Сәнәгатьне үстерү фондының (СҮФ) экспертлар советы Мәскәүдән, Мәскәү, Свердлау, Калининград, Новосибирск өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан һәм Пермь краеннан 10 проектны хуплады. СҮФ займнарының гомуми суммасы 922 млн сум тәшкил итәчәк, ә проектларның гомуми бәясе – 1,45 млрд сум. Татарстаннан ике проект хупланды: "Карпов концерны" ҖЧҖ, Менделеев шәһәре һәм "ПАЛП Инвест Экспорт" ҖЧҖ, Казан шәһәре һәм "Татнефть-Пресскомпозит" ҖЧҖ компаниясе белән займ шартнамәсе имзаланды.
Менделеевтан "Карпов концерны" ҖЧҖ, СҮФ займын җәлеп итеп, төрле җитештерүчеләрнең лазерлы басма техникасында куллану өчен кара төстәге тонерлар җитештерүне җайга салачак. Предприятие елына 1 мең тоннадан артык продукция чыгарырга ниятли. Заем алучы лазер принтерлары һәм КФҮ өчен картриджлар җитештерү буенча линияне технологик процесска кертеп, ябык цикллы производство оештырырга планлаштыра. Проектның бәясе – 327,5 млн сум, шуның 240,5 млн сумы СҮФ тарафыннан ташламалы кредит рәвешендә бирелә ала.
Компания 2021 елдан башлап тонерлар җитештергәндә төп чимал сыйфатында файдаланучы полимер сумала компонентларын Россиядә җитештерүчеләрне җәлеп итәргә, шулай ук Россиядә җитештерелгән башка чимал ресурслары белән тәэмин итәргә ниятли.
"Бизнес-Информ" мәгълүмат агентлыгы мәгълүматлары буенча, компьютер техникасы өчен Россия чыгым материаллары базары 100% дәрәҗәсендә чит ил компанияләре ярдәмендә тәэмин ителә. "Карпов концерны" базарның 18% биләп алырга ниятли.
Казаннан "ПАЛП Инвест Экспорт" ҖЧҖ, СҮФ займы ярдәмендә, бәдрәф кәгазьләрен һәм кәгазь сөлгеләр чыгару буенча җитештерү куәтләрен арттырачак. Проектны гамәлгә ашыру гамәлдәге продукциянең ассортиментын ике тапкырга арттыру мөмкинлеген бирәчәк, проект кысаларында предприятие кварталга – 10 төр бәдрәф кәгазе һәм 3 төр кәгазь сөлгедән торучы 7.8 млн төргәк әзер продукция җитештерәчәк. Проектның бәясе – 291,5 млн сум, шуның 128 млн сумы СҮФ тарафыннан ташламалы кредит рәвешендә бирелә ала. Компания якын чит илләргә продукциянең якынча 9% экспортка чыгарырга планлаштыра.
Моннан тыш, "Татнефть-Пресскомпозит" ҖЧҖ белән "SCADA, MES һәм ERP-системаларны гамәлгә кертү ярдәмендә предприятиенең бердәм мәгълүмат системасын оештыру" проектын ташламалы финанслауга 25,2 млн сумга займ шартнамәсе дә имзаланган.
СҮФ материаллары буенча
Бүген Казанда Илкүләм җилкәнле лиганың III югары дивизионын ачу тантанасы булды. Хөрмәтле кунаклар – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм Россиякүләм җилкәнле спорты федерациясе президенты Владимир Силкин катнашында регатада катнашучылар маршы узды.
Анда Россиянең төрле төбәкләреннән – Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Саратов, Таганрог, Түбән Новгород, Новосибирск, Сочи, Краснодар, Екатеринбург һәм башка шәһәрләрдән иң көчле командалар катнаша. Регатада барлыгы Югары дивизионның гомуми рейтингындагы 21 экипаж – 120 артык катнашучы чыгыш ясый.
"Без Казанда җилкәнле спорт узышында катнашучыларны сәламләвебезгә шат. Республика акваториясе Россиянең һәм дөньяның иң яхшы спортчыларын кабул итеп кенә калмыйча, әлеге матур спорт төрен үстерергә дә ярдәм итә", – дип билгеләп үтте "ТР ФҖС" ТСБ химаячеләр советы рәисе Альберт Кәримов.
"Илкүләм җилкәнле лига этабын үткәрү идеясе моннан бер ел элек Кама диңгезендә барлыкка килде һәм, ТР Президенты һәм республика Хөкүмәте ярдәме белән, без әлеге гүзәл шәһәрдән старт алабыз", – дип сөйләде Владимир Силкин.
ИҖЛ узышу комитеты шәһәр халкы һәм кунаклары – әлеге гаҗәеп матур күренеш белән, ә катнашучылар ачык спорт көрәше белән хозурлансын өчен җитәрлек күләмдә старт бирергә ниятли. 2 июньдә Г. Камал театры янындагы мәйданда ябылу тантанасы Россиядәге иң көчле яхтменнар ярышы белән тәмамланачак.
Ә балаларны яклау көнендә – 1 июнь, шимбә көнне, – Түбән Кабан күле акваториясе тагын ике җилкәнле ярышта катнашучылар белән тулачак. Медальләр өчен көрәштә Лиганың балалар дивизионында һәм җилкәнле спорт буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә катнашучылар чыгыш ясаячак. Шул рәвешле, 1 һәм 2 май көннәрендә Казанда 300 якын кеше – тиңдәшсез күләмдә яхтсменнар җыелачак. Балалар һәм яшүсмерләр ярышларының тантаналы ачылышы 1 июнь көнне 11:00 сәгатьтә Г.Камал театры мәйданында узачак, ә 2 июньдә, шунда ук, 18:00 сәгатьтә Илкүләм җилкәнле Лиганы ябу тантанасы булачак.
Бу атнада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Новосибирск өлкәсенә барды. Сәфәрнең төп максаты – ике төбәкнең эшлекле элемтәләрен үстерү, хезмәттәшлек һәм эшлекле партнерлык буенча яңа нокталар табу.
Делегация составына "РариТЭК" компанияләре төркеме, "КАМАЗ" ГАҖ, "КОРИБ" ДК, "Инженер-җитештерү үзәге" ҖЧҖ вәкилләре керде. Сәфәр барышында делегация Чкалов ис. Новосибирск авиация заводында һәм Новосибирскның Академкаласында булды.
Эш программасы кысаларында өлкә Хөкүмәте бинасында түгәрәк өстәл узды, анда сәнәгать министрлыгы, сәүдә һәм эшкуарлыкны үстерү; фән һәм инновацион сәясәт; торак-коммуналь хуҗалык; авыл хуҗалыгы; мәгариф һәм югары уку йортлары вәкилләре катнашты.
Элегрәк Казанда 2019 елның апрелендә Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты, анда бу елның июнь аенда Новосибирскида федераль Сабантуй үткәрү турында сүз барган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Дубай электр энергетикасы һәм су ресурслары идарәсе (DEWA) вәкилләре белән очрашу узды.
Дубай кунакларын сәламләп, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов Татарстан-Гарәп Әмирлекләре хезмәттәшлегенең әһәмиятен билгеләп үтте, Татарстанның яңа проектларда катнашырга һәм аларны гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә әзер булуын белдерде, шулай ук Татарстан Республикасының сәүдә-сәнәгать потенциалын презентацияләде.
Дубай электр энергетикасы һәм су ресурслары идарәсенең башкарма вице-президенты Йосыф Ибраһим Әл Акраф әфәнде очрашу барышында DEWA эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде.
DEWA энергияне җитештерү һәм бүлү, шулай ук Дубайны су һәм электр энергиясе белән тәэмин итү өчен җаваплы булып тора. DEWA төп стратегиясе – яшәешкә "яшел" икътисад проектларын үткәрү. 2050 елга кадәр DEWA төрле чыганаклардан (кояш, атом-төш энергиясе һ.б.) алына торган чиста энергиянең 75%ын эшкә җигәргә омтыла. Бу максатлар өчен DEWA йортларда кояш панельләре урнаштыра, шулай ук электр энергиясе өчен гамәлдә булган автомобильләр өчен 3000 артык электростанция урнаштыру инфраструктурасын оештыра.
Йосыф Ибраһим Әл Акраф әфәнде шулай ук Дубайның инновацион үсешенең бер коралы булырга тиешле WETEX халыкара күргәзмәсе турында да сөйләде. Күргәзмә су эшкәртү технологияләренә, энергетика технологияләренә һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга багышланган, ул ел саен 1999 елдан бирле үткәрелеп килә. Күргәзмә дөньяның төрле илләреннән 2000 компанияне берләштерә һәм B2B форматында 40000 очрашу уздырырга ярдәм итә.
DEWA Вице-президенты күргәзмәдә Татарстан компанияләре вәкилләрен катнашырга чакырды. "Бу безнең үзара мөнәсәбәтләргә башлангыч бирер һәм без аларны киләчәктә ныгыта алырбыз, дип ышанам", – диде Йосыф Ибраһим Әл Акраф әфәнде.
Бизнес-очрашу кысаларында шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен су белән тәэмин итү буенча ярдәм фонды (UAE Water Aid Foundation "Suqia") презентацияләнде. Әлеге фонд 2014 елда шәех Мөхәммәд бән Рәшид Әл Мәктүм тарафыннан оештырылган. Оешманың максаты – мохтаҗларга чиста судан файдалану мөмкинлеген бирү. Фонд һәм волонтерлык эшчәнлегенең төрле программалары ярдәмендә бүгенге көндә дөньяның 34 иленнән 9 миллионнан артык кеше чиста су белән тәэмин ителгән. Фонд кысаларында шәехтән 1 млн долларлык бүләк гамәлгә куелган, ул су чистарту буенча иң яхшы инновацион проект тәкъдим итүче компанияләргә һәм студентларга бирелә.
Очрашу ахырында Татарстан һәм Дубай вәкилләре төрле проектларда үзара катнашырга һәм партнерлык мөнәсәбәтләрен алга таба үстерергә әзер булуларын белдерде.
Июнь аенда бишенче "МедиаТЭК" массакүләм мәгълүмат чараларының, ягулык-энергетика комплексы компанияләре һәм төбәк администрацияләре матбугат хезмәтләренең бишенче россиякүләм конкурсына гаризалар кабул ителә башлаячак.
2019 елның 2-5 октябрь көннәрендә Мәскәү шәһәрендә Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергетиканы үстерү буенча "Россия энергетика атнасы" халыкара форумы узачак.
Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы РЭА форумы кысаларында "МедиаТЭК" массакүләм мәгълүмат чараларының, ягулык-энергетика комплексы компанияләре һәм төбәк администрацияләре матбугат хезмәтләренең бишенче россиякүләм конкурсын оештыра. Конкурс төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә үткәрелә.
"МедиаТЭК" конкурсының төбәк этабына 2018 елның 1 сентябреннән 2019 елның 1 августына кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыккан яисә гамәлгә ашырылган проектлар һәм журналист эшләре кабул ителә. "МедиаТЭК" конкурсының төбәк этабында катнашу өчен массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм ягулык-энергетика комплексы компанияләренең матбугат хезмәтләре (җәмәгатьчелек белән элемтә бүлекләре) чакырыла.
"МедиаТЭК" конкурсының төбәк этабында катнашу өчен билгеләнгән форма буенча заявка әзерләргә һәм аны 2019 елның 3 июненнән 29 июленә кадәр электрон рәвештә "pdf" форматында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына җибәрергә кирәк: Iskander.Salihov@tatar.ru.
Конкурсның төбәк этабын үткәрү турындагы нигезләмәне Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча карарга була: http://mpt.tatarstan.ru/rus/ren-2019.htm.
Бүген дөньяның 50дән артык иленнән хәрби атташе визиты кысаларында Татарстан Республикасы оборона-сәнәгать комплексы продукциясенең бердәм күргәзмәсе узды. Күргәзмә Кызыл Байраклы Казан югары танк команда училищесы территориясендә Франция, Польша, Чехия, Словакия, Монголия, Казакъстан, Беларусь, Израиль, Эфиопия, Көньяк Африка Республикасы һәм дөньяның башка илләре хәрби атташесы катнашында узды.
Горький исемендәге Яшел Үзән заводы, Казан авиация заводы, Казан вертолет заводы, "Эникс" АҖ, "ПОЗиС" АҖ кебек предприятиеләр һ.б. үз продукциясен тәкъдир итте.
"Органик парк" (Bionovatic ДК) Казанда уңышны һәм үсемлекләрне яклау өчен агрохимикатлар һәм микробиологик зарарсыз ашламалар җитештерү заводының икенче чиратын эшләтеп җибәрде. Сәнәгатьне үстерү фонды элек предприятиегә яңа җиһазлар сатып алуга ташламалы кредит биргән иде, бу заводның җитештерү куәтен 3 тапкырга арттыру мөмкинлеген биргән.
Компания үсемлекләрне саклау һәм тукландыру өчен микробиологик препаратлар чыгаруны арттырган. Биопрепаратлар – тере организмнар нигезендә булдырылган чаралар: бактерияләр, бактериаль вируслар һәм гөмбә-антагонистлар. Химик аналоглары белән чагыштырганда, микроблы ашламалар кешеләр, хайваннар һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз, корткычларны ияләштерми, шулай ук азык-төлектә һәм терлек азыкларында зарарлы калдыкларны калдырмый.
Микробиологик ашламалар һәм агрохимикатлар ачык һәм якланган грунтта авыл хуҗалыгы культуралары игүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен файдаланыла. Аларны куллану уңдырышлылыкны 10-20% арттырырга, туклануга чыгымнарны 15-20% киметергә һәм туфракның торышын яхшыртырга мөмкинлек бирә.
2017 елда Сәнәгатьне үстерү фонды проектны гамәлгә ашыруга 59,5 млн. сумлык ташламалы кредит биргән, тагын 25,5 млн. сумны Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды җибәргән. Проектны тормышка ашыруга инвестицияләрнең гомуми күләме 292,4 млн. сум тәшкил итә.
Сәнәгатьне үстерү фондыннан алынган займ ярдәмендә компания туклану мохитендә микроорганизмнар үстерү өчен сәнәгать аппаратлары, парогенератор һәм сыеклык суыту җайланмалары сатып алган.
"Югары җитештерүчәнлекле җиһазлар – компания өчен яңа мөмкинлекләр. Бу җитештерү күләмнәрен арттыру гына түгел, ә югары сыйфатлы продукция җитештерү, чит ил базарларына чыгу да", – дип билгеләп үтте "Органик парк"ны гамәлгә куючы Рөстәм Рамазанов.
Казан продукциясеннән төп файдаланучылар – Россиянең эре агрохолдинглары, алар арасында "Мираторг", "Русагро", "Ак-Барс" холдинг компаниясе, "Красный восток Агро", "Черкизово" һәм "Кубань" агроберләшмәсе бар. Шулай ук компания әзер продукциянең 50%ын Һиндстанга, Африка һәм Якын Көнчыгыш илләренә экспортка чыгарырга ниятли.
Сәнәгатьне үстерү фондының Тышкы багланышлар департаменты материаллары буенча
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) 2019 VII Илкүләм чемпионаты финалында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты. Очрашу В.И.Ленин исемендәге мәдәният йортында узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та катнашты.
Тантана кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Альберт Кәримов Татарстан җыелма командасының WorldSkills хәрәкәтендә катнашуына багышланган күргәзмәне карады, Социалистик Хезмәт Герое, Россия Федерациясенең Атказанган машина төзүчесе Виталий Копылов исемен мәңгеләштерүгә багышланган стенд белән танышты. Чарада шулай ук 2017-2019 елларда Татарстан Республикасында "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) чемпионаты хәрәкәтен үстерүгә презентация булды.
Бүләкләү тантанасы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты WorldSkills илкүләм чемпионатының гомумкоманда зачетында Татарстанның җиңү яулавының әһәмиятле булуын билгеләп үтте, җиңүчеләрне һәм призерларны котлады, шулай ук илкүләм чемпионатны оештыруга зур өлеш керткән волонтерларга рәхмәт белдерде.
Казанда узган атнада "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) 2019 VII Илкүләм чемпионаты финалы тәмамланды. Альберт Кәримов 24 майда "Татнефть Арена" боз сараенда чараны ябу һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасында катнашты.
Финал нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы WorldSkills Russia VII Илкүләм чемпионатының медаль зачетында 447,5 балл туплаган. Ярымфиналларда һәм финалда катнашу нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына беркетелгән 52 компетенция буенча конкурсантлар 19 алтын, 10 көмеш, 12 бакыр һәм осталык өчен 8 медаль яулый алган.
Бүген Альберт Кәримов "ИНВЭНТ" ДК бурычларын реструктуризацияләү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә ИНВЭНТ компанияләре төркеме, "Интер РАО" ГАҖ, "Газпромбанк" АҖ вәкилләре катнашты.
Очрашуда хәзерге эшчәнлек һәм банк-кредиторлар алдындагы бурычлардан арыну һәм аны реструктуризацияләү буенча күрелгән чаралар һәм ихтимал вариантлар турында сүз барды.
"ИНВЭНТ" ИК" ҖЧҖ генераль директоры Леонид Резников компанияләр төркеменең, персонал алдында хезмәт хакы буенча бурычларын үтәп, катлаулы финанс шартларында эшләүне дәвам итеп, җитештерүне, контрагентларны саклап калырга тырышуын аңлатты. Әмма хәлне тотрыклыландыру, предприятиеләр тулы кыйммәтле эш режимына кайтсын өчен, реструктурлаштыру буенча кайбер чараларны кулланырга кирәк. "Интер-РАО" һәм "Газпромбанк" вәкилләре яңгыраган фикергә теләктәшлек күрсәтте. "Предприятиеләрнең функциональлеген саклап калу өчен, барлык якларның да конструктив диалогы аша реструктуризация стадиясен узарга кирәк", – дип билгеләде министр.
2019 елның сентябрь башында Казанда Россия тимер коючыларының XIV съезды һәм шуңа бәйле "Литье-2019" халыкара күргәзмәсе узачак. Бу хакта бүген Яр Чаллыда оештыру комитеты утырышында сөйләштеләр.
Машина төзелеше башкаласы булган Яр Чаллы шәһәренә ике көнлек визит кысаларында министр урынбасары Илдар Мингалиев бүген коючылар съездын һәм "Литва-2019" күргәзмәсен әзерләү һәм үткәрү буенча киңәшмә уздырды. Чарада Россия тимер коючылар ассоциациясе президенты Иван Дибров, КАМАЗ кою заводы директоры Эдуард Панфилов, башка кою предприятиеләре һәм югары уку йортлары вәкилләре катнашты.
Шуның белән беррәттән, Илдар Мингалиев Чаллыда "Кориб" компаниясе төркеме җитәкчелеге белән дә очрашты. Очрашуда "КАМАЗ" ГАҖ белән берлектә эшләнгән ремонтның уникаль технологиясе тәкъдим ителде, ул автомобильне тулысынча ватуны, агрегатларны һәм узелларны индустриаль ремонтлауны, "КАМАЗ" ГАҖ җитештергән запас частьләрнең оригиналь машина комплексыннан файдаланып җыюны күздә тота. Нәтиҗәдә, яңа автотехника сатып алу белән чагыштырганда, исәпләнгән экономия күләме 50% тәшкил иткәндә, сыйфатының югары дәрәҗәсе гарантияләнгән автотехника ресурсы тулысынча торгызыла. Министр урынбасары предприятие эшчәнлеге белән танышты һәм технологияләрне алга таба үстерү буенча киләчәккә адымнар билгеләнде.