Атаклы «Дакар-2016» раллисының җиденче этабы дүрт экипажлы йөк машиналары ярышларында чыгыш ясаучы «КАМАЗ-мастер» командасы пилотлары өчен уңышлы булды.
Беренче булып финишка Эдуард Николаев экипажының «КАМАЗ»ы килде. Икенче урынны Айрат Мәрдиев яулады, өченче «MAN»да чыгыш ясаучы голландия остазы Питер Верслуис булды. Андрей Каргинов экипажы бишенче булып финишка килде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов республиканың сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләре ветераннарын һәм хезмәткәрләрен якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итә.
«Хөрмәтле ветераннар, республиканың сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре! Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне якынлашып килүче Яңа Ел белән тәбрик итәм!
Әлеге бәйрәмне һәркайсыбыз ел әйләнәсендә көтеп алган күңелле hәм истә калган вакыйгалар, яңа өметләр белән каршы ала.
Яңа 2016 ел яңа проектларга, якты һәм күңелле чараларга бай булсын.
Сезгә һәм якыннарыгызга Яңа елда исянлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим!”.
2015 елның 29 декабрендә Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ГАҖ директорлар Советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты , компаниянең директорлар Советы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Директорлар советы 2015 елның 11 ае эчендә компаниянең бюджет үтәлешен карады һәм 2016 елның гыйнварына һәм беренче кварталына бюджетын раслады.
Утырыш кысаларында «П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно» ҖЧҖ киләчәктә үстерү мәсьәләләре каралды. Хәзерге вакытта предприятие елына 24 мең тоннадан артык продукция җитештерә, яңа, югары ликвидлы продукция төрләре – ровинг тукымалар, туралган пыяла җепселләр, бөтерелгән пыяла җепләр җитештерүе җайга салынган.
29 декабря.2015 елның 29 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ТАНЕКО"заводында булды һәм яңа объектлар төзелеше гамәлгә ашыруы белән танышты. Президентны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов, "ТАНЕКО" генераль директоры Леонид Алехин, Татарстан Республикасы Презденты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаутдинов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башкалар озатып йөрде.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүчеләр нафта сплиттеры төзелешен карадылар, әлеге проект нафтаны җиңел һәм авыр фракциягә бүлү өчен каралган. Әлеге объктта эшләр 2014 елның сентябрендә башланды, аның проект күәте елына 645 мең тоннага каралган. Бүгенге көндә төп җиһазлар монтажы һәм җибәрү эшләре тәмамланган, объектны тапшыру вакыты – 2016 елның беренче квартал ахыры.
2015 елның 29 декабрендә Түбән Камада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберта Кәримов катнашында яңартылган ТЭЦта түбән потенциаллы пар турбиналары кулланылган яңа энергоблокны эшләтеп җибәрү тантанасы узды.
Проект 2012 елдан гамәлгә ашырыла, 2 түбән потенциаллы пар турбиналарын төзү буенча чаралар комплексын үз эченә ала. Яңа куәтләрне сафка кертү елына өстәмә рәвештә 350 Мвт электр энергиясен җитештерергә ярдәм итәчәк. Еллык электр энергияне җитештерү 1 376 дан 3 043 млн кВТс артачак.
Шулай ук Түбән Камада электр энергиясе дефицитын киметәчәк, кулланучыларны, шул исәптән, «Нижнекамскнефтехим» ААҖ, «Нижнекамскшина» ААҖ, «ТАИФ-НК» ААҖ һәм «ТАНЕКО» АҖ предприятиеләрен энергия белән тәэмин итүне арттырачак.
2015 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары белән очрашты. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Ногманов катнаштылар.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген республикада эшкуарлык өлкәсен үстерү буенча зур эш алып барыла.
«Бу яктан Татарстан сәүдә-сәнәгать палатасы кайчак дәүләт хакимияте органнары көче җитмәгән бурычларны хәл итә», - диде ул. Валюта базарындагы тотрыксызлык һәм Көнбатыш финансларын һәм технологияләрен алу мөмкинлеге булмау кайбер республика проектларын гамәлгә ашыруны акрынайта. Әмма Татарстанның бүгенге потенциалы үсешнең уңай динамикасын саклап калырга ярдәм итә”,- дип ышаныч белдерде ул.
Рөстәм Миңнеханов эшкуарларга һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчеләренә Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды.
2015 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы ярдәмчесе Равил Зарипов Татарстан Республикасы сәнәгать үсешенә зур өлеш керткән һәм озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчеләре вәкилләренә һәм хезмәткәрләренә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
2015 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия Федерациясе субъектларындагы вәкилләре белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Россия Федерациясе Чит эшләр министрлыгының Казандагы Вәкиллеге, Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары, Бөтендәнья татар конгрессы Башкарма комитетының вәкилләре катнашты.
2015 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Ел җитәкчесе-2015» тантаналы чара узды.
Бәйрәм чарасында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнарның территориаль идарәләре, муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.
2015 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберта Кәримов рәислегендә «Нижнекамскнефтехим» САҖ һәм «ТАИФ-НК» ААҖ тарафыннан гамәлгә ашырыла торган импортка алмаш табуга юнәлдерелгән инвестицион проектларга дәүләт ярдәм итү чаралары хакында фикер алыштылар.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Ярдәмчесе Ринат Сабиров, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, Татарстан Республикасы финанслар министрлыгы, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалага министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, «Нижнекамскнефтехим» САҖ һәм «ТАИФ-НК» ААҖ җитәкчеләре катнашты.
Узган киңәшмә кысаларында «Нижнекамскнефтехим»САҖ һәм «ТАИФ–НК» ААҖ 2025 ел кадәр үсеш программалары хакында предприятиеләренең җитәкчеләре хәбәр итте.