ТР Хөкүмәте Йортында «Яр Чаллы» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә проектларны урнаштыру өчен килешү төзү турында гаризаларны карау буенча комиссия утырышы

2017 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Яр Чаллы» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә проектларны урнаштыру өчен килешү төзү турында гаризаларны карау буенча комиссия утырышы узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

Комиссия утырышын ачканда, Алексей Песошин элегрәк «Яр Чаллы» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә проектларны урнаштыру өчен 13 гариза хуплануын һәм инвестицияләрнең гомуми күләме 18 млрд. сум тәшкил итүен искәртте.

Комиссия әгъзаларына «Чишмә» ҖЧҖ инвестиция проекты тәкъдим ителде ("Райю" компанияләре төркеменә керә) – имитацияләнгән уылдык җитештерү, кош ите һәм балык эшкәртү продукциясе.

Компаниянең башкарма директоры проектның тулыландырылган бизнес-планын тәкъдим итте. Ул хәбәр иткәнчә, яңа 77 эш урыны булдыру күздә тотыла, җитештерүне 1,5 га. җирдә җәелдерү планлаштырыла.

Комиссия әгъзалары бертавыштан компания беән килешү төзүне хуплап тавыш бирделәр, киләчәктә инвестицион проект «Яр Чаллы» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә урнаштырылачак.

 

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International