Россиянең Оборона министрлыгы белән “Туполев” ГАҖ авиация предприятиесе дәүләт контрактына кул куйды, документ нигезендә оборона ихтыяҗлары өчен модернизацияләнгән “Ту-160М” ракетаносецы белән тәэмин итү күздә тотыла.
Имза салу С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводына сәфәре барышында Россия Президенты Владимир Путин катнашында узды. Документка РФ оборона министры урынбасары Юрий Борисов белән Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе башлыгы Юрий Слюсарь кул куйды.
“Мондый самолетларның гражданлык версиясе турында да уйларга кирәк. Бездәге кебек, мондый зур территория булганда, ихтыяҗ булыр дип ышанам. Әлбәттә, бу очракта зур эшләр башкарырга туры киләчәк, ләкин ул чын мәгънәсендә төгәлли алырлык эш. Һәркемнең дә теләсә нинди түгел, ә кызыклы һәм кирәкле шөгыле булачак”, – дип билгеләде Владимир Путин.
РФ Президенты сүзләренә караганда, 10 самолетка контрактлар имзаланган, аларның һәркайсысы 15 миллиард сумнан артык бәяләнә.
“Барлыгы 160 млрд сум – 2027 елга кадәр бу заводның тулы куәтенә эшләве”, – дип ассызыклады дәүләт башлыгы.
Ту-160 — күпрежимлы, үзгәрүчән уксыман канатлы иң зур очкыч, дөньяда иң көчле хәрби машиналарның берсе.