ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Алабуга шәһәре Ford Sollers заводында хезмәтнең икенче сменасын эшләтеп җибәрү әзерлеге кысаларында 300-дән артык кеше тупланды. Заводта җитештерү күләмен ике тапкыр арттырырга мөмкинлек бирәчәк икенче смена 2017 елның ахырында эшли башлаячак. Шулай ук, компания "Ford Sollers" заводының башка җитештерү мәйданчыкларында да вакантлы эш урыннары вазыйфаларын биләү өчен хезмәткәрләр җыя. Татарстан Республикасында компаниянең гомуми штаты 700 кешегә артырга тиеш.

Искә төшерик, Татарстанда Ford Sollers егәрлекләрендә LCV һәм SUV сегментлы Ford автомбильләре җитештерелә, кайберләренә ихтыяҗ үсеше быел 50% тан артып китә. Яңа хезмәткәрләрнең төп өлеше – эшчеләр, алар заводта җитештерүнең барлык этапларында мәшгуль булачаклар.

Персонал туплау, заводның Ford Kuga «смарт-кроссовер», 7 урынлы бөтен юлларда йөри алырлык флагман Ford Explorer, Ford Transit гаиләсеннән җиңел коммерция автомобильләренә үскән ихтыяҗны канәгатьләндерергә мөмкинлек бирәчәк. Бу модельләр Россиядә сатуның 50% тәэмин итәләр: сентябрьдә санап үткән модельләрдән 2400 автомобиль сатылган. 2017 елның гыйнвар-сентябрь айларында узган елның шул ук вакыт чоры белән чагыштырганда Ford Transit 64% арткан, Ford Explorer һәм Ford Kuga өчен бу күрсәткеч 57% һәм 55% тәшкил итә.


10
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

2018 елның 6-9 мартында Япониядә FOODEX Japan Халыкара туклану ризыклары һәм эчемлекләр күргәзмәсе узачак.

FOODEX Japan – регионда азык-төлек ризыклары өлкәсендә иң эре һәм кеше күп йөри торган чараларың берсе. Әлеге күргәзмәдә катнашу Япониядә генә түгел, ә Көнчыгыш Азиянең башка илләре базарына чыгу мөмкинлекләрен ача.

FOODEX Japan  үзенә ел саен җитди сатып алучыларны җәлеп итә һәм клиентлар белән турыдан –туры элемтә урнаштыруга ярдәмче була.

Күргәзмәдә катнашучыларның якынча 90% һәм күргәзмәне караучыларның 70% 2017 ел чараны югары бәяләделәр һәм аның нәтиҗәлелеген билгеләп үттеләр. Күргәзмә кысаларында катнашучылар өчен махсус программалар үткәрелә, алар үз продукцияңне нәтиҗәле рәвештә алга этәрергә һәм сатып алучыларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

Чара буенча актуаль мәгълүмат: http://www.jma.or.jp/Foodex/en/

Чараның координаторы ТР сәүдә-сәнәгать палатасы Рәисенең Беренче урынбасары - эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү һәм үсеш Департаменты Директоры Николаев Артур Сергеевич.

 Элемтә өчен тел.: (843)236-99-00, e-mail: org@tpprt.ru,  dde@tpprt.ru


7
октябрь, 2017 ел
шимбә

2017 елның 6 октябрендә Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны Короле Сәлман Бән Әбдел Азиз Әл Сауд белән очрашты.

Согуд Гарәбстаны Корольлегеннән очрашуда барлык министрлар катнашты. Рөстәм Миңнеханов очрашуда Россиянең Согуд Гарәбстанындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Сергей Козлов, ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ярдәмчесе, Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар белән бергә катнашты.

Очрашу җылы кул кысышлардан белән башланып китте. Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны Королен сәламләде. "Сезне кабат күрергә бик шатмын, - диде ул. - Хыяллар чынга ашты - сез илебездә кунакта".

Үз чиратында, Согуд Гарәбстаны Короле Россиянең бер регионы булган Татарстанның үсешен күзәтеп баруын ассызыклады. Шулай ук, ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән очрашудан канәгать калуынбелдерде. Россия Федерациясе белән Согуд Гарәбстаны мөнәсәбәтләре активлашуы көтелә.

Очрашу барышында дәүләтара Россия - Согуд Гарәбстаны мөнәсәбәтләре кысаларында киләчәктә хезмәттәшлек мәсьәләләре, ислам дине сораулары хакында сүз барды. 

 Моннан тыш, "Россия-ислам дөньясы" стратегик күзаллау Төркеме кысаларында хезмәттәшлек темасын да кузгаттылар. аны хәзерге вакытта Владимир Путин йөкләмәсе буенча Рөстәм Миңнеханов җитәкли. 

 ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча әзерләнде.


6
октябрь, 2017 ел
җомга

5 октябрьдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре "Урман атналыгы-2017" акциясендә катнаштылар. Акциядә катнашучылар Лаеш районының урман фондыннан Песчаные Ковали авылында чыршы үсентеләре утырттылар.

Акция 2017 елның 16 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Чара республикасы буенча экологик тәрбия бирүне пропагандалау,  шәһәр һәм шәһәр яны урманнарының санитар торышын яхшырту максатында узачак. Россия Федерациясенең башка субъектларында акция "Яшә, урман!" исемен йөртә.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы предприятиеләргә чираттагы "Татарстан Республикасы туристик сувениры - 2017" ачык конкурсы башлануын хәбәр итә.  Конкурс "ТР кәсепчелеген һәм халык сәнгате һөнәрчелеген үстерү үзәге" дәүләт бюджет учреждениесе инициативасы буенча ТР Министрлар Кабинетының 2017 елгы №1623-р карары нигезендә үткәрелә.

Әлеге вакыйга Татарстан туристик сувенир продукциясе базарын үстерү, Татарстан гореф-гадәтләрен һәм истәлекле урыннарын популярлаштыру максаты белән оештырыла.

Конкурс шартлары һәм үткәрү вакыты турында тулырак түбәндәге сайтта танышырга була: http://remeslo.tatarstan.ru


5
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

"Россия Вертолетлары" холдингы Дәүләт транспорт лизинг компаниясе (ГТЛК) белән контракт кысаларында Казан вертолет заводы җитештергән Ми-8МТВ-1 медицина вертолетларының чираттагы партиясен тапшырды.  медицина модуле белән җиһазландырылган ике машина "Алтай авиа юллары" ҖЧҖ һәм "ЧукотАВИА" авиакомпаниясенә бирелде.

Ми-8МТВ-1 "Алтай авиа юллары" ҖЧҖ вертолет техникасы паркын тулыландырачак. Яңа вертолет медицина эвакуацияләү эшен башкару һәм санитар бурычларны үтәүдә очышлар өчен кулланылачак. Якын арада вертолет ерак һәм катлаулы юллар белән бара торган районнарда яшәүчеләргә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтә башлаячак.

Казан вертолет заводында чыккан икенче Ми-8МТВ-1 санитар вертолеты Чукотка автоном округында яшәүчеләрнең гомерләрен коткару эшенә керешәчәк. 

Моннан тыш, 2017 елда "Россия Вертолетлары" Дәүләт транспорт лизинг компаниясенә 10-Ми-8МТВ-1, 13-Ми-8АМТ һәм 6 Ансат вертолетлары тапшырырга тиеш. Контракт нигезендә, вертолетлар "РФ ерак районнарында яшәүче гражданнарга вакытында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итү" өстенлекле проектны гамәлгә ашыруда җәлеп ителәчәк. 


4
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Пәнҗешәмбе, 5 октябрьдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Югарыга!" Республика яшь лидерлары конкурсы катнашучыларын сайлап алу этабы узачак.

"Югарыга!" республика конкурсы - "Кадрлар резервы"  яшьләр  проектының йомгаклау этабы. Республиканың иң уңышлы яшьләре Татарстан Республикасы хөкүмәте составына керү мөмкинлеге өчен көрәшә.

Конкурсның читтән торып уздырылган этабында Татарстан Республикасының 24 муниципаль һәм шәһәр берәмлегеннән 120 кеше катнашты, шулай ук, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән 5 кеше килде. Әмма көндезге катнашуга чакыруны нибары 30 кеше генә ала алды.

Һәр катнашучы министрлыкның гамәлдә булган бурычларын хәл итәргә юнәлдерелгән социаль проект тәкъдим итәргә.

"Югарыга!" республика конкурсының компетентлы жюрисы конкурста катнашучыларда ораторлык сәнгатен, дөрес һәм матур итеп сөйли белү сәләтен, гомуми күзаалау, проектын тәкъдир итү күнекмәләрен бәяли.

Конкурс комиссиясендә дәүләт хезмәте, җәмәгатьчелек, фән, мәдәният өлкәсе вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәтенең гамәлдәге әгъзалары катнашачак.

Конкурста җиңүчеләр дәүләт хакимияте органнарында, иҗтимагый берләшмәләрдә, шәһәр һәм республика эре предприятиеләрдә стажировка үтү мөмкинлеген һәм Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте составына керү, шулай ук, яшьләр программасы буенча халыкара стажировка узу мөмкинлеген алачак.

