымнарында уңышлы тәҗрибәне тарату планнары һәм алга таба хезмәттәшлекне дәвам иттерү һәм тәҗрибә алмашу ниятләре турында сөйләп үткән.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында «Агросәнәгать компаниясе азык-төлек программасы» ҖЧҖ предприятиесендә сакчыл җитештерү буенча база укулары узган.
Элегрәк әйтелгәнчә, «Агросәнәгать компаниясе азык-төлек программасы» ҖЧҖ «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнаша.
Предприятиедә июль башында Татарстан Республикасының ТКҮ белгечләре проектның эшче төркеменә һәм предприятие җитәкчеләренә әлеге темалар буенча укулар үткәргән:
- «Максатлар композициясе»;
- «Нәтиҗәле мәгълүмат үзәге»;
- «Сакчыл җитештерү нигезләре»;
- «Яхшырту буенча проектны гамәлгә ашыру».
Илкүләм проектта катнашучыларның укуларга һәм булачак проектка аңлы якын килүен билгеләп үтәргә кирәк.
Моннан тыш, «Яхшырту буенча проектларны гамәлгә ашыру» тренингында сынау агымы сайланган һәм «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты чараларын тормышка ашыру өчен проект карточкасы булдырылган. Проектның темасы «Мөгезле эре яшь терлекләр үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» буларак формалаштырылган.