ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 17 мартында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр хакында мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча инструктив киңәшмә узды.
Киңәшмәдә дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләүче һәм Татар¬стан Республикасы дәүләт вазыйфаларын биләүне дәгъвалаучы гражданнар тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре хакында, шулай ук үз хатынының (иренең) һәм балигъ булма¬ган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре хакында мәгълүмат бирергә бурычлы вазыйфалары исемлегенә кергән дәүләт граждан хезмәткәрләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендәге «Татспиртпром» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында катнашты. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Көн үзәгендәге төп мәсьәләләр - 2015 елның гыйнварында “Татспиртпром” ААҖ финанс-хуҗалык эшчәнлегенең якынча нәтиҗәләре һәм 2015-2016 елларга Директорлар советының эш планын раслау.
Директорлар советы финанс директоры Ә.С.Каюмованың 2015 елның гыйнварында “Татспиртпром”ААҖ финанс-хуҗалык эшчәнлегенең якынча нәтиҗәләре турындагы нотыгын тыңлады.
Бүген Татарстан Републикасы Премьер-министры урынбасары -Татарстан Републикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Републикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Лениногорск муниципаль районына эш сәфәрендә катнаша.
Төп максат – Лениногорск шәһәре төзелүгә 60 ел тулуга һәм «Татнефть» ААҖ «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсенә 70 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру буенча киңәшмә үткәрү.

16
март, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов министрлык хезмәткәрләренә «Казандагы XXVII Бөтендөнья Җәйге универсиада» истәлек медальләрен тапшырды. Тантаналы чара Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.


13
март, 2015 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы салым һәм җыемнар буенча Икътисадый совет утырышында катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Видеоконференцэлемтә режимындагы Икътисадый совет эшендә Татарстан Республикасының бөтен муниципаль районнары һәм шәһәр округлары, предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов компанияләр һәм оешмаларның эшчәнлекләре нәтиҗәсендә күргән зыяннарына аерым игътибар итте.

12
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
11 мартта Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында урта һәм кече тоннажлы химияне үстерү мәсьәләләре буенча Ведомствоара эшче төркемнең беренче утырышы узды. Утырышның максаты – импорт буенча нефть, газ химия комплексы предприятиеләренең сатып алына торган продукция Исемлегенә нигезләнеп, химия продукциясен җитештерүдә импортка алмаш табуны оештыру.
Утырышта катнашучылар кече тоннажлы химияне җитештерү технологияләрен үстерүнең перспектив проектлары хакында фикер алыштылар: «КЗСК-Силикон» ААҖ чыгарылырга планлаштырылган продукция нигезендә кремний органиклы кластер булдыру, «Нижнекамскнефтехим» САҖ сәнәгать чыгармалары нигезендә ярымфункциональ чимал (карбинол) кече тоннажлы җитештерүен оештыру.

11
март, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казанның оборона предприятиеләре ветераннарына “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләрен тапшырды.
Медальләр Казанның стратегик предприятиеләренең 35 ветеранына тапшырылды - “Туполев” ААҖ филиалы - С.П.Горбунов исем. Казан авиация заводы, ПАО «КВЗ» САҖ, «КМПО» ААҖ һәм «Казан дәүләт дары заводы» ФКП.
2015 елның 11 мартында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” бәйгесенең оештыру комитеты рәисе – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендәге “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” 2015 елдагы республика бәйгесен оештыру комитетының беренче утырышы узды.
Бәйгене оештыручы комитет әгъзалары аны үткәрү тәртибен камилләштерү, бәйгегә тәкъдим ителгән продукциянең һәм хезмәт күрсәтүләрнең исемлеген киңәйтү, бәйге кысаларында өстәмә чаралар оештыру, җиңүчеләрне бүләкләү форматын үзгәртү буенча тәкъдимнәр карадылар.

10
март, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы делегациясе составында Иран Ислам Республикасына эш визиты кысаларында Тәбризнең сәнәгать предприятиеләрендә булды, шул исәптән, Тәбриз кафель плиткасы заводында, Иран тракторлар төзү компаниясендә, Тәбриз нефть химиясе компаниясендә булды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятиеләрнең җитештерү мәйданнарын, әзер продукция складларын карады. Ул кафель плиткасы заводы белән хезмәттәшлек итү теләген белдерде, багланышлар ысулларын карауны тәкъдим итте.
Шулай ук 10 март көнне Татарстан Республикасы делегациясе Иран-Татарстан эшлекле форумында катнашты.

9
март, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 8 мартында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Иран Ислам Республикасына килде. Татарстан Республикасы делегациясе составында – Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International