Алабугада Ford Sollers заводы конвейерыннан 50 меңенче Ford Transit төште. Россия базары өчен LCV модельнең юбилей экземпляры бөтен металлы кызыл төстәге Race Red фургоны, ул урта базалы һәм Duratorq дизельле двигателе (125 ат көче) белән җиһазландырылган (2,2 литр сыешлы), тулы рөхсәт ителгән авырлыгы - 3,1 тонна.

Исегезгә төшерик, Россиядә Ford Тransit автомобилен җитештерү 2012нче ел башында башланып китте. Татарстанда Ford Sollers заводы конвейерына нәкъ менә беренчеләрдән булып Ford Transit автомобиле килеп басты. Бүген Алабугада Ford Transit автомобиленең соңгы 4нче буын автомобиле тулы цикл технологиясе буенча-эретеп ябыштырылган һәм буялган кузовлы автомобильләр җитештерелә. Шунысын өстәргә кирәк, Ford Transit фургоны һәм микроавтобуслары бөтен Россия буенча кулланыла, почта һәм товарлар ташу, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтендә, балаларны мәктәпләргә илтү максатында, шәһәр һәм шәһәрара маршрутларда һәм нәтиҗәле рәвештә кече һәм урта бизнес бурычларын хәл итүдә актив кулланышта йөри.

2017 елның 1-2 ноябрендә Иранның Тегеран шәһәрендә Россия гастроном атналыгы узачак. «Russian Gastro Week»

Российская гастрономическая неделя в Иране (г.Тегеран) пройдет с 1 по 2 ноября 2017 года. «Russian Gastro Week» атналыгы 50 дән артык Россия азык-төлек продукциясе җитештерүчеләрен һәм Иран ягыннан 150гә якын импорт һәм дистрибьютер эше белән шөгыльләнүчеләрне җыячак. Чарада катнашучыларны һәм кунакларны масштаблы россия азык-төлек продуктлары күргәзмәсе һәм максатчан b2b-очрашулар көтә.

Татарстан азык-төлек продукциясе җитештерүчеләрен әлеге проектта катнашырга чакырабыз.

Катнашу сораулары хакында хатны Анастасия Морозкина исеменә Morozkina@exportcenter.ru электрон почтасына җибәрүегез сорала.

Элемтә өчен тел.: +7 (495) 937-4747 (доб. 6227), моб.: +7 (926) 302-6979

Россия экспорт үзәге аренда, чараны оештыру өчен мәйданчыкны бизәү, күргәзмәне җиһазлауны тәэмин итү эшләренең чыгымын үз өстенә ала. 

үз өстенә ала бәйле чыгымнар белән аренда һәм рәсмиләштерү өчен мәйданчыклар чаралар, шулай ук җиһазлар белән тәэмин итү өчен кирәкле максатларда күргәзмә. Теркәлү взносы түләтелми. Юл һәм яшәү шартларын оештыру, шулай ук, күргәзмәдә катнашучы товарларны Иран территориясенә җиткерү катнашучылар тарафыннан мөстәкыйль башкарыла.

Иран базарына тәкъдим ителәчәк продукция һәм компанияләр эшчәнлеге турында кыскача мәгълүматлы каталог бастыру каралган.


3
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

 4-7 октябрь көннәрендә Мәскәү һәм Санкт-Петербургта "Россия энергетика атналыгы" энергия нәтиҗәлелеге һәм энергетиканы үстерү Халыкара форумы узачак. Форум эшендә Татарстан Республикасы делегациясе катнашачак. Аның составына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, шулай ук, ТР предприятиеләре җитәкчеләре, министрлык һәм ведомство вәкилләре керәчәк.

Форум кысаларында эре газ экспортерлары белән очрашулар, энергия нәтиҗәлелеге һәм шәһәрләрнең тотрыклы үсүе буенча мэрларның Халыкара саммиты, көзге-кышкы чорга әзерлек йомгаклары буенча Бөтенроссия киңәшмәсе, VII Петербург халыкара газ форумы һәм башка чаралар узачак. Россия энергетика атналыгы тармак лидерларын глобаль коммуникация мәйданында берләштерергә мөмкинлек бирәчәк, актуаль үсеш юнәлешләре турында фикер алышу, заманча энергетика секторындагы бурычлар хакында сүз алып барырга, шулай ук, бу өлкәдә халыкара хезмәттәшлекне киңәйтүгә ярдәм итәчәк.

2017 елның 4 октябрендә форумны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин  "Глобаль үсеш өчен энергия" пленар утырышында ачачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International