"Башкортстанда Татарстан көннәре"нең икенче көнендә, татар шагыйре Г.Тукайга һәйкәл ачылганнан соң һәм Уфа дәүләт нефть техник университетын караганнан соң, Татарстан-Башкортстан эш форумы уздырылды.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Башкортстандагы Татарстан көннәре хезмәттәшлек итү юнәлешләренең: рәсми багланышлардан һәм эшлекле партнерлыктан башлап күптөрле гуманитар элемтәләргә кадәр киң спектрын колачлый.
Үз чиратында, Башкортстан Республикасы башлыгы вазыйфаларын в.б. Радий Хәбиров билгеләп узганча, бүген күп кенә башкорт предприятиеләре Татарстан компанияләре белән актив хезмәттәшлек итә. Муниципальара дәрәҗәдә әһәмиятле проектлар тормышка ашырыла. Башкортстан белән Татарстанның сәүдә-сәнәгать палаталары бергәләп эшли.
Эш форумында ТР Премьер-министры урынбасары – министр Альберт Кәримов Татарстан Республикасының сәнәгый потенциалын презентацияләде, шулай ук "Казан вертолет заводы" ГАҖ һәм "Камаз" ГАҖ җитәкчеләре дә чыгыш ясады.
Моннан тыш, чарада ике республиканың туристлык потенциалы турында да сүз барды. Форум азагында берничә тармак килешүенә кул куелды һәм төрле юнәлешләр буенча тугыз тематик түгәрәк өстәл уздырылды.
Башкортстан – Татарстанның стратегик пратнеры.
ТР Президенты һәм "КВЗ" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча