ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Президенты, "Яңа проектлары күрсәтү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" АКО күзәтүчелек советы рәисе Владимир Путин йөкләмәсен үтәү максатында 2018 елның 13 февраленнән 15енә кадәр ВДНХ мәйданчыгында (Мәскәү, ВДНХ, 75 пав.) Россиякүләм "Остаз" форумы узачак.

Форум остазлык хәрәкәтен үстерү, шулай ук Россия төбәкләрендә тиражлау һәм гамәлгә кертү өчен иң яхшы остазлык тәҗрибәләрен эзләү һәм җыю максатында уздырыла.

Форум кысаларында “Иң яхшы остазлык тәҗрибәләре” конкурсына йомгак ясалачак.

Конкурс 5 номинация буенча уздырылачак: “Җитештерүдә остазлык”, “Бизнеста һәм эшкуарлыкта остазлык”, “Социаль өлкәдә остазлык” һәм “Мәгарифтә һәм түгәрәк хәрәкәтендә остазлык”, “Балалар баларны өйрәтә”.

Форум эшендә Россия Федерациясенең барлык 85 субъектыннан вәкилләр, иң зур дәүләт корпорацияләреннән, федераль һәм төбәк хакимияте органнарыннан һәм бизнес өлкәләреннән вәкилләр, җитештерүдә, мәгарифтә, бизнеста, социаль өлкәдә иң танылган остазлар, профессиональ ассоциацияләрнең остазлык тәҗрибәсенә катнашы булган әгъзалары, проектларның лидерлары һәм профиль университетларның студентлары катнашачак.

Форум һәм Конкурс турында өстәмә мәгълүмат: http://asi.ru/nastavniki/forum/


22
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

Гуманитар белемнәрне тарату, җәмгыятьтә югары социаль активлыкны үстерү, Россия дәүләтенең тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыру максатларында республика предприятиеләрендә эшләүчеләрне “Россия – минем тарих” региональ мультимедия тарих паркын карарга чакырабыз, биредә борынгы заманнардан башлап хәзергәчә дәүләтнең үсеш дәверләре турында сөйләнә.

Әлеге парк 2015 елның декабрендә Мәскәү шәһәренең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе территориясендә ачылган парк аналогиясе буенча төзелгән. 2017 елда аналогик тарих парклары Россия Федерациясенең 15 субъектында төзелгән. Проект Россия Федерациясе Президенты Хакимияте, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Мәскәү Патриархы ярдәмендә тормышка ашырыла.

Татарстан Республикасында “Россия – минем тарих” тарих паркы 4 хронологик эзлеклелектә урнашкан экспозициядән тора. Алар “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгенең 1 нче һәм 2 нче павильоннарында урнашкан, мәйданнары 5 500 квадрат метрдан артып китә.

1 нче павильонда “Рюриковичлар” экспозициясе һәм “Романовлар” экспозициясе урын алган.

2 нче павильонда “1914-1945: Бөек тетрәнүләрдән Бөек Җиңүгә таба” экспозициясе һәм “1945-2016: Бөек Ватан сугышында Җиңүдән 2016 елга кадәр” экспозициясе урын алган.

Тарих паркының экспозицияләр эшенә кагылышлы сораулар белән түбәндәге телефон аша мөрәҗәгать итәргә була: (843)202-29-25.


19
гыйнвар, 2018 ел
җомга

 Бүген Казан Ратушасында “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасының федераль этабында һәм “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсының төбәк этабында 2017 ел буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Быел конкурсның төбәк этабында 207 предприятиедән 449 товар һәм хезмәт катнашкан. Шуның 110сы – лауреат, 159ы – 1 нче дәрәҗә дипломант һәм 149ы 2 нче дәрәҗә дипломант булган. “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасының федераль этабында 176 төрдә продукция һәм хезмәт күрсәтелгән, шуның 59ы лауреат булган.

“Ундүртенче мәртәбә уздырыла торган “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсы елдан-ел республика тормышында әһәмиятен арттыра бара, бу исә аның хәзерге шартларда актуаль булуы турында сөйли. “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасы кысаларында конкурс төрле юнәлештәге предприятиеләргә Татарстандагы товарларның һәм хезмәтләрнең сыйфатын арттыруга, аларның Россия Федерациясе территориясендә дә, аннан читтә дә, көндәшлеккә сәләтле булуын арттыруга стимул бирә, иң катгый конкуренция шартларында үз потенциалыңны уңышлы гына тормышка ашырырга ярдәм итә, җитештерүне алга таба камилләштерү һәм модернизацияләүгә, яңа иң алдынгы технологияләрне, инновацияләрне гамәлгә кертүгә этәрә”, – диде үзенең чыгышында Татарстан Республикасы вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин.

“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсы үзенең гамәлдә булу чорында җитештерелгән төрле, иң яхшы дип аталу хокукына ия булган товарларга үзебезнең ил базарына юл ачты, дип тә өстәде ул. “Шушы еллар эчендә конкурста 7 мең тирәсе товар һәм хезмәт катнашты. 1400 артык катнашучы Лауреат исемен яулады”, – дип ассызыклады Рөстәм Нигъмәтуллин.

Рөстәм Нигъмәтуллин “Россиянең иң яхшы 100 товары” конкурсы номинацияләрендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. “Нижекамскшина” ГАҖ, “Яшел Үзән икмәк комбинаты” АҖ һәм “Мюстелла” ҖЧҖ компанияләре вәкилләре вице-премьер кулыннан дипломнар алды.

Үзенең сәламәләү чыгышында конкурсның оештыру комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсында җиңүчеләрне һәм лауреатларны котлады.

“Оешмалар, предприятиеләр, андагы җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр көн саен сыйфатны арттыру һәм үз продукцияңне күрсәтүнең ни дәрәҗәдә системалы, тир түгүле хезмәт булуы хакында ишетеп кенә белмиләр. Сүз дә юк, бу эш һәр предприятиенең көндәшлеккә бик озак вакыт дәвамында сәләтле булу дәрәҗәсендә дә чагыла, бу исә, үз чиратында, Татарстан Республикасы икътисадының да озак вакытлы көндәшлеккә әзер һәм тотрыклы булуы турында аңлата”, – дип билгеләде Альберт Кәримов.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасының стандартлаштыру һәм метрология үзәгенә, эксперт комиссияләре җитәкчеләренә, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Чыгышын тәмамлап, Альберт Кәримов барысына да сәламәтлек, иминлек, яңа планнарны һәм яңа проектларны тормышка ашыруларын теләде.

Алга таба Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов “ТАИФ-НК” ААҖ, “В.Д.Шашин исемендәге “Татнефть” ГАҖ, “Түбән Кама шин заводы ЦМК” ҖЧҖ, “ТАНЕКО” АҖ, “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” АҖ, “ПОЗиС” АҖ, “Казан дәүләт казна дары заводы” федераль казна предприятиесе, “Ферекс” СЙ” ҖЧҖ, “Органик синтез” Казан гавами акционерлык җәмгыяте компанияләре вәкилләренә җиңүче дипломнары тапшырды.

Өстәп әйтик, узган елның ноябрендә “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” мәгълүмат сайты эшләтеп җибәрелде, биредә республика җитештерүчеләренең иң югары сыйфатлы товарлары турында мәгълүматлар урын алган, www.bestoftatarstan.ru сайтында конкурста җиңүчеләр һәм алар тарафыннан җитештерелә торган продукция турында, конкурс экспертлары һәм илчеләре турында тулырак мәгълүмат алырга, шулай ук катнашу өчен заявка тапшырырга була.

Шунысын билгеләп узарга кирәк, федераль конкурс юнәлешләреннән берсе – импорталмаш системасын үстерүгә ярдәм итү. Сәнәгатькә булышлык күрсәтүнең яңа формаларын гамәлгә кертү зарурлыгы турында узган елның августында профильле киңәшмә барышында РФ Президенты Владимир Путин әйткән иде.

“Импорталмаш программасын вакытында тормышка ашырырга, илнең куркынычсызлыгын һәм бәйсезлеген ныгытырга кирәк. Үзебезнең ил сәнәгатендә эшлекле активлыкның үсешенә булышу, яңа, уңышлы җитештерү өлкәләре барлыкка килүне стимуллаштыру мөһим һәм, әлбәттә инде, тармакның нәтиҗәле үсешен тоткарлый торган системалы мәсьәләләрне хәл итү зарур”, – дип билгеләде ул.


18
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

19 гыйнварда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы “ЦСМ Татарстан” ФБУ, республиканың “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә Казан Ратушасында “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасының федераль этабында һәм “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсының төбәк этабында 2017 ел буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын уздыра.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, шулай ук министрлыкларның һәм ведомстволарның, төрле тармак юнәлешендәге предприятиеләрнең, медицина һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасындагы халык һәм сәнгать кәсепчелеге осталары катнашачак.

2017 ел йомгаклары буенча “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасының федераль этабында һәм “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсының төбәк этабында лауреатларны һәм дипломантларны бүләкләү тантанасы программасында:

- 2017 елгы “Татарстан Республикасының сыйфат лидеры” призына лауреат предприятиеләрне бүләкләү;

- 2017 елгы “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасының федераль этабында һәм “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсының төбәк этабында лауреатларны һәм дипломантларны бүләкләү (номинация – “Җитештерү-техник билгеләнеш продукциясе”);

- 2017 елгы “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасының федераль этабында һәм “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсының төбәк этабында лауреатларны һәм дипломантларны бүләкләү (номинацияләр – “Азык-төлек товарлары”, “Халык өчен сәнәгый товарлар”, “Хезмәтләр күрсәтү”, “Халык һәм сәнгать кәсепчелеге эшләнмәләре”).

Тантана 16:00 сәгатьтә башлана.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Екатеринбург шәһәрен ЭКСПО-2025 Бөтендөнья универсаль күргәзмәсен уздыруга кандидат буларак күрсәтте. Россия заявкасы җиңгән очракта, күргәзмә 2025 елның 2 маеннан 2 ноябренә кадәр узачак. Иң масштаблы халыкара чараларның берсен үзендә уздыру хокукына Осака, Париж һәм Баку шәһәрләре дә көч сынашачак.

Россия заявкасының темасы: “Дөньяны үзгәртеп: инновацияләр һәм иң яхшы тормыш – киләчәк буыннар өчен”.

Кайсы илнең ЭКСПО-2025 күргәзмәсен кабул итәчәге турында карар 2018 елның ноябрендә Париждагы Халыкара күргәзмәләр бюросының 164 нче Генераль Ассамблеясында яшерен тавыш бирү юлы белән кабул ителәчәк.

РФ Хөкүмәте боерыгы белән Екатеринбургны алга этәрүдә булышлык күрсәтү буенча Оештыру комитеты төзелгән, аны РФ Хөкүмәте Рәисе Урынбасары Аркадий Дворкович җитәкли, һәм Светлана Сагайдак җитәкчелегендә “ЭКСПО-2025” заявкалар комитеты” АКО оештырылган.

Россия – дөньяви күргәзмәләрдә даими катнаша һәм призлар яулый, ләкин ЭКСПО чарасының безнең илдә әле бер мәртәбә дә уздырылганы юк. Россия Федерациясе 1851 елдан бирле (беренче күргәзмә оештырылган чордан башлап) “ЭКСПО” күргәзмәләрендә катнаша, ләкин бер мәртәбә дә үзенең территориясендә әлеге чараны кабул итмәде, ә көндәш булган Франциядә ул – 6, Япониядә 4 мәртәбә узды.

Презентация


17
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 30 гыйнварыннан 31енә кадәрге чорда Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластеры тарафыннан, “ИННОКАМ” Кама инновацияле территориаль җитештерү кластеры һәм Татарстан Республикасының Кама кластер үсеше үзәге тарафыннан Мәскәү шәһәренә бизнес-миссиядә катнашу өчен сәнәгый предприятиеләр делегациясе формалаштырыла.

Бизнес-миссия программасында Мәскәү шәһәрендәге иң зур сәнәгать предприятиеләрен карау планлаштырыла: “Транснефть” ГАҖ, “Интер РАО” ГАҖ, “Концерн Росэнергоатом” АҖ, “СИБУР Холдинг” ГАҖ, “МОЭК” ГАҖ, “ТВЭЛ” АҖ.

Заявкалар 2018 елның 19 гыйнварына кадәр tregubova.e@innokam.pro электрон адресы буенча кабул ителә. Элемтә өчен: Евгения Трегубова, тел.: +7 (8552) 53-07-07 (доб. 208), моб.: +7 (965) 625-79-16.

“Алабуга” МИЗ заводында чыгарыла торган FordTransit коммерция автомобиле 2017 ел нәтиҗәләре буенча чит ил брендына караучы җиңел коммерция автомобильләре классында иң күп сатыла торган машинага әверелгән. Европа бизнесы ассоциациясе шундый мәгълүматлар җиткерә. Ford коммерция автомобильләре линейкасында сатуларның гомуми саны, LCV модельләрен сату күләменнән 31,6% өлеш белән, 9600 автомобиль тәшкил иткән һәм алдагы ел белән чагыштырганда 9,2 процент пунктына арткан.

Россия базарында Ford коммерция автомобильләренең уңыш казануында төп өлешне FordTransit тәэмин итә, ул “Алабуга” МИЗ FordSollers заводында җитештерелә. 2017 елда 9031 FordTransit автомобиле сатылган, бу исә 2016 ел белән чагыштырганда 62,4%ка күбрәк. FordTransit сатып алучылар арасында – транспорт инфраструктурасын яңартуда мәнфәгатьле булган Россиядәге һәм чит илләрдәге зур компанияләр, шулай ук федераль һәм төбәк дәүләт заказчылары бар.

 

FordSollers матбугат хезмәте материаллары нигезендә


16
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

15 гыйнвар көнне 16:34 сәгатьтә югары вольтлы 110 кВ Үзәк-Көнчыгыш кабель линиясенә хилафлык килү аркасында Совет 110 кВ һәм Горки 110 кВ подстанцияләре токсыз, шуның нәтиҗәсендә Казанның Идел буе, Вахитов һәм Совет районнарында яшәүчеләр утсыз калды.

“Челтәр компаниясе” ААҖдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов тарафыннан Татарстан Республикасында электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын тәэмин итү штабының ашыгыч утырышы үткәрелде.

Казан электр челтәрләре персоналының көйләнгән эше аркасында 19:27 сәгатьтә Казан шәһәрендә яшәүчеләрне электр белән тәэмин итү эше тулысынча эш халәтенә кайтарылды. Электр белән тәэмин итүдәге өзеклекнең гомуми вакыты 2 сәгать 53 минут тәшкил итте.

Кабель линияләренә китерелгән хилафлыкның төгәл сәбәбе барлыкка килгән аварияне тикшереп бетергәннән соң билгеле булачак.


15
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Казанның “Пирамида” күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының 7 нче киңәйтелгән утырышы булды. Чарада 280 тирәсе чакырылган эшкуар, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлыкларның һәм ведомстволарның җитәкчеләре, журналистлар – барлыгы 400 артык кеше катнашты.

Утырыш барышында Совет проект төркемнәрен, шул исәптән продукциягә карата ярашлылык декларациясен рәмиләштергәндә куркынычларны минимальләштерү, әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты өчен түләү тәртибе, торак күзәтчелеге органнары тарафыннан шикаятьләрне карау тәртибен камилләштерү, балаларны юлда куркынычсыз йөртүне оештыру, калдыклар белән эш иткәндә лицензияләрне үзгәртеп рәмиләштерү буенча таләпләрне тәгаенләштерү, бизнесның экологик хисаплылыгы буенча таләпләрне оптимальләштерү һ.б. кебекләрен презентацияләү булды.

Элегрәк төрле төркем вәкилләре берничә ай дәвамында мәсьәләләрне хәл итүнең мөмкин булган барлык юлларын эзләде – даими очрашулар һәм вариантлар хакында этаплап сөйләшүләр уздырып.

“Без чишәргә теләгән бурычлар артканнан-арта гына һәм катлаулана бара. Шуңа да карамастан, мин мондый фикер алышулар чишелеш юлларын табарга яисә мәсьәләләрне формулалаштырырга һәм федераль дәрәҗәгә чыгарга мөмкинлек бирә, дип уйлыйм”, – дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә хакимият һәм бизнес вәкилләре вәзгыятьне үзгәртүгә максат тота. “Бу процесс ул кадәр тиз эшләнми, һәм, минем уйлавымча, ул беркайчан да бетмәячәк. Гел нинди дә булса мәсьәләләр туып торачак. Без моңа әзер булырга тиеш”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Эшкуарлыкның системалы проблемаларын хәл итүгә проектлы якын килү, бизнес өчен административ киртәләрне киметү һәм оптималь шартлар тудыру – Россия Президенты билгеләгән өстенлекле бурычлар. Владимир Путин берничә мәртәбә, төбәкләрнең бурычы – эшкуарлыкны үстерү өчен уңайлы тирәлек формалаштыру, системалы якын килүне кулланып, эш климатын яхшырту, дип ассызыклады.

13 гыйнвар көнне “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” АҖдә 22160 проектының алтынчы патруль корабына нигез салу тантанасы булды. Кораб үзенең атамасын совет диңгез офицеры, өченче ранг капитаны, Кара диңгез флотының Яңа Российск хәрби-диңгез базасы Су районы сагы саклык катерларының 4 нче дивизион командиры, Советлар Союзы Герое Николай Сипягин хөрмәтенә алган.

Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе оборона министры урынбасары Юрий Борисов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Җыелган кешеләрне сәламләп, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары барысын да яңа кораб туу вакыйгасы белән котлады һәм Яшел Үзәндә бәйрәмнәрдә дә, ял көннәрендә дә эшләү гадәтенең барлыкка килүе турында билгеләп узды, чөнки ил Россиягә кораб ясаучылардан аеруча зур тырышлык таләп итә – илнең Хәрби-диңгез флотын яңа кораблар белән тулыландырырга кирәк. Әлеге кораб иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итәчәк, дип ассызыклады Дмитрий Рогозин. “Бу уникаль, бик югары маневрлы, хәрәкәтчән һәм нык тешле кораб”, – дип сыйфатлады ул проектны.

Үз чиратында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, ел яхшы гамәлләрдән башлана – яңа корабка нигез салына һәм, әлбәттә инде, Яшел Үзән шәһәренең уңышлары Горький исемендәге завод уңышлары белән бәйле.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, корабка нигез салу тантанасы башланыр алдыннан “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” АҖ җитәкчесе Ренат Мистахов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозинга предприятиенең планнары турында җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук, заводның заказлар белән тәэмин ителүе өчен, Федераль Хөкүмәткә һәм РФ Оборона министрлыгына рәхмәтен белдерде. “Бик зур рәхмәт. Заказлар аркасында завод үсеш ала, чәчәк ата һәм безнең планнар да зурдан. Завод коллективына яхшы эшләгәне өчен рәхмәт әйтергә, уңышлар телим. Республика сезгә һәрчакта да теләктәшлек күрсәтеп торачак”, – диде ул.

Завод Россия Оборона министрлыгының дәүләт заказын үтәүдә тотрыклы һәм ышанычлы заказчы булып тора, дип билгеләде үзенең чыгышында РФ оборона министры урынбасары Юрий Борисов, сезнең эшегездән без бик канәгать, сез якын диңгез зонасындагы корабларны, патруль корабларын, кече ракета корабларын ясауга керештегез һәм боларның барысы да Хәрби Көчләрнең һәм Хәрби-диңгез флотының горурлык предметына әйләнде.

Тантана корылачак кораб нигезенә такта салу белән тәмамланды.

Өстәп әйтик, 22160 проектындагы кораблар 30 төенгә кадәр тизлек арттырырга сәләтле, 1700 тоннадан артык су сыйдыра. Эчке бүлмәләре 80 кешелек экипажны урнаштыру өчен уңайлы шартлар тәэмин итүне исәпкә алып проектланган. Корабның йөзү ераклыгы 6000 диңгез миле, автономлылыгы 60 тәүлек тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International