РФ Президенты “ТАНЕКО”да ике җайланма эшенә старт бирде

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

25 гыйнвар көнне Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә форматында “Татнефть”нең Түбән Камадагы “ТАНЕКО” нефть эшкәртү комплексында гидрочистарту һәм изомерация буенча җайланмаларны эксплуатациягә кертү тантанасында катнашты. 

“ТАНЕКО” проектын үстерү планы 2023 елга кадәр исәпләнгән. Хәзерге вакытта ике җитештерү – 1,1 миллион тонналык нафтны гидрочистарту һәм 420 мең тонналы изомеризация өлешләрен сафка бастырырга әзерләр. Проект Россиядәге проектчылар һәм машина төзүчеләр белән берлектә эшләнгән, эшкә җигеләчәк җайланмаларда үзебезнең илдә җитештерелгән яңа нефть эшкәртү технологияләре урнаштырылган, алар арасында әзер технологик зур блоклар белән җайланмалар китертү дә бар.

Видеоэлемтә режимында РФ Президенты “ТАНЕКО”ның нефтьне тирәнтен эшкәртү буенча нафтны гидрочистарту һәм изомеризацияләү җайланмаларын эшкә җигү буенча команда бирде.

Владимир Путин “Татнефть” җитәкчелегенә, шулай ук Комплекс төзелешендә катнашкан проектчыларга, төзүчеләргә, инженерларга зур эшләре һәм ирешкән нәтиҗәләре өчен рәхмәтен белдерде, “Татнефть” ГАҖ, “ТАНЕКО” АҖ коллективларын зур хезмәт җиңүләре белән котлады һәм алга таба уңышлар теләде.

“Татнефть” ГАҖ матбугат хезмәте материаллары нигезендә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International