Бүген КМТТУда Татарстандагы әйдәп баручы предприятиеләренең баш технологлары советының беренче утырышы узды. Казанның милли тикшеренү технологик университеты каршында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы патронатлыгында эшләүче әлеге коллегиаль органны оештыру идеясе "Машина төзелеше. Металл эшкәртү" халыкара күргәзмәсе барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды.
Университетның гыйльми совет утырышлары залында химия, нефть химиясе һәм машина төзү тармакларында әйдәп баручы төбәк предприятиеләре вәкилләре җыелды. Алар арасында - "Татнефть", "Казан органик синтезы", "Нижнекамскнефтехим", "ТАНЕКО", "КамАЗ", "Элекон" заводы, КМПО кебек икътисадның чын секторы лидерлары. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев катнашты.
Советта катнашучылар җитештерүне һәм югары, урта һөнәри белем бирүне интеграллаштыруга, тармак предприятиеләрендәге ихтыяҗларны исәпкә алып, мәгариф программалары структурасын килештерүгә бәйле темалар хакында сөйләште. Шулай ук, университет аспирантларын һәм фәнни коллективларын аларны эшләүгә җәлеп итү максатында, предприятиеләр алдында торган актуаль кулланма бурычларның исемлекләрен формалаштыру мәсьәләләре дә кузгатылды. Диалогта катнашучылар предприятиеләр белән уртак проектларны тормышка ашыру өчен университетның инфраструктур мөмкинлекләреннән файдалану перспективаларын, шулай ук федераль максатчан программаларда һәм ведомство конкурсларында катнашуның ихтимал механизмнарын бәяләде.
Беренче утырыш барышында совет алдында торган якын киләчәк бурычлар билгеләнде. Асылда, киләсе утырышка предприятиеләр университет студентларын профильләр бенча әзерләүгә кагылышлы үз төзәтмәләрен җиткерәчәк, ә университет, үз чиратында, предприятиеләргә һөнәри юнәлеш бирү, белем бирү һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге мәсьәләләре буенча үз тәкъдимнәрен җибәрәчәк, дип карар ителде.
КМТТУда Татарстандагы әйдәп баручы предприятиеләренең баш технологлары советының киләсе утырышы 2019 елның мартына билгеләнгән.
КМТТУ-КХТИ матбугат хезмәте материаллары нигезендә
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанга булган визиты кысаларында РФ оборона министры урынбасары Алексей Криворучко белән берлектә очкыч аппаратлар җитештерү буенча шәһәрдәге авиация предприятиеләренең берсендә урнаштырылган яңа бүлекчәне карады.
Компания вәкилләре, заманча эш урыннары, җайланмалар һәм җыю производствосы белән тәэмин ителгән конструкторлык бюросын да кертеп, заманча авиация комплексларының эшләү куәтләрен күрсәттеләр.
Казандагы предприятиенең аерымланган бүлекчәсе пилотсыз очкыч аппаратларны эшләү һәм җитештерү эшен дәвам итәчәк. Шул ук вакытта предприятие яңа заказлар белән тәэмин ителгән. Моның өчен республиканың кулда булган җитештерү инфраструктурасы кулланылачак, ул исә республиканың сәнәгый предприятиеләрен кооперация өлешендә карау, шулай ук әзерләнгән җирле авиация белгечләрен җәлеп итү мөмкинлеген бирәчәк. Бу хәл бүлекчәне ачу урынын Казанда сайлау турында карар кабул иткәндә билгеләүче ролен үтәде.
Элегрәк производствоны, квалификацияле хезмәткәрләрне җибәреп, башка төбәккә күчерү версиясе яңгыратылган иде. ТР Сәнәгать министрлыгы моңа бәйле рәвештә авиация комплексларын эшләү буенча компетенцияләрне саклау өчен мәнфәгатьле барлык якларның үзара хезмәттәшлеген оештырачагы һәм аларның республикада серияле җитештерүен үстерүне тәэмин итәчәге хакында эш позициясен белдерде.
Бүген Әлмәт районында Корея төркеме клапаннарын җитештерү буенча тармактагы лидерларның берсе - "Apollo" компанияләре заводының беренче чиратын ачу тантанасы булды.
Корея Республикасына визит йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәләре исемлеге кысаларында һәм республика җитәкчелеге ягыннан төрле яклы теләктәшлек аркасында "Татнефть-Актив" технопаркы территориясендә Әлмәт муниципаль районы булышлыгы белән 2016 елның октябрендә уртак предприятиене оештыру эше башланды.
Бүгенге көндә яңа "Аполло-Т" заводы, аның мәйданы 2200 м² тәшкил итә, пневмоприводлар җитештерү һәм көйләгеч һәм бүлемтекле клапаннар җыю линияләре, сынау җайланмалары белән тәэмин ителгән. Заводның җитештерү куәтләре елына 7000 берәмлеккә кадәр продукция җитештерү мөмкинлеген бирә, ә 2021 елга җитештерү куәтләрен 15000 берәмлеккә кадәр арттыру планлаштырыла. Татарстан Республикасына инвестицияләрнең планлаштырыла торган гомуми суммасы – 50 млн. $. Сервис хезмәте "елына 365 көн/тәүлегенә 24 сәгать" режимында эшли. Сервис ярдәме системасына өстәмә, гидравлик сынауны да кертеп, җитештерү клапаннарына база сынауларын уздыру, шулай ук янәшәдәге барлык нефть эшкәртү һәм нефть химиясе предприятиеләре клапаннарына сервис хезмәте күрсәтү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.
"Аполло-Т" заводын ачу Россия базарына уңышлы чыгу символы булып тора. Инде хәзердән үк завод продукциясеннән кулланучылар булып Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең нефть химиясе һәм нефть эшкәртүче төп предприятиеләре тора.
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның "Спорткультавтотовары" АҖ генераль директоры Мөнир Гафиятуллин рәислегендә чираттагы утырышы булды.
Чарада кадрлар бүлегенең әйдәп баручы белгече Венера Хөснетдинованың "Коррупциягә каршы Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында уздырыла торган профилактика", "2015-2020 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру буенча Министрлыкның ведомство программасын 2018 елда үтәү" темаларына доклады тыңланды.
Моннан тыш, Иҗтимагый совет әгъзалары Иҗтимагый советның 2019 елга эш планын да карады.
Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына Төркия Республикасыннан бизнес-делегация килде. Очрашу "Alapros" һәм "Onder Akademi" компанияләре җитәкчеләренең Татарстанга булган ике көнлек визиты кысаларында узды. Очрашуны Герман Лернер уздырды. Түбән Кама шәһәренең алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе вәкилләре булган техник һәм финанс шартлар буенча презентация уздырды.
Моннан тыш, яклар сәнәгый предприятиеләрдә һәм аграр техникасын җитештерү өлкәсендә хезмәтне саклау һәм җитештерү куркынычсызлыгы өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алышты.
Бүген Альберт Кәримов "ФЕНИСК ТВ" кытай телеканалына персональ интервью бирде. Очрашу КХР делегациясенең Татарстанның нефть, нефть химиясе һәм газ сәнәгате өлкәсендә инвестицияләү һәм ихтимал партнерлык мәсьәләләре буенча визиты кысаларында узды.
"Күп еллар дәвамында КХР Россиянең һәм Татарстанның төп партнерларының берсе булып тора. Узган ел йомгаклары буенча тышкы сәүдә әйләнешенең күләме 550 млн доллардан артык тәшкил итте, быел без әлеге күрсәткечнең артуын көтәбез, чөнки быелның 9 аенда күләм 460 млн доллардан артып китте һәм ул узган елга караганда күбрәк", - дип ассызыклады Министр.
Узган атнада "Сыйфат проблемалары академиясе" ТИО 25 нче юбилей конференциясе кысаларында Мәскәү шәһәрендә "Россиянең иң яхшы 100 товары" программасы конкурсында иң югары бүләкләрне тапшыру тантанасы булды.
Быел Татарстаннан берьюлы 3 предприятие югары призлар белән бүләкләнде.
Әйтик, А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы "Сыйфат лидеры" призына лаек булды. Предприятие Россиянең иң зур һәм стратегик әһәмиятле судно төзү предприятиеләренең берсе булып тора. Үз тарихында заводта 1500 артык диңгез һәм елга корабы һәм төрле класска караган һәм төрле билгеләнештәге суднолар төзелгән. Россия үзәгендә, Иделдә урнашуы заводка Кара, Каспий, Балтыйк, Төньяк диңгезләре бассейннарына караган теләсә кайсы төбәкләргә эчке су юллары буенча кораблар һәм суднолар җитештерү мөмкинлеген бирә.
"Челтәр компаниясе" ААҖ тарафыннан күрсәтелә торган "Көчәнеш астында эшләү методын кулланып, электр энергиясен тапшыру һәм бүлү" хезмәте "Инновация-2018" призы белән билгеләнде. Тапшырыла торган куәтенең зурлыгы буенча предприятие Россиядәге иң зур электр челтәрләре компанияләре унлыгына керә. Ул эксплуатацияләнүче һава һәм кабель линияләренең гомуми озынлыгы күрсәткече буенча, шулай ук подстанцияләр, трансформатор подстанцияләре һәм бүленеш пунктлары саны буенча алдынгы позицияләрне алып тора. Билгеләп үтәргә кирәк, компания 0.4 кВ алып 500 кВ кадәр көчәнеш дәрәҗәләрендәге электр челтәрләре хуҗалыгы объектларына ия булган Россиядәге бердәнбер территориаль челтәр компаниясе булып тора.
Ниһаять, иң татлы "Сыйфат тәме" призы "Маасдам" сыр конкурсына тәкъдим ителгән "Арча" ҖЧҖ Балтач май ясау-сөт комбинатына эләкте. Предприятие сыйфат мәсьәләләренә бик зур игътибар бирә, бу исә тәм гарантияли һәм чыгарыла торган продукциянең куркынычсыз булуын тәэмин итә. Комбинатта җитештерелә торган продукция берничә мәртәбә төрле конкурсларда һәм күргәзмәләрдә бүләкләр алды.
Чараның йомгаклау өлешендә сыйфат мәсьәләләрен алга этәрү эшенә шактый өлеш керткән кешеләр бүләкләнде. Алар исәбендә Татарстан Республикасы буенча Росстандарт СМҮ директоры Фәрит Туктаров та бар иде, аңа "Сыйфатка тугрылык өчен" медале тапшырылды.
"Республикабыз үсешендәге яңа офыклар – ул Татарстанда җитештерелгән товарлар сыйфат һәм ышанычлылык үрнәге булып саналсын өчен стимул. Мин ышанам, конкурс саен безнең җитештерүчеләр камилләшә бара, бу исә республиканың югары сыйфатлы һәм инновацияле, Россиядә генә түгел, чит илдә дә күп сорала торган продукция җитештерүче буларак позициясен ныгытырга булышачак", - дип хәбәр итте Татарстанның стандартлаштыру һәм метрология үзәге директоры Фәрит Туктаров.
Билгеләп узарга кирәк, быел Татарстан Республикасыннан "Россиянең иң яхшы 100 товары" программасының федераль этабына 84 предприятиедән 134 атамада продукция һәм хезмәт тәкъдим ителде, алардан 43се лауреат исемен алды. Продукциянең 49 төре "Ел яңалыгы" статусына лаек булды.
ТР Сәнәгать министрлыгы, республика предприятиеләре һәм оешмалары катнашында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты йөкләмәсе нигезендә Украинаның Донецк һәм Луганск өлкәләренең көньяк-көнчыгыш районнарында мохтаҗ балаларга тиздән булачак тылсымлы бәйрәм уңаеннан яңа ел бүләкләре рәвешендә гумантир ярдәм җыелды.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы яңа ел бүләкләре рәвешендә ярдәм күрсәтү гозеренә битараф калмаган барлык предприятиеләргә рәхмәт белдерә.
Ә атап әйткәндә, "Нэфис косметикс" АҖ, "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ, "Казаньоргсинтез" ГАҖ, "ICL—КПО ВС" ААҖ, "Казанский Гипронииавиапром" АҖ, "НПО ГИПО" АҖ, " А.М.Горький ис. Яшел Үзән заводы" АҖ, "ЭНИКС" АҖ, "Ремдизель" АҖ, "Казан электромеханика заводы" ҖЧҖ, "БЕТАР" ҖЧҖ, "Алабуга автомобиль заводы җитештерү берләшмәсе" АҖ, "КМПО" АҖ.
Татарстан Республикасы ГХМ, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Сәнәгать министрлыгы ярдәме белән балалар өчен 6970 яңа ел бүләге җыелды, шулардан 1857 – татлы кондитер җыелмалары, 5104 – иң беренче чиратта кирәкле шәхси гигиена чаралары (порошок, сабын, юа торган чаралар, шампунь, кер юу өчен кондиционер), 2 тартма китап, 2 тартма язу кирәк-яраклары, 5 тартма балалар эчке киеме. Гуманитар йөкнең гомуми массасы 7090 кг тәшкил итте.
Йөк Казаннан транспорт компаниясе фурасы белән Ростов-на-Донуда гуманитар колонналар формалаштыру урынына озатылачак. Аннан гумантир колонналар составында йөк Украинаның Донецк һәм Луганск өлкәләренең көньяк-көнчыгыш районнарында яшәүче мохтаҗларга җиткереләчәк.
ТР Сәнәгать министрлыгында Удмуртия Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Виктор Лашкарев белән очрашу булды. Министр урынбасары Алмаз Хөсәенов илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы тәҗрибәсе турында сөйләде.
Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында хезмәткәрләр өчен коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләре буенча күзәтү лекциясе узды.
Лекцияне Татарстан Республикасы Прокуратурасының коррупциягә каршы көрәш буенча законнар үтәлешенә күзәтчелек буенча бүлекнең өлкән прокуроры Роберт Вәлитов үткәрде.
Чарада сүз мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу, билгеләнгән чикләүләрне һәм тыюларны үтәү, вазыйфаи вәкаләтләрен үтәгәндә хезмәткәрнең шәхсән мәнфәгате турында килгән тәкъдимнәр хакында кадрлар бүлегенә хәбәр итү зарурлыгы, бүтән түләнә торган эш, вазыйфаи вәкаләтләргә бәйле рәвештә бүләк алу һәм башка аспектлар турында сүз барды.
"Коррупциягә каршы гамәлләр тәртибен үтәмәгән өчен административ белән беррәттән, җинаять җәзасы да билгеләнә алуын аңлау мөһим", - дип ассызыклады өлкән прокурор.