Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан энергетика министры Нурлан Ногаев белән очрашты. Очрашу Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында «Казан Экспо» да узды.
Рөстәм Миңнеханов Нурлан Ногаевны Казахстан Республикасы Конституциясе көне белән котлады, ул 30 августта билгеләп үтелде. «Татарстанда кичә шулай ук бәйрәм - Республика көне булды. Тугандаш Казахстанга киләчәктә уңышлы үсеш, ә Казахстан халкына - иминлек һәм чәчәк атуын телим", - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Казахстан - Татарстанның стратегик чит ил партнеры. Узган ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 630 млн. доллардан артып киткән. Уртак проектларны гамәлгә ашыру буенча эш алып барыла.
"Безнең хезмәттәшлек потенциалы бик зур. Алга таба сәүдә-икътисадый һәм инвестицион элемтәләрне киңәйтү белән кызыксынабыз. Безнең хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр күп", - дип өстәде ТР Президенты.
Нурлан Ногаев үз чиратында Татарстан халкын Республика көне белән котлады. Министр Татарстан белән, шул исәптән энергетика өлкәсендә дә, хезмәттәшлек дәрәҗәсен югары бәяләде.
Әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт - җәмгыятьнең җитлегүе күрсәткече һәм кешеләрнең байлыгы нигезе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Евросоюзның декарбонизация турындагы карары һәм Россиянең ягулык-энергетика комплексын үстерүнең яңа парадигмасы» конференциясендә хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, соңгы елларда климатка һәм тотрыклы үсешкә бәйле мәсьәләләрнең актуальлеге шактый көчәйде. «Нефть-газ секторының барлык халыкара компанияләре, чик буе углеродлы җайга салу куркынычы астында, корпоратив программалар кабул иттеләр һәм парник газлары чыгаруны киметү һәм төрле компенсацияләүче чараларны гамәлгә ашыру буенча конкрет максатлар куйдылар", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә, элек РФ Президенты Владимир Путин бу юнәлештә уртак бурычларны билгеләде. Бу - парник газларының эмиссиясен киметү, ташлауларга дөрес мониторинг системасын булдыру һәм климат проектларын гамәлгә ашыру.
"Татарстан, нефть чималын чыгару һәм эшкәртү өлкәсендә Россиянең иң эре үзәкләренең берсе буларак, дәүләт башлыгы билгеләгән бурычларны үтәү өчен бөтен көчен куя", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты конференциядә тәкъдим ителгән докладлар һәм фикер алышулар киләчәктә үсеш юллары буенча төгәл аңлау булдырырга ярдәм итәр, дип ышаныч белдерде.
Аннары конференциядә катнашучылар нефть-газ тармагын декарбонизацияләүнең экологик һәм икътисадый аспектлары, нефть һәм газ чыгаруда инновацион технологияләр, энергия нәтиҗәлелеге һәм җитештерү процессларының углерод сыйдырышлылыгын киметү проблемалары турында фикер алыштылар.
Чарада шулай ук Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов һәм Казахстан энергетика министры Нурлан Ногаев катнашты.
"Казан Экспо" Халыкара күргәзмә комплексында Татарстан нефть-газ химиясе форумы ачылды.
Бүгеннән башлап танылган «Түбәтәй» тиз туклану рестораннарында чыгарыла торган продукцияне Казандагы барлык АШАН гипермаркетларында да сатып алырга була.
АШАН миссияләренең берсе – клиентларга җирле җитештерелгән тәмле һәм файдалы товарларны тәкъдим итү, шуңа күрә компания барлык төбәкләрдә дә локаль җитештерүчеләр белән актив хезмәттәшлек итә һәм аларга үсеш алырга булыша. Әйтик, Татарстанда әлеге сәүдә челтәренең яңа партнеры – «Түбәтәй» тиз туклану рестораннары челтәре. «Түбәтәй» татар мәдәниятен һәм кыйммәтләрен популярлаштыра һәм җирле халыкның яраткан брендларының берсе булып тора.
Ассортиментта 20 артык төрдә катырылган ярымфабрикатлар һәм татар кухнясының әзер ризыклары тәкъдим ителә, алар арасында гөбәдия, зур балеш, мантый, өлеш, өчпочмак, бөккән һәм башка милли камыр ризыклары бар. Барлык продукция дә шәхси производствода җитештерелә, бары тик табигый кушылмалардан эшләнә һәм хәләл санала.
Хөрмәтле республиканың тау сәнәгате хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Шахтерлар көне белән котлыйм!
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Red_mad_robot компаниясе вәкилләре белән очрашты.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган очрашуда «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ җитәкчесе Рафинат Яруллин, Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гыйсмәтов һәм «Иннополис» МИЗ» АҖ һәм «Химград» технопаркы вәкилләре катнашты. Компания вәкилләре киңәшмәдә катнашучыларга алар тарафыннан эшләнгән һәм сәнәгатьнең кайбер эре предприятиеләре буенча уңышлы гамәлгә кертелгән IT-проектларны тәкъдир итте.
«Red_mad_robot» – зур корпорацияләр өчен кастомизацияләнгән санлы продуктлар эшләү һәм эшләтеп җибәрү белән шөгыльләнә торган IT компания.
11 ел эчендә компания Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә 8 офис булдырган, алардагы хезмәткәрләр саны 700 кадәр арткан. Компаниянең R&D үз үзәкләре һәм аналитиклары бар.
«Red_mad_robot» ның төп юнәлеше – клиентларның тормышын җиңеләйтә һәм яхшырта торган цифрлы продуктлар һәм сервислар. Компаниянең үз аналитика үзәге, R&D һәм QA бүлекләре бар, алар булачак системаны тикшерүдән һәм проектлаштырудан алып турыдан-туры гамәлгә ашыруга кадәр (мобиль кушымталар, шәхси кабинетлар, мобиль эш урыннары, чат-ботлар һ.б.) проектны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.
Компаниянең бүлендек структурасы – «Рэдмэдробот Инновации» ҖЧҖ – «Иннополис» МИЗ резиденты.
Татарстан Президенты һәм РФ Оборона министры Казан вертолетлар заводының җитештерү цехларын карап чыктылыр
Россия Оборона министры Сергей Шойгу «Россия вертолетлары» холдингының Казан вертолетлар заводында (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Казанга эш сәфәре кысаларында булды. Оборона ведомствосы башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
Казанга Россия Федерациясе Оборона министры Сергей Шойгу эш сәфәренә килде. Аны С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводының (КАЗ) «Борисоглебское» аэродромында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
POZIS компаниясе (Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингына керә) гражданнар продукциясе чыгару буенча илкүләм рейтингның «Гражданлык базарларында алдынгылык» номинациясендә иң яхшы оборона предприятиеләренең ТОП-5 исемлегенә кертелгән. 2021 елның 7 аендагы нәтиҗәләре буенча «гражданлык» предприятиесе чыгара торган өлеш 45% артып киткән.
Гражданнар өчен продукция чыгару буенча илкүләм рейтингның икенче этап нәтиҗәләре «Промсвязьбанк» ГАҖ һәм «Иннопрактика» дәүләтнеке булмаган үсеш институты тарафыннан «Армия-2021» халыкара хәрби-техник форумы кысаларында тәкъдим ителгән. Дәрәҗәле бүләк Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе рәисе урынбасары Олег Бочкаревка, ПСБ рәисе Петр Фрадковка һәм «Иннопрактика» дәүләтнеке булмаган үсеш институты генераль директорының беренче урынбасары Наталья Поповага тапшырылган. Оешма җитәкчеләре «ПОЗиС» АҖнең илкүләм проектлар мәнфәгатьләрендә Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә җитештерүне диверсификацияләү программасын гамәлгә ашыру буенча алып барган системалы эшенә югары бәя биргән.
«Вертолеты России» холдингының Казан вертолет заводында (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Татарстан Республикасына визиты кысаларында Сергей Шойгу җитәкчелегендәге РФ Оборона министрлыгы делегациясе булып киткән. Россия оборона министрына Россия армиясе коралларында торган Ми-8МТВ-5-1 вертолетының модернизацияләнгән версиясен күрсәткәннәр. Яңартылган Ми-8МТВ-5М машинасы – армия авиациясенең заманча таләпләренә җавап бирә.
Сергей Шойгу агрегат-җыю производствосында, маляр һәм монтаж-җыю цехында булган. КВЗ идарәче директоры Алексей Белых Россия Федерациясе оборона министрына вертолетны камилләштерү буенча тәҗрибә-конструкторлык эшләренең тәмамлануы турында хәбәр иткән. Конструкторлык документлары серияле җитештерү өчен расланган инде.
Шулай ук Сергей Шойгуга Мәскәү өлкәсенең «Патриот» паркында «Армия-2020» халыкара хәрби-техник форумы барышында төзелгән контракт нигезендә РФ Оборона министрлыгы өчен ике Ми-38 вертолетының берсен җитештерү барышы турында хәбәр ителгән.
Моннан тыш, Сергей Шойгуга «Цифрлы сәнәгать өчен кадрлар. «Кибердром» ярышлары режимында төгәлләнгән проект-конструкторлык чишелешләре булдыру» конкурстында катнашучы татарстанлылар тәкъдим ителгән. Командаларның берсе конкурста КВЗ өчен катнашкан, икенчесе – Иннополис университеты. КНИТУ-КАИ максатчан укыту студентларыннан торган КВЗ командасы июль аенда МАКС-2021 халыкара авиация-космос салоны кырларында узган ярышларның ярымфиналында беренче урын алган. Конкурсның финалы октябрь аенда Геленджик шәһәрендә узачак.