Бүген Альберт Кәримов "ФЕНИСК ТВ" кытай телеканалына персональ интервью бирде. Очрашу КХР делегациясенең Татарстанның нефть, нефть химиясе һәм газ сәнәгате өлкәсендә инвестицияләү һәм ихтимал партнерлык мәсьәләләре буенча визиты кысаларында узды.
"Күп еллар дәвамында КХР Россиянең һәм Татарстанның төп партнерларының берсе булып тора. Узган ел йомгаклары буенча тышкы сәүдә әйләнешенең күләме 550 млн доллардан артык тәшкил итте, быел без әлеге күрсәткечнең артуын көтәбез, чөнки быелның 9 аенда күләм 460 млн доллардан артып китте һәм ул узган елга караганда күбрәк", - дип ассызыклады Министр.