Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанга булган визиты кысаларында РФ оборона министры урынбасары Алексей Криворучко белән берлектә очкыч аппаратлар җитештерү буенча шәһәрдәге авиация предприятиеләренең берсендә урнаштырылган яңа бүлекчәне карады.
Компания вәкилләре, заманча эш урыннары, җайланмалар һәм җыю производствосы белән тәэмин ителгән конструкторлык бюросын да кертеп, заманча авиация комплексларының эшләү куәтләрен күрсәттеләр.
Казандагы предприятиенең аерымланган бүлекчәсе пилотсыз очкыч аппаратларны эшләү һәм җитештерү эшен дәвам итәчәк. Шул ук вакытта предприятие яңа заказлар белән тәэмин ителгән. Моның өчен республиканың кулда булган җитештерү инфраструктурасы кулланылачак, ул исә республиканың сәнәгый предприятиеләрен кооперация өлешендә карау, шулай ук әзерләнгән җирле авиация белгечләрен җәлеп итү мөмкинлеген бирәчәк. Бу хәл бүлекчәне ачу урынын Казанда сайлау турында карар кабул иткәндә билгеләүче ролен үтәде.
Элегрәк производствоны, квалификацияле хезмәткәрләрне җибәреп, башка төбәккә күчерү версиясе яңгыратылган иде. ТР Сәнәгать министрлыгы моңа бәйле рәвештә авиация комплексларын эшләү буенча компетенцияләрне саклау өчен мәнфәгатьле барлык якларның үзара хезмәттәшлеген оештырачагы һәм аларның республикада серияле җитештерүен үстерүне тәэмин итәчәге хакында эш позициясен белдерде.