Бүген Альберт Кәримов "Казаньоргсинтез" ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты, әлеге чара 2018 елгы эш йомгакларына багышланды. Утырышны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Предприятие эшчәнлегенең йомгаклары турында доклад белән "Казаньоргсинтез" ГАҖ генераль директоры Фәрит Миңнеголов чыгыш ясады. 2018 елда "Казаньоргсинтез" ГАҖ финанс күрсәткечләрен шактый арттыруга ирешкән. Узган елда товар продукциясен сатудан алынган табыш 79 млрд сумнан артып киткән, бу күрсәткеч 2017 ел дәрәҗәсеннән 9,7%ка югары. Табыш арттыруга полиэтилен һәм поликарбонат базарында бәяләр конъюнктурасы төп йогынты ясаган. 2018 ел йомгаклары буенча чиста табыш 19,9 млрд сум тәшкил итә, бу исә 2017 ел белән чагыштырмача 31%ка югары. 2018 елда "Казаньоргсинтез" ГАҖ җитештергән товар продукциясе 989 мең тонна тәшкил иткән. Производсто куәтләрен файдалану күрсәткече – 94%. Полиэтилен җитештерүнең гомуми күләме 715,6 мең тәшкил иткән, бу күрсәткеч аннан алдагы ел дәрәҗәсеннән 1,3%ка кимрәк. Шул ук вакытта түбән басымлы полиэтилен 512 мең тоннага күбрәк җитештерелгән, монысы алдагы ел дәрәҗәсеннән күбрәк. Предприятиегә полиэтилен җитештерүгә бәйле куәтләрне 2017 ел белән чагыштырганда максималь кулланырга этилен китертүнең 15 мең тоннага кимүе ирек бирмәгән. Кытлыкны хәтта этиленны үзендә эшләүне арттыру хисабына да каплап булмаган.
"Казаньоргсинтез" ГАҖ продукциясен сатуның төп базары булып эчке базар кала – табышның 82%ы. Экспорт 18% тәшкил итә. 2018 елда предприятие продукциясе дөньяның 32 иленә җиткерелгән. Төп сатып алучылар: Казакъстан, Украина, Беларусь, Кытай, Сингапур, Литва, Сербия, Үзбәкстан компанияләре. Көньяк Америкага юл җайланган: Уругвай, Чили һәм Бразилия.
2018 ел йомгаклары буенча бюджетның барлык дәрәҗәләренә салым түләүләре 9,7 млрд сум тәшкил иткән, шул исәптән Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына 6,1 млрд сум күчерелгән.
"Казаньоргсинтез" ГАҖ традицион рәвештә экология, сәнәгый куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирә.
"Казаньоргсинтез" ГАҖ планлы рәвештә чимал һәм энергетика ресурсларын экономияләүгә ирешү, әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны киметү, продукция эшләүне арттыру һәм логистиканы яхшырту буенча җайланмаларны яңарту эшен алып бара.
2018 елда төгәлләнгән зур проектлар арасында – искергән 10 урынына этилен заводында дүрт пиролиз миче төзү, агызу-салу эстакадасын СУГ реконструкцияләү, түбән басымлы полиэтилен җитештерү һәм эшкәртү заводында ташландык газларны тотып калу системасы белән тәэмин итеп, "С" реакторын модернизацияләү, шунда ук кара мастер-батч җитештерү узелын төзү, югары басымлы полиэтилен заводында автоклав реакторларны алмаштыру.
2019 елда кайбер проектларны тормышка ашыру дәвам итә: этилен заводында этан чималын алмаштырганда куәтләрне арттыру максаты белән этилен җитештерү өлешендә модернизацияләү, бисфенол А заводында изопропилбензонл производствосын һәм фенолны микрокушылдыклардан үтә нечкә чистарту узелын модернизацияләү, товар продукциясен үлчәп төргәкләү, паллетлау һәм саклау узелын модернизацияләү, пропилен һәм бутилен-бутадиен фракциясен саклау өчен базис складларын реконструкцияләү, чистарту корылмалары цехының су әзерләү блогын һәм өстәмә резервлы тышкы коммуникацияләр төзү. Соңгы проект "Салават Күпере" торак комплексында фильтр аша чыгарылган суны арттыруның планлаштырылуына бәйле.
Якын киләчәктә берничә зур проект буенча эшләр башлау ниятләнә. Түбән басымлы полиэтилен җитештерү һәм эшкәртү заводында, ташландык газларны тотып калу системасы белән тәэмин итеп, сэвиленнар җитештерүнең автоклав җайланмасын төзеп, "В" реакторның реконструкцияләү, ПГУ-250 электр генерацияләү җайланмасын урнаштыру турында сүз бара.
"Казаньоргсинтез" ГАҖ материаллары буенча