Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) 2019 VII Илкүләм чемпионаты финалында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты. Очрашу В.И.Ленин исемендәге мәдәният йортында узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та катнашты.
Тантана кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Альберт Кәримов Татарстан җыелма командасының WorldSkills хәрәкәтендә катнашуына багышланган күргәзмәне карады, Социалистик Хезмәт Герое, Россия Федерациясенең Атказанган машина төзүчесе Виталий Копылов исемен мәңгеләштерүгә багышланган стенд белән танышты. Чарада шулай ук 2017-2019 елларда Татарстан Республикасында "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) чемпионаты хәрәкәтен үстерүгә презентация булды.
Бүләкләү тантанасы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты WorldSkills илкүләм чемпионатының гомумкоманда зачетында Татарстанның җиңү яулавының әһәмиятле булуын билгеләп үтте, җиңүчеләрне һәм призерларны котлады, шулай ук илкүләм чемпионатны оештыруга зур өлеш керткән волонтерларга рәхмәт белдерде.
Казанда узган атнада "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) 2019 VII Илкүләм чемпионаты финалы тәмамланды. Альберт Кәримов 24 майда "Татнефть Арена" боз сараенда чараны ябу һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасында катнашты.
Финал нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы WorldSkills Russia VII Илкүләм чемпионатының медаль зачетында 447,5 балл туплаган. Ярымфиналларда һәм финалда катнашу нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына беркетелгән 52 компетенция буенча конкурсантлар 19 алтын, 10 көмеш, 12 бакыр һәм осталык өчен 8 медаль яулый алган.