Алабугада Ford Sollers заводы конвейерыннан 70 меңенче Ford Transit автомобиле төшкән. Юбилейлы данә уртача база һәм ак төсле урта түбәле тоташ металлдан торучы фургоннан гыйбарәт. Фургон егәрлеге 125 ат көченә ия булган 2,2 литрлы Duratorq дизель двигателе һәм 6 баскычлы МКП белән җиһазландырылган.
Бүгенге көндә махсус һәм социаль билгеләнештәге линейкада 55 модификация исәпләнә һәм клиентларның үзгәрүчән ихтыяҗларына, яңа таләпләргә һәм пассажирларны йөртү регламентларына туры китерү өчен киңәйтелә һәм камилләштерелә. Бу автомобильләр Sollers компаниясенең фәнни-техник үзәге ярдәмендә аккредитацияле кузов төзүчеләр белән партнерлыкта, Ford катгый сыйфат стандартларына туры китереп җитештерелә.
Быел компания заказга ике яңа версия алу мөмкинлеге турында хәбәр итте: болар – 14.2 метрга кадәрге биеклектә монтаж һәм төзелеш эшләрен уздыру өчен билгеләнгән, телескопик механизмлы күчмә уклы һәм йөк платформалы ("люлькалы") Ford Transit АГП-14Т фургоннары һәм гомуми биеклеге һәм версиясе 2300 мм кадәр киметелгән, автомобильгә җир асты парковкаларына үтеп керү мөмкинлеген бирә торган, инкассация өчен билгеләнгән фургоннар.
Ford Transit – Россиядәге уртак предприятиенең операция эшчәнлеген башлап җибәрү белән берлектә, Алабуганың Ford Sollers заводында җитештерелә башлаган беренче модель. Бүген Алабугадагы заводта эретеп ябыштыру, буяу һәм җыю процессын үз эченә алган тулы цикл технологиясе буенча 4 нче буын автомобиль җитештерү җайга салынган. Монда урнашкан производство Россиядәге сатып алучыларга Россия шартларында файдалануга җайлаштырылган заманча продуктны конкурентлы бәядән тәкъдим итү мөмкинлеген бирә. База версияләре линейкасында тоташ металлдан торучы фургон, автобус һәм, 4WD кертеп, төрле типтагы приводлар белән шасси бар.
Ford Sollers матбугат хезмәте материаллары буенча
27 майда Казанда Яньтай шәһәре (КХР, Шаньдун провинциясе) делегациясенең Татарстан Республикасына ясалган визиты кысаларында "Татарстан-Шаньдун" эш форумы узды.
Форум "Пушкин" ("Корстон" КСКК) конференц-залында узды, анда Татарстан белән Кытайдан сәнәгатьнең төрле тармакларыннан иң эре предприятиеләр вәкилләре килде: нефть, газ, химия һәм энергетика комплексы, текстиль, медицина, авыл хуҗалыгы компанияләре һәм башкалар.
Форумның модераторы – ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев.
Татарстан Республикасы исеменнән Кытай Халык Республикасыннан килгән кунