25 гыйнвар көнне Россия Президенты Владимир Путин Казанда яңа стратегик Ту-160 ракетаносецын демонстрацияле рәвештә очыру тантанасында катнашты.
2015 елда “БАК” ГАҖ – “С.П.Горбунов ис. Казан авиация заводы” филиалы “Туполев” ГАҖ Стратегик һәм махсус авиация дивизионына керүче Ту-160 очкычын яңадан чыгара башлау турында карар кабул ителде.
Демонстрацияле очыш җир өслегеннән 300 метрлы югарылыкта узды һәм 7 минут тирәсе дәвам итте. Летчиклар төрле-төрле маневрлар ясады, шул рәвешле самолетның ныклы булуын һәм һавада көйләнә алуын тикшереп карау мөмкин булды. Президент үз исеменнән летчикларга рәхмәт белдерергә кушты.
Казан авиация заводында Ту-160 самолетлары җитештерә башлау эше әле 1984 елда ук башланган иде һәм 90 нчы еллар башында туктатылды. 2015 елда РФ Оборона министрлыгы җитәкчелеге стратегик Ту-160М2 очкычларын модификацияләнгән рәвешендә җитештерә башлау турында белдерде.
Очкычларны серияле рәвештә чыгара башлау эше 2023 елга башланып китәргә тиеш. РФ Оборона министрлыгы кимендә шундый 50 ракетаносец сатып алырга планлаштыра. Әлеге очкычны чыгару һәм Очырту-сынау станциясенә тапшыру эше узган елның ноябрендә гамәлгә ашырылды. Инде быелның март аенда самолет РФ Хәрби Көчләренә тапшырылачак.