Дубай кунаклары белән бизнес-очрашу

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Дубай электр энергетикасы һәм су ресурслары идарәсе (DEWA) вәкилләре белән очрашу узды.

Дубай кунакларын сәламләп, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов Татарстан-Гарәп Әмирлекләре хезмәттәшлегенең әһәмиятен билгеләп үтте, Татарстанның яңа проектларда катнашырга һәм аларны гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә әзер булуын белдерде, шулай ук Татарстан Республикасының сәүдә-сәнәгать потенциалын презентацияләде.

Дубай электр энергетикасы һәм су ресурслары идарәсенең башкарма вице-президенты Йосыф Ибраһим Әл Акраф әфәнде  очрашу барышында DEWA эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде.

DEWA энергияне җитештерү һәм бүлү, шулай ук Дубайны су һәм электр энергиясе белән тәэмин итү өчен җаваплы булып тора. DEWA төп стратегиясе – яшәешкә "яшел" икътисад проектларын үткәрү. 2050 елга кадәр DEWA төрле чыганаклардан (кояш, атом-төш энергиясе һ.б.) алына торган чиста энергиянең 75%ын эшкә җигәргә омтыла. Бу максатлар өчен DEWA йортларда кояш панельләре урнаштыра, шулай ук электр энергиясе өчен гамәлдә булган автомобильләр өчен 300 артык электростанция урнаштыру инфраструктурасын оештыра.

Йосыф Ибраһим Әл Акраф әфәнде шулай ук Дубайның инновацион үсешенең бер коралы булырга тиешле WETEX халыкара күргәзмәсе турында да сөйләде. Күргәзмә су эшкәртү технологияләренә, энергетика технологияләренә һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга багышланган, ул ел саен 1999 елдан бирле үткәрелеп килә. Күргәзмә дөньяның төрле илләреннән 2000 компанияне берләштерә һәм B2B форматында 40000 очрашу уздырырга ярдәм итә.

DEWA Вице-президенты күргәзмәдә Татарстан компанияләре вәкилләрен катнашырга чакырды. "Бу безнең үзара мөнәсәбәтләргә башлангыч бирер һәм без аларны киләчәктә ныгыта алырбыз, дип ышанам", – диде Йосыф Ибраһим Әл Акраф әфәнде.

Бизнес-очрашу кысаларында шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен су белән тәэмин итү буенча ярдәм фонды (UAE Water Aid Foundation "Suqia") презентацияләнде. Әлеге фонд 2014 елда шәех Мөхәммәд бән Рәшид Әл Мәктүм тарафыннан оештырылган. Оешманың максаты – мохтаҗларга чиста судан файдалану мөмкинлеген бирү. Фонд һәм волонтерлык эшчәнлегенең төрле программалары ярдәмендә бүгенге көндә дөньяның 34 иленнән 9 миллионнан артык кеше чиста су белән тәэмин ителгән. Фонд кысаларында шәехтән 1 млн долларлык бүләк гамәлгә куелган, ул су чистарту буенча иң яхшы инновацион проект тәкъдим итүче компанияләргә һәм студентларга бирелә.

Очрашу ахырында Татарстан һәм Дубай вәкилләре төрле проектларда үзара катнашырга һәм партнерлык мөнәсәбәтләрен алга таба үстерергә әзер булуларын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International