Татарстанстат мәгълүматлары буенча, 2017 елның гыйнвар – декабрендә республика предпрятиеләре гамәлдәге бәяләрдә җәмгысы 2254180,1 млн сумлык үзләре җитештергән товарларны төяп җибәргән, эшләр башкарган һәм хезмәтләр күрсәткән. 2017 елның гыйнвар – декабрендә сәнәгать җитештерүе индексы 2016 елның гыйнвар – декабре белән чагыштырганда – 101,8%.
Үзбушаткычларның 42 берәмлектән торган беренче партиясе 2017 елның сентябрендә Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов тарафыннан, илгә Россия Президенты Владимир Путин баргач имзаланган “КамАЗ” йөк автомобильләрен сатып алу турындагы карар кысасында заказчыга озатылды. Бу документ нигезендә, Төрекмәнстанның Автомобиль транспорты юллары министрлыгы Россия автопромы лидерыннан барлыгы 250 берәмлек 20 тонна йөк күтәрешле “КамАЗ-6520” автомобиле сатып алачак. Көпчәк формуласы 6х4 һәм кузов күләме 20 куб.м булган шул ук модельле тагын 208 үзбушаткыч республикага ел дәвамында илтеп тапшырылачак. Техника Автомобиль транспорты юллары министрлыгы предприятиеләренең автопаркын тулыландырачак һәм Төрекмәнстанның барлык вилаятларына бүлеп биреләчәк.
Шуны искәртик: 2008 елның июленнән бирле Ашхабад шәһәрендә 5 мең кв. метрдан артыграк мәйданлы КамАЗ укыту-сервис үзәге эшли. Автомобиль техникасын китерүдән һәм аңа тулысынча (диагностика һәм капиталь төзекләндерүне дә кертеп) техник хезмәт күрсәтүдән тыш, үзәктә төрекмән белгечләрен укыту да оештырылган: КамАЗ техникасының төзелеш, эксплуатацияләү, техник хезмәт күрсәтү, диагностика һәм көндәлек төзәтү үзенчәлекләре өйрәтелә.
“КамАЗ” ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
2018 елның 30 гыйнварында Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларында яшьләр белән иң яхшы эшләүгә “Республика потенциалы” республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Бәйгенең оештыручылары булып Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, “Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге” ТИО торды.
Бәйгегә сайлап алганда, Татарстан Республикасының 23 предприятие һәм оешмаларыннан җибәрелгән материаллар карап тикшерелде.
“Кеше саны 100дән алып 1000гә кадәр булган” номинациясендә 10 предприятие һәм оешма катнашты.
7 предприятие “Кеше саны 1000нән алып 3000гә кадәр булган” номинациясендә катнашты.
6 предприятие “Кеше саны 3000нән күбрәк булган” номинациясендә ярышты.
Бәйгедә җиңүчеләрнең материаллары иң яхшылар булып тора һәм предприятиеләрдә яшьләр белән эшләүнең эталоны сыйфатында башкаларга тарату өчен киңәш ителәчәк.
Шулай ук эшләүче яшьләрнең эшчәнлеген активлаштыруга юнәлдерелгән корпоратив программалар һәм регламентларның булуы, аларның яшьләр өчен республика һәм муниципалитет дәрәҗәсендәге чараларда катнашуы, сайтлары, социаль челтәрләрдә битләренең, предприятие сайтында яшьләр вкладкасының булуы, яшьләр берләшмәсенең дипломнары, сертификатлары булу, республика һәм бөтенроссия проектларында катнашу, яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга бүлеп бирелә торган финанслау күләме һ.б. кебек күрсәткечләргә дә бәя бирелде.
Бәйгенең призерлары:
“Кеше саны 100дән алып 1000гә кадәр булган” номинациясендә:
1 нче урын – “Татэнерго” АҖ филиалы Түбән Кама ГЭСы;
2 нче урын – “ТГК-16” ААҖ филиалы Казанның ТЭЦ-3;
3 нче урын – “Татэнерго” АҖ филиалы Казанның ТЭЦ-1.
“Кеше саны 1000нән алып 3000гә кадәр булган” номинациясендә:
1 нче урын – В.Д. Шашин исемендәге “Татнефть” ГАҖнең “Җәлилнефть” нефть-газ чыгару идарәсе;
2 нче урын – “Татэнергосбыт” АҖ;
3 нче урын – “Метроэлектротранс” МУП.
“Кеше саны 3000нән күбрәк булган” номинациясендә:
1 нче урын – “Түбән Кама Нефтехим” ГАҖ;
2 нче урын – “ТАНЕКО” АҖ;
3 нче урын – “Таграс – РемСервис” ҖЧҖ.
2018 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы “Химград” АҖ белән берлектә традицион аралашу мәйданчыгы форматында полимердан эшләнгән автокомпонентларга багышланган Полимерлар көне үткәрде.
Чарада Россиядә полимердан автокомпонентлар җитештерү мәсьәләләре һәм халыкара хезмәттәшлек перспективалары, полимерларны кабельләр җитештерүдә куллану, җитештерү эшчәнлеге алып барганда чыгымнарны киметү мәсьәләләре һәм дәүләт ярдәме чаралары каралды. Шулай ук Полимерлар көне кысасында автомобильләрнең ягулык бакларын җитештерү өчен полиэтиленны бер урынга туплау буенча эшче төркем утырышы да булды.
Сәламләп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыгыш ясады. Ул полимер автокомпонентлар җитештерү тармагын үстерүнең мөһимлеген һәм полимерларны җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр арасындагы кооперация бәйләнешләрен ныгыту ярдәмендә базарны киңәйтү зарурлыгын билгеләп үтте. Министр автомобильләрнең ягулык бакларын җитештерү өчен полиэтиленны бер урынга туплау буенча эшче төркем әгъзаларына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Төп мәсьәләләр буенча фикер алышкандагы актив позициясе өчен – “Форд Соллерс” УПны, чит илдән кертелүче Lupolen 4261AG полиэтиленына охшаш полиэтиленның тәҗрибә партиясен уйлап тапкан һәм бу материалны махсуслаштырылган лабораторияләрдә сынаган “Казан Оргсинтез” ГАҖне аерым билгеләп үтте. Альберт Кәримов полимер автокомпонентларның сәнәгать кластеры булдырылганлыгын, аның якындагы берничә елда анда катнашучыларның тизләтелгән үсешен тәэмин итәсен һәм көндәшлеккә сәләтлелеген арттырасын да ассызыклап әйтте.
Чараның шәрәфле кунагы – JVIS USAның бизнесны алга җибәрү буенча директоры Юджин Прусс Америка компаниясе үсешенең төп юнәлешләре, Татарстандагы компаундлар җитештерүче “ТатхимПласт” ҖЧҖ белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе һәм илебезнең башка предприятиеләре белән хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләде.
Полимерлар көнендә беренче тапкыр “МагнаАвтомотив Рус” АҖнең сатып алулар буенча директоры Андрей Дмитриев катнашты. Ул компаниянең пластик детальләр җитештерү өчен материалларны бер урынга туплау буенча тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм бу вакытта компанияләрнең нинди каршылыкларга очравы турында сөйләде. Болар: озакка сузыла торган һәм кыйммәтле омологация процессы, ОЕМ таләпләренең төрлелеге, ягъни автомобиль җитештерүчеләрнең материалга карата бердәм стандарты булмау, тестларны чит илдә уздыру зарурлыгы, материал сыйфатының тотрыксызлыгы һәм зур чыгымнар.
“Химпроминжиниринг” ФҖК” АҖнең Инвестиция проектлары департаменты директоры Михаил Филимонов газ белән эшләүче моторлар сәнәгате өчен югары басымга чыдам 4 нче типтагы гадәттән тыш җиңел савытлар җитештерүне бер урынга туплау проектын тәкъдим итте. Алар автотранспорт, компримацияләнгән табигый газны транспортта ташу һәм саклау өчен тәгаенләнгән. Ул югары басымга чыдам 4 нче типтагы савытларның төп өстенлеген билгеләде: ярыклар барлыкка килми, коррозиягә бирешми, бик чыдам, корыч баллоннар белән чагыштырганда 70 процентка җиңелрәк, хезмәт итү срогы – 20 ел, гидравлик сынауларсыз гына тикшерү мөмкинлеге.
“Уралкабель” АҖ нең җитештерү буенча директор урынбасары Евгений Суходоев автомобиль тимерчыбыклары өчен пластикатлар җитештерүне Россиядә туплау зарурлыгын билгеләп үтте, чөнки хәзерге көндә барлык җитештерүчеләр дә – чит илнекеләр. Ул чираттагы Полимерлар көнен кабель сәнәгатендә компаундлар җитештерүгә бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышуга багышлап уздыру теләген җиткерде.
Фикер алышуларда шулай ук “Казан Оргсинтез” ГАҖ, “ТатхимПласт” ҖЧҖ, “Ай-Пласт” ҖЧҖ, “ExotestRus” вәкилләре, автокомпонентлар җитештерүче “Автокомпонент” ИК” АҖ һәм “ЯПП Рус Автомобиль Системалары” ҖЧҖ; “Форд Соллерс” УП, “УАЗ” ҖЧҖ, “ГАЗ” төркеме кебек әйдәп баручы автомобиль җитештерүчеләр, фәнни учреждениеләр вәкилләре дә катнашты.
Чара йомгаклары буенча ягулык салу бакларын җитештерү өчен полиэтиленны бер урынга туплау буенча эшче төркем кысасында хезмәттәшлекне дәвам иттерергә һәм автомобильләрнең пластик детальләрен хромлауны бер урынга туплау мөмкинлеген карарга дигән карар кабул ителде. Шулай ук Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы автомобиль җитештерүчеләргә полиэтиленның чит илдән кертелүче Lupolen 4261AG полиэтиленына охшаш яңа маркасын гамәлгә кертүдә ярдәм күрсәтү буенча Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән эшләүне дә дәвам иттерәчәк.
2018 елның 28 мартыннан 30ына кадәр “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә TIAF 2018 supportedbyAutomechanika Автомобиль төзү халыкара форумы була. Ул автомобиль төзү һәм автокомпонентлар сәнәгате өчен күргәзмәне, топ-менеджмент өчен зур эшлекле форумны, автоконцерннарның сатып алулар буенча директорлары белән турыдан-туры очрашуларны, шулай ук Татарстан Республикасының җитештерү мәйданчыкларына баруны берләштерә. Күргәзмәдә Кытайдан 150дән артык китерүче һәм җитештерүче компанияләр катнашачак.
Автомобиль төзү халыкара форумы – чаралар оештыруның немецча сыйфаты югары стандартлары, әйдәп баручы – запас частьлар, автокомпонентлар һәм автосервис өчен җайланмалар җитештерүче халыкара компанияләрнең катнашуы, шулай ук традицион рәвештә Automechanika күргәзмәләре кысасында узучы күп мәгълүматлы белем бирү һәм бизнес-программа ул.
Automechanika (Автомеханика) – запас частьлар, автокомпонентлар һәм автосервис өчен җайланмалар җитештерү өлкәсендә әйдәп баручы халыкара күргәзмәләр бренды, аның чаралары инде 45 елдан артык дөньяның 12 илендә уза һәм автобизнес профессионаллары арасында гаять зур популярлыкка ия. “Automechanika” күргәзмәләре – 13000нән артык экспонентлар һәм ярты миллионнан артык килүче-профессионаллар ул. Automechanika бренды күргәзмәләренең уңышын чаралар оештыруның немецча сыйфаты югары стандартлары, әйдәп баручы – запас частьлар, автокомпонентлар һәм автосервис өчен җайланмалар җитештерүче халыкара компанияләрнең катнашуы, шулай ук традицион рәвештә Automechanika күргәзмәләре кысасында узучы күп мәгълүматлы белем бирү һәм бизнес-программа тәэмин итә.
Күргәзмә турында тәфсиллерәк мәгълүматны http://tiaf-forum.ru сайтыннан, шулай ук +7 (843) 202-29-03, +7 (843) 202-29-92 телефон/факслар аша алырга мөмкин.
25 гыйнвар көнне Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә форматында “Татнефть”нең Түбән Камадагы “ТАНЕКО” нефть эшкәртү комплексында гидрочистарту һәм изомерация буенча җайланмаларны эксплуатациягә кертү тантанасында катнашты.
“ТАНЕКО” проектын үстерү планы 2023 елга кадәр исәпләнгән. Хәзерге вакытта ике җитештерү – 1,1 миллион тонналык нафтны гидрочистарту һәм 420 мең тонналы изомеризация өлешләрен сафка бастырырга әзерләр. Проект Россиядәге проектчылар һәм машина төзүчеләр белән берлектә эшләнгән, эшкә җигеләчәк җайланмаларда үзебезнең илдә җитештерелгән яңа нефть эшкәртү технологияләре урнаштырылган, алар арасында әзер технологик зур блоклар белән җайланмалар китертү дә бар.
Видеоэлемтә режимында РФ Президенты “ТАНЕКО”ның нефтьне тирәнтен эшкәртү буенча нафтны гидрочистарту һәм изомеризацияләү җайланмаларын эшкә җигү буенча команда бирде.
Владимир Путин “Татнефть” җитәкчелегенә, шулай ук Комплекс төзелешендә катнашкан проектчыларга, төзүчеләргә, инженерларга зур эшләре һәм ирешкән нәтиҗәләре өчен рәхмәтен белдерде, “Татнефть” ГАҖ, “ТАНЕКО” АҖ коллективларын зур хезмәт җиңүләре белән котлады һәм алга таба уңышлар теләде.
“Татнефть” ГАҖ матбугат хезмәте материаллары нигезендә
Россиянең Оборона министрлыгы белән “Туполев” ГАҖ авиация предприятиесе дәүләт контрактына кул куйды, документ нигезендә оборона ихтыяҗлары өчен модернизацияләнгән “Ту-160М” ракетаносецы белән тәэмин итү күздә тотыла.
Имза салу С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводына сәфәре барышында Россия Президенты Владимир Путин катнашында узды. Документка РФ оборона министры урынбасары Юрий Борисов белән Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе башлыгы Юрий Слюсарь кул куйды.
“Мондый самолетларның гражданлык версиясе турында да уйларга кирәк. Бездәге кебек, мондый зур территория булганда, ихтыяҗ булыр дип ышанам. Әлбәттә, бу очракта зур эшләр башкарырга туры киләчәк, ләкин ул чын мәгънәсендә төгәлли алырлык эш. Һәркемнең дә теләсә нинди түгел, ә кызыклы һәм кирәкле шөгыле булачак”, – дип билгеләде Владимир Путин.
РФ Президенты сүзләренә караганда, 10 самолетка контрактлар имзаланган, аларның һәркайсысы 15 миллиард сумнан артык бәяләнә.
“Барлыгы 160 млрд сум – 2027 елга кадәр бу заводның тулы куәтенә эшләве”, – дип ассызыклады дәүләт башлыгы.
Ту-160 — күпрежимлы, үзгәрүчән уксыман канатлы иң зур очкыч, дөньяда иң көчле хәрби машиналарның берсе.
25 гыйнвар көнне Россия Президенты Владимир Путин Казанда яңа стратегик Ту-160 ракетаносецын демонстрацияле рәвештә очыру тантанасында катнашты.
2015 елда “БАК” ГАҖ – “С.П.Горбунов ис. Казан авиация заводы” филиалы “Туполев” ГАҖ Стратегик һәм махсус авиация дивизионына керүче Ту-160 очкычын яңадан чыгара башлау турында карар кабул ителде.
Демонстрацияле очыш җир өслегеннән 300 метрлы югарылыкта узды һәм 7 минут тирәсе дәвам итте. Летчиклар төрле-төрле маневрлар ясады, шул рәвешле самолетның ныклы булуын һәм һавада көйләнә алуын тикшереп карау мөмкин булды. Президент үз исеменнән летчикларга рәхмәт белдерергә кушты.
Казан авиация заводында Ту-160 самолетлары җитештерә башлау эше әле 1984 елда ук башланган иде һәм 90 нчы еллар башында туктатылды. 2015 елда РФ Оборона министрлыгы җитәкчелеге стратегик Ту-160М2 очкычларын модификацияләнгән рәвешендә җитештерә башлау турында белдерде.
Очкычларны серияле рәвештә чыгара башлау эше 2023 елга башланып китәргә тиеш. РФ Оборона министрлыгы кимендә шундый 50 ракетаносец сатып алырга планлаштыра. Әлеге очкычны чыгару һәм Очырту-сынау станциясенә тапшыру эше узган елның ноябрендә гамәлгә ашырылды. Инде быелның март аенда самолет РФ Хәрби Көчләренә тапшырылачак.
Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров эш сәфәре кысаларында Казанның Симонов исемендәге сынау-конструкторлык бюросында булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов озата йөрде.
“Симонов исемендәге СКБ” акционерлык җәмгыятенә баштан Спорт авиациясенең сынау-конструкторлык бюросы буларак нигез салына. Ул Михаил Петрович Симонов җитәкчелегендә төзелә, соңыннан ул аның Коры СКБ генераль конструкторы, Су-27 истребительләре семьялыгын булдыручыга әйләнә. 60 нчы еллардан башлап СКБ пилотсыз тематика белән шөгыльләнә. Предприятиедә МиГ-19, МиГ-21, Миг-23, Л-29 очкычлары, Ла-17ММ мишене базасында һава мишеннәре эшләнә.
Предприятиенең үзенең шәхси җитештерү-техник базасы бар, яңа авиация техникасының сынау үрнәкләренә әзерләү, җитештерү һәм сынаулар уздыру буенча операцияләрнең күпчелек циклын гамәлгә ашыру мөмкинлеген бирә.
Визит кысаларында предприятие җитәкчелеге тарафыннан эш нәтиҗәләрен, агымдагы дәүләт контрактлары буенча башкарыла торган эшләрне демонстрацияләп, экскурсия оештырылды. Денис Мантуров электр автоматикасы стедында булды, биредә пилотсыз һава суднолары җайланмаларын төрле миссияләрне үтәгәндә санлы тикшереп карау технологияләре күрсәтелде. Алга таба кунаклар җыю бүлегенә юл алды, биредә техник үрнәкләр белән танышты. РФ сәнәгать һәм сәүдә министры шулай ук токлы җайланмаларның Инжиниринг үзәгендә дә булды. Үзәктә булган вакытта министрга әлеге үзәктә җыела һәм сынала торган поршеньле авиация двигателе һәм аз күләмле газ-турбина двигателе базасында ясалган ток җайланмалары үрнәкләрен күрсәттеләр. Алга таба әлеге ток җайланмалары төрле очкыч аппаратларында кулланылачак.
2018 елның 13 февраленнән 15енә кадәрге чорда Мәскәүдә (Крокус Конгресс Холл) 23 нче “Куркынычсызлык технологиясе” халыкара форумы узачак.
“Куркынычсызлык технологияләре” форумы ел саен һәм Федерация Советының Оборона һәм куркынычсызлык буенча комитеты ярдәмендә уздырыла торган чара.
2015 елда чарада катнашучыларның инициативасы белән Форумның оештыру комитеты аны уздыру форматын киңәйтү һәм модернизацияләү турында карар кабул итте. Куркынычсызлык Ае – форматы һәм географиясе буенча төрле, Россия Федерациясенең илкүләм куркынычсызлыгын тәэмин итүгә кагылышлы иң актуаль мәсьәләләр хакында сөйләшү һәм аларны хәл итү өчен уртак идея белән берләштерелгән чаралар циклы уздыру турында карар кабул ителде. Шул ук вакытта “Куркынычсызлык технологиясе” Куркынычсызлык аеның үзәк вакыйгасына әверелде.
Куркынычсызлык ае 2016 елның һәм 2017 елның февралендә уңышлы узды. Проект кысаларында Россия Федерациясе территориясендә төрле форматлы 500 артык чара уздырылды.
Оештыру комитеты карары нигезендә “Куркынычсызлык ае” проекты ел саен үткәрелә. Шуңа бәйле рәвештә 2018 елның февралендә төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә Россия Федерациясенең илкүләм куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар уздыру, әлеге чараларны Куркынычсызлык аеның гомуми махсуслаштырылган календарена кертү һәм барлык мәгълүматларны месяц-безопасности.рф бердәм мәгълүмат платформасында консолидацияләү тәкъдим ителә. Мәгълүмат ягыннан булышлык күрсәтү өчен “Куркынычсызлык технологиясе” халыкара форумы дирекциясе җаваплы. Моннан тыш, “Куркынычсызлык Ае” проектын үстерү һәм үзебезнең илдә куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә югары технологияле чишелешләргә теләктәшлек күрсәтү өчен “Куркынычсызлык технологиясе” форумы мәйданчыгында технологияләрне карау оештырылды.
Элемтә өчен: Кузьмина Екатерина Викторовна (тел. 8 (495) 647-04-42 (өст. 2219) яисә 89670496036; e-mail: kuzmina@groteck.ru).
Куркынычсызлык Аеның рәсми сайты: месяц-безопасности.рф