Бүген Әлмәт районында Корея төркеме клапаннарын җитештерү буенча тармактагы лидерларның берсе - "Apollo" компанияләре заводының беренче чиратын ачу тантанасы булды.
Корея Республикасына визит йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәләре исемлеге кысаларында һәм республика җитәкчелеге ягыннан төрле яклы теләктәшлек аркасында "Татнефть-Актив" технопаркы территориясендә Әлмәт муниципаль районы булышлыгы белән 2016 елның октябрендә уртак предприятиене оештыру эше башланды.
Бүгенге көндә яңа "Аполло-Т" заводы, аның мәйданы 2200 м² тәшкил итә, пневмоприводлар җитештерү һәм көйләгеч һәм бүлемтекле клапаннар җыю линияләре, сынау җайланмалары белән тәэмин ителгән. Заводның җитештерү куәтләре елына 7000 берәмлеккә кадәр продукция җитештерү мөмкинлеген бирә, ә 2021 елга җитештерү куәтләрен 15000 берәмлеккә кадәр арттыру планлаштырыла. Татарстан Республикасына инвестицияләрнең планлаштырыла торган гомуми суммасы – 50 млн. $. Сервис хезмәте "елына 365 көн/тәүлегенә 24 сәгать" режимында эшли. Сервис ярдәме системасына өстәмә, гидравлик сынауны да кертеп, җитештерү клапаннарына база сынауларын уздыру, шулай ук янәшәдәге барлык нефть эшкәртү һәм нефть химиясе предприятиеләре клапаннарына сервис хезмәте күрсәтү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.
"Аполло-Т" заводын ачу Россия базарына уңышлы чыгу символы булып тора. Инде хәзердән үк завод продукциясеннән кулланучылар булып Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең нефть химиясе һәм нефть эшкәртүче төп предприятиеләре тора.