ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Якында Татарстан Республикасы Япониядә үз вәкиллеген ачачак, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан-Япония" бизнес -форумында.

 Вәкиллекне ачу алга таба Татарстан-Япония хезмәттәшлегенең үсүенә ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте ТР Президенты. Республиканың сәүдә вәкиле  Тамерлан Абдикеев булачак.

Моннан тыш, форумда «Иокогава Электрик» компаниясе һәм Татарстан Республикасы арасында ниятләр турында беркетмә имзаланды. Имзаларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Иокогава Электрик» компаниясе баш башкарма директоры Такаши Нишиджима аттылар. 

Шулай ук, Рөстәм Миңнеханов барлыгында Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды һәм "Miyako Capital Ltd" компаниясе арасында ниятләр турында килешүгә кул куелды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан делегациясе эш визиты белән Япониядә. Элегрәк ТР Президенты Япония икътисад министры һәм бизнес вәкилләре белән очрашты.


29
сентябрь, 2017 ел
җомга

 2017 елның 29 сентябрендә Яр Чаллы шәһәренең Органнар залында зур чара узды, республика машина төзүчеләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Бәйрәмнең рәсми өлеше башланыр алдыннан Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятиеләре җитәкчеләре "КАМАЗ" заводында булдылар. 

Татарстан Президенты һәм бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары тантана башланыр алдыннан Татарстанның машина төзелеше комплексы күргәзмәсен карадылар. Шулай ук, аларга төяүчеләр һәм тракторлар башкаруында үзенчәлекле вальс күрсәттеләр.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның машина төзүчеләрен кайнар котлады һәм кыскача тармакның уңышларына тукталды. 2017 елның 8 аенда тармак предприятиеләре тарафыннан җитештерелгән продукция күләме һәм күрсәтелгән хезмәтләр 290 млрд сум тәшкил иткән.      

 

"Форд-Соллерс" компаниясе предприятиеләрендә җитештерүне локализацияләү 60 процентка җитә. С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы - Туполев филиалы ерак  авиация үсеше программасы кысаларында яңадан техник кораллануны дәвам итә. Казан вертолет заводы серияле Ми-38 вертолетын җитештерүне башлады. Моннан тыш, КВЗ Кытайга медицина максатлары өчен вертолетлар җибәреп тора. Алабуга заводы серияле экскаватор  - төяүчеләр җитештерүне  башлап җибәрде.                                                                                                                                                                                                             Казан медик инструменталь заводы декабрь аенда медицина җиһазларын  стерилизацияләү комплексын ачачак, бу медицина кластерының яңа үзәге булачак. "Бетар", Горький исемендәге Яшел Үзән заводы, "Хайер" заводларының казанышларын әйтеп үттеләр.

Катнашучылар өчен бәйрәм концерты белән котлаулар үрелеп барды. Дәүләт бүләкләрен иң яхшы хезмәткәрләргә Татарстан предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев, КАМАЗ генераль директоры Сергей Когогин, ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина тапшырдылар.

Моннан тыш, шул ук көнне "КАМАЗ" ЯАҖ һәм "KUKA Robotics RUS" ҖЧҖ стратегик партнерлык турында килешүгә кул куйдылар, килешү автогигант мәйданчыкларына сәнәгый роботлар кертүне күздә тота.  


28
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Яр Чаллы» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә проектларны урнаштыру өчен килешү төзү турында гаризаларны карау буенча комиссия утырышы узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

Комиссия утырышын ачканда, Алексей Песошин элегрәк «Яр Чаллы» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә проектларны урнаштыру өчен 13 гариза хуплануын һәм инвестицияләрнең гомуми күләме 18 млрд. сум тәшкил итүен искәртте.

Комиссия әгъзаларына «Чишмә» ҖЧҖ инвестиция проекты тәкъдим ителде ("Райю" компанияләре төркеменә керә) – имитацияләнгән уылдык җитештерү, кош ите һәм балык эшкәртү продукциясе.

Компаниянең башкарма директоры проектның тулыландырылган бизнес-планын тәкъдим итте. Ул хәбәр иткәнчә, яңа 77 эш урыны булдыру күздә тотыла, җитештерүне 1,5 га. җирдә җәелдерү планлаштырыла.

Комиссия әгъзалары бертавыштан компания беән килешү төзүне хуплап тавыш бирделәр, киләчәктә инвестицион проект «Яр Чаллы» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә урнаштырылачак.

 

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча

Бүген Казанда Пенетрон гидроизоляция материаллары заводының беренче ботагын тантаналы эшләтеп җибәрү узды. Тантаналы чарада ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев катнашты.

Россиядә бердәнбер Пенетрон системасы материаллары эшләп чыгару заводы унике ел дәвамында Екатеринбургта урнашкан иде. Нәкъ менә шуннан дөньякүләм танылган гидроизоляция Татарстан Республикасының күп санлы төзелешләренә озатыла иде. Әмма бүген вәзгыять үзгәрде.

«Пенетрон-Россия» Холдингы Казанда үзенең җитештерү заводын ачты. Елына биш мең тоннага кадәр әзер продукция эшләп чыгара алырлык беренче ботак инде эксплуатациягә тапшырылды. Әлеге күләм Татарстан һәм күрше төбәкләрнең сыйфатлы үтеп керүчән һәм бетонга өстәлә торган гидроизоляция кушылмалары ихтыяҗын тулысынча каплый. Шул ук вакытта, тиздән  заводның куәтен ике тапкыр арттыру көтелә: биредә ел саен ун мең тоннага кадәр Пенетрон системасы материаллары җитештереләчәк. Икенче төрле сүзләр белән әйткәндә, Россия Пенетронының һәр унынчы чиләге Казанда эшләп чыгарылачак.

2016 елда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча Федераль корпорация АҖ (АО «Корпорация «МСП») тарафыннан кече яки урта эшмәкәрлек өчен Бизнес-навигатор эшләнде һәм эксплуатациягә тапшырылды. Ул башлангыч яки гамәлдәге кече яки урта эшмәкәрлек субъекты өчен комплекслы мәгълүмати чыганактан гыйбарәт.

Бизнес-навигатор ярдәмендә кулай бизнес төрен сайлап алырга һәм аны ачу өчен уңай урын билгеләргә, бизнес алып бару өчен стандартка кергән бизнес-план төзергә, товар һәм хезмәтләргә булган ихтыяҗ һәм тәкъдимнәр турында маркетинг тикшеренүләр белән танышырга, конкурентлар барлыгын,  кредит продуктлар һәм дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат алырга, дәүләт катнашында иң эре заказчыларның сатып алу планнары белән танышырга мөмкин. Системада арендага яки сатуга куелган дәүләт һәм хосусый күчемсез милек турында белешмәләр базасы тәкъдим ителә, кече яки урта эшмәкәрлек субъектлары өчен бирелә торган дәүләт һәм муниципаль милек аерым билгеләп үтелә.

Агымдагы елда Бизнес-навигаторның функционалын алга таба киңәйтү  планлаштырылган, шулай ук, смартфон һәм планшетларда системага керү  өчен мобиль кушымта эшләтеп җибәреләчәк.

Бүгенге көндә Бизнес-навигатор Россиянең 169 шәһәрен һәм Россия Федерациясе субъектларының башкалаларын, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт кебек зур шәһәрләрне дә колачлый.

Бизнес-навигаторга керү түләүсез. Системада теркәлү өчен теләсә кайсы дәүләт һәм муниципаль хезмәте үзәгенең "Минем документларым"  бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, үзәкләр республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында эшлиләр.


27
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстанның җылылык белән тәэмин итү нәтиҗәлелеге федераль рейтингы лидеры булу өчен барлык мөмкинлекләре бар. Бу хакта "Татар-информ" МА матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов белдерде.

Рейтингны төзегәндә исәпкә алына торган кайбер күрсәткечләр рәтендә республика саннары бөтенроссия күрсәткечләреннән күпкә югарырак, диде ул. 

Мисал буларак Алмаз Хөсәенов күп фатирлы йортларны җиһазландырган җылылык энергиясен исәпләүче уртак җайланмаларның күрсәткечләрен китерде.

"Безнең бөтенроссия рейтингында алдынгы позицияләрне алу өчен барлык мөмкинлекләребез бар, әмма нәтиҗәләрне соңрак беләчәкбез", — дип хәбәр итте ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары.

РФ субъектлары җылылык белән тәэмин итү нәтиҗәлелеге рейтингы йомгаклары 3-7 октябрьдә Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта узачак "Россия энергетика атналыгы" энергетика үсеше һәм энергия нәтиҗәлелеге буенча Халыкара форумында аталачак.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча әзерләнде.

Татарстан Республикасының террорчылыкка каршы комиссиясе планы буенча үткәрелгән "Экстремизмга–юк" айлыгы кысаларында агымдагы елның 27нче сентябрь көнне Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлләр чыкканда  министрлык бинасыннан эвакуацияләү буенча күнегүләрдә катнашты. 

Моннан тыш, шул ук көнне, КФУ конфликтология кафедрасы доценты Җәләев Р.И. хезмәткәрләргә "Экстремизм һәм террорчылыкка профилактика буенча эш тәҗрибәсе" темасына лекция укыды.


26
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

24.07.1998 елның №125-ФЗ номерлы "Производстводагы бәхетсез очраклардан һәм профессиональ авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерү турында"гы Федераль законы нигезендә оешмалар һәм предприятиеләр - иминият турында килешү төзүчеләр ай саен мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча иминият кертемнәрен календарь аеның 15-енә түләргә бурычлы.

Тулысынча һәм үз вакытында иминият кертемнәрен салымнар һәм җыемнар белән беррәттән түләү предприятие һәм оешмалар эшчәнлеге өчен мәҗбүри шарт булып тора.

Социаль иминият фондына иминият кертемнәре - производствода зыян күрүчеләр, бәхетсезлек очракларыннан соң реабилитация чоры узучыларга мәҗбүри түләү чаралары булып тора.

Гражданнарны вакытында пособияләр белән тәэмин итү максатыннан булган бурычларны түләргә киңәш итәбез һәм алга таба иминият кертемнәрен түләүдә бурыч булдырмауны истә тотуыгызны сорыйбыз.


25
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 28 апреленнән Казанда 2017-2019 елларга кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү муниципаль Программасы кабул ителде һәм тормышка ашырыла. Әлеге программа кысаларында, муниципалитет Казан эшмәкәрләренә финанс ярдәм итү сыйфатында бирелгән кредит процентының бер өлешен субсидияли.   

Өстенлекле юнәлешләрдә эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр өч елга 9,5% белән 10 млн. сумга кадәр кредит ала алалар, шул ук вакытта, Казан шәһәренең Башкарма комитеты ике ел дәвамында кредит килешү гамәлдә булган очракта 5% субсидияләп барачак.

Эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре санына: эшкәртү белән шөгыльләнүче җитештерү, инновация эшчәнлеге, торак-коммуналь хуҗалык, кадыкларны җыю, эшкәртү һәм утилизацияләү, икенчел чималны эшкәртү, халыкка көнкүреш хезмәт күрсәтү, мәгариф, сәламәтлекне  саклау тармагы, физкультура һәм спорт, мәдәният, иҗтимагый туклану (төп чараларны сатып алу өчен кимендә 1 000 000 сум), стационар булмаган сәүдә объектын (торгызу). 

Аеруча өстенлекле юнәлешләрдә эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләргә биш елга 9,5% белән 10 млн. сум бирелә, Казан шәһәренең Башкарма комитеты 7,5% ставканы беренче өч ел дәвамында субсидияләячәк.

Аеруча өстенлекле юнәлешләргә бу очракта: шәхси балалар бакчалары оештыру, хостел, кунакханә, кече кунакханәләр булдыру, халык сәнгать кәсепләрен җитештерү.

Кредит алу өчен эшмәкәр гаризаны онлайн рәвештә "Татсоцбанк" АҖ рәсми порталында бирә ала: https://tatsotsbank.ru/ , яисә түбәндәге адрес буенча банкның үзәк офисында калдыра ала: Казан шәһ., Чернышевский ур., 18/23, тел. 299-11-11.


23
сентябрь, 2017 ел
шимбә

24 сентябрь- Машина төзүчеләр Көне! Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады:

 

"Хөрмәтле рсепубликабызның машина төзелеше тармагы ветераннары һәм хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез -Машина төзүчеләр Көне белән тәбрик итәм!

 

Машина төзелеше Татарстан Республикасы икътисадының мөһим секторы булды һәм шулай ук булып кала. Машина төзелеше Татарстан Республикасы сәнәгатенең нигезе буларак регионның социаль-икътисади үсешендә һичшиксез, мөһим роль уйный.

 

Татарстан машина төзүчеләре Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә ихтыяҗга лаек уникаль машиналар һәм җайланмалар булдыралар. Инновацияле технологияләр кертеп, яңа продукция чыгарылышын үзләштереп, Россия базарының машина төзелеше сегментында сез мөһим урында торасыз.

 

Бу бәйрәм көнендә Татарстан Республикасы хакына хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләргә һәм ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерәм.

 

Мөһтәрәм, машина төзүчеләр, сезгә яңа җитештерү казанышлары, нык сәламәтлек, уңышлар һәм изге теләкләр телим!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International