2017 елның 29 сентябрендә Яр Чаллы шәһәренең Органнар залында зур чара узды, республика машина төзүчеләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
Бәйрәмнең рәсми өлеше башланыр алдыннан Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятиеләре җитәкчеләре "КАМАЗ" заводында булдылар.
Татарстан Президенты һәм бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары тантана башланыр алдыннан Татарстанның машина төзелеше комплексы күргәзмәсен карадылар. Шулай ук, аларга төяүчеләр һәм тракторлар башкаруында үзенчәлекле вальс күрсәттеләр.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның машина төзүчеләрен кайнар котлады һәм кыскача тармакның уңышларына тукталды. 2017 елның 8 аенда тармак предприятиеләре тарафыннан җитештерелгән продукция күләме һәм күрсәтелгән хезмәтләр 290 млрд сум тәшкил иткән.
"Форд-Соллерс" компаниясе предприятиеләрендә җитештерүне локализацияләү 60 процентка җитә. С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы - Туполев филиалы ерак авиация үсеше программасы кысаларында яңадан техник кораллануны дәвам итә. Казан вертолет заводы серияле Ми-38 вертолетын җитештерүне башлады. Моннан тыш, КВЗ Кытайга медицина максатлары өчен вертолетлар җибәреп тора. Алабуга заводы серияле экскаватор - төяүчеләр җитештерүне башлап җибәрде. Казан медик инструменталь заводы декабрь аенда медицина җиһазларын стерилизацияләү комплексын ачачак, бу медицина кластерының яңа үзәге булачак. "Бетар", Горький исемендәге Яшел Үзән заводы, "Хайер" заводларының казанышларын әйтеп үттеләр.
Катнашучылар өчен бәйрәм концерты белән котлаулар үрелеп барды. Дәүләт бүләкләрен иң яхшы хезмәткәрләргә Татарстан предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев, КАМАЗ генераль директоры Сергей Когогин, ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина тапшырдылар.
Моннан тыш, шул ук көнне "КАМАЗ" ЯАҖ һәм "KUKA Robotics RUS" ҖЧҖ стратегик партнерлык турында килешүгә кул куйдылар, килешү автогигант мәйданчыкларына сәнәгый роботлар кертүне күздә тота.