Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Сәнәгать
һәм сәүдә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык функцияләре һәм реквизитлары
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
"Татарстан республикасының энергия ресурслары эффективлыгы технологияләре үзәге" дәүләт автоном учреждениесе
Вәкиллекләр һәм вәкилләр
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы иҗтимагый шура
Татарстан Республикасының сәнәгәт һәм сәүдә министырлыгының тарихы
Товарлар ташуга, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Эшчәнлек
Сәнәгать
Кулланучылар базары
Хезмәттәшлек
Кадрлар эше
Коррупциягә каршы көрәш
Предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү
Илкүләм проектлар
Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү
Конкурслар
Мәгълүмат
Вәзгыятьләр үзәге
Электр энергетикасы субъектларының инвестицион программаларын раслау «Дәүләт хезмәте күрсәтү»
Монополиягә каршы ярашлылык
Документлар
Татарстан республикасы конституциясе
Кануннар
Министрлык эшчәнлеген җайга сала торган төп документлар (Указлар, Нигезләмә)
Программалар
Министрлык боерыклары
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Министрлыкта үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре турында мәгълүмат
Объектларның куркынычсызлыгы турында
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган материаллар
Бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллар буенча коллегиясе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү
Кире элемтә
Интернет кабул итү бүлмәсе
Министрлык җитәкчелеге тарафыннан физик һәм юридик затларны кабул итү адреслары һәм вакыты
Гражданнар мөрәҗәгатьләре турында федераль һәм республика законнары
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы
Татарстан белән Тверь өлкәсе арасында хезмәттәшлек үсә
2014 елның 7 феврале, җомга
2014 елның 6 февралендә Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Тверь өлкәсе сәнәгать һәм мәгълүмати технологияләр министры Евгений Вожакин җитәкчелегендәге Тверь өлкәсе делегациясе белән очрашты.
Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан –Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре; Тверь өлкәсе ягыннан – Тверь шәһәр Думасы Депутаты, Тверь шәһәр Думасының инвестицион сәясәте буенча даими комиссия рәисе Виталий Котов, Тверь өлкәсе икътисадый үсеш министры урынбасары Денис Ильин, Россия яшь галимнәр берлегенең Тверь төбәге бүлеге рәисе Александр Тимофеев катнашты.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры җитәкчесе Равил Зарипов Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестицион потенциалының презентациясен үткәрде, очрашуда шулай ук перспективалы төбәкара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре каралды.
Равил Зарипов Тверь өлкәсе вәкилләрен республика сәнәгатендәге төп күрсәткечләр белән таныштырып, 2013 ел нәтиҗәләре буенча, тулаем төбәк продукты күләме 1 трлн. 524 млрд. сум сәнәгать җитештерү индексы – 101,2 процент тәшкил итүен хәбәр итте. Нефть-газ-химия комплексында былтыр 896 млрд. сумлык продукция төяп озатылган, машина төзелеше предприятиеләре 360 млрд. сумлык продукция төяп җибәргән. Электр энергетикасы предприятиеләре буенча товар продукциясе күләме 84 млрд. сум тәшкил иткән.
Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов 2014 елда һәм перспективада республика алдында торган төп бурычлары турында җиткерде.
Татарстан министры кунакларны республиканың инновацион индустриаль мәйданнары үсеше тәҗрибәсе белән (“Алабуга” МИЗ,”КИП-мастер” индустриаль паркы, “Химград” технополисы, “Идея” технопаркы, “Камские Поляны” һәм башкалар), сәнәгать предприятиеләре өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү белән таныштырды. Шулай ук кунакларга инфраструктур проектларны тормышка ашыру һәм республиканың социаль үсеше турында мәгълүмат җиткерде.
Равил Зарипов Тверь өлкәсе белән товар әйләнешенең 2012 нче елда 1,4 млрд. сум булганын билгеләп үтте, шул исәптән чыгару – 1,3 млрд. сум, кертү – 64,6 млн. сум. Тверь өлкәсе Татарстанның нефть-газ-химия комплексы, машина төзелеше предприятиеләре («КАМАЗ» ААҖ, «УК «Татнефть-нефтехим» ҖЧҖ, «Генерирующая компания» ААҖ, «Казаньоргсинтез» ААҖ, , «Казаньоргсинтез» ААҖ, «Казан оптико-механика заводы» ААҖ, «ХК «Ак Барс» ААҖ, «ICL-КПО ВС» ААҖ, «Вакууммаш» ААҖ, «Электроприбор» Казан заводы ААҖ, «Казан синтетик каучук заводы» ААҖ, «КВАРТ» ЯАҖ, «Л.Я.Карпов исем. химия заводы» ААҖ, «КМИЗ»ААҖ) белән хезмәттәшлек итә. Равил Зарипов төбәкара хезмәттәшлек үсеше кысаларында Тверь өлкәсе белән багланышлар буенча потенциалның зур булуын ассызыклап, хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләрен билгеләп үтте, шул исәптән машина төзелеше һәм нефть химиясе өлкәсендә ике яклы элемтә, халык куллануындагы товарлар китерүне тәэмин итү, Лин-технологияләр кертүдә һәм кадрлар әзерләүдә тәҗрибә уртаклашу.
Евгений Вожакин Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеген, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре белән берлектә, Тверьга эш сәфәре белән килергә чакырды.
Тверь өлкәсе “Казан вертолет заводы” ААҖ, “Химград”, “ИНВЭНТ” технополисларына барырга, республиканың индустриаль мәйданнары резидентлары белән очрашырга ниятли.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
апрель, 2026 ел
Татарстан тәҗрибә уртаклашырга һәм Яһүд автономияле өлкәсе сәнәгатен үстерүдә ярдәм күрсәтергә әзер
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Яһүд автономияле өлкәсе делегациясе белән очрашты.
КФУда студентларны эшкә урнаштыру турында фикер алыштылар
Казан федераль университетында миграция законнары һәм чит ил укучыларын эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды. Хакимият, югары уку йорты һәм эш бирүчеләр вәкилләре чит ил студентына Татарстанда һәм Россиядә карьера төзи башлау турында фикер алыштылар.
22
апрель, 2026 ел
Татарстанда тагылмалар өчен күчәрләрне серияле җитештерә башлыйлар
Чаллыда «Ростар» фәнни-җитештерү берләшмәсендә тагылма техника өчен мөһим төеннәр – пневмоасмалы күчәр агрегатлар җитештерелә башлады. Элек мондый детальләрне чит илдән алып кайталар иде, ә хәзер локализация инде 73% үсеш планы белән 80% ка кадәр.
21
апрель, 2026 ел
«Навои» ирекле икътисадый зонасында беренче җитештерү корпусы файдалануга тапшырылды – проект Татарстан белән бергә гамәлгә ашырыла
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе «Навои» махсус икътисадый зонасы территориясендәге (Үзбәкстан) индустриаль парк мәйданчыкларында булды. Делегация составына ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да керде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз