Үзбушаткычларның 42 берәмлектән торган беренче партиясе 2017 елның сентябрендә Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов тарафыннан, илгә Россия Президенты Владимир Путин баргач имзаланган “КамАЗ” йөк автомобильләрен сатып алу турындагы карар кысасында заказчыга озатылды. Бу документ нигезендә, Төрекмәнстанның Автомобиль транспорты юллары министрлыгы Россия автопромы лидерыннан барлыгы 250 берәмлек 20 тонна йөк күтәрешле “КамАЗ-6520” автомобиле сатып алачак. Көпчәк формуласы 6х4 һәм кузов күләме 20 куб.м булган шул ук модельле тагын 208 үзбушаткыч республикага ел дәвамында илтеп тапшырылачак. Техника Автомобиль транспорты юллары министрлыгы предприятиеләренең автопаркын тулыландырачак һәм Төрекмәнстанның барлык вилаятларына бүлеп биреләчәк.
Шуны искәртик: 2008 елның июленнән бирле Ашхабад шәһәрендә 5 мең кв. метрдан артыграк мәйданлы КамАЗ укыту-сервис үзәге эшли. Автомобиль техникасын китерүдән һәм аңа тулысынча (диагностика һәм капиталь төзекләндерүне дә кертеп) техник хезмәт күрсәтүдән тыш, үзәктә төрекмән белгечләрен укыту да оештырылган: КамАЗ техникасының төзелеш, эксплуатацияләү, техник хезмәт күрсәтү, диагностика һәм көндәлек төзәтү үзенчәлекләре өйрәтелә.
“КамАЗ” ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча