2025 елда Татарстан һәм Үзбәкстан товар әйләнеше 427 млн. доллардан артып киткән

2026 елның 1 апреле, чәршәмбе

Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан энергетика министры Җурабәк Мирзамәхмудов белән очрашты. Анда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин катнашты. 

Республика Рәисе Татарстан белән Үзбәкстан арасында товар әйләнеше артуын билгеләп үтте. Узган ел нәтиҗәләре буенча ул 427 млн.доллардан артып киткән – 13,5% үсеш. Үзбәкстан белән Татарстанның кайбер предприятиеләре эшли. Сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерүгә Татарстанның Ташкенттагы вәкиллегенең һәм Үзбәкстанның Казандагы Генераль консуллыгының уңышлы эшләве, Казан белән Ташкент, Сәмәрканд, Фәргана арасында туры очышлар ярдәм итә.

Очрашуда яклар энергетика, нефть эшкәртү һәм сәнәгать кооперациясен үстерү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International