ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

6-7 апрельдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре Сочи шәһәрендә узачак V  Халыкара «Акыллы җитештерү системалары» Лин-Саммитында катнашачак. Саммит җитештерү системаларын трансформацияләү һәм 4.0 сәнәгать революциясе йогынтысында идарә системалары, әйберләр интернеты (IoT) мәсьәләләренә багышланган.

Бик шатланып Казанга килү мөмкинлеге беән файдаландым, дип белдерде Татарстан Республикасы Сәүдә - сәнәгать палатасында барган очрашуда Россия Федерациясендә Латвия Республикасының Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Астра Курме. 

5 апрельдә "Корстон" КСКК Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының IV киңәйтелгән утырышы узды. 

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, дәүләт хакимияте органы вәкилләре, муниципаль берәмлек җитәкчеләре һәм 400гә якын эшкуар катнашты. 

Үзенең сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов бизнес-секторның көн үзәгендәге проблемаларын хәл итү өчен әлеге мәйданчыкның әһәмиятле булуын билгеләде. Бүген 50 проект төркеменә 1000 эшкуар һәм 250ләп дәүләт хакимияте структурасы вәкилләре җәлеп ителгән. Ел саен 300гә якын утырыш уза.

Шулай ук ТР Президенты эшмәкәрләргә муниципалитетларның эшлекле рейтингын төзергә һәм республиканың шәһәр һәм районнарында бизнесны үстерү өчен тудырылган шартлар турында сөйләргә тәкъдим итте.

6 апрельдә Татарстан Республикасы делегациясе Саров шәһәренә эш визиты белән барачак.Чарада республиканың эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчелеге, "Казан вертолет заводы", "КАМАЗ", "Татнефть", “А. М. Горький исеменәге Яшел үзән заводы", "С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы” - "Туполев" филиалы, "Сетевая компаниясе", "Татэнерго", Казан (Идел Буе) федераль университеты һәм А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты вәкилләре катнашачак.

5-7 апрельдә Түбән Новгород ярминкәсендә Идел буе сәнәгать форумы һәм 16-нчы Халыкара "Машина төзелеше. Станоклар. Корал. Эретеп ябыштыру" махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак. Быел ул беренче тапкыр Идел буе сәнәгать форумы белән бергә үтә.

Бүген Түбән Камада "Түбән Кама нефтехим" ҖАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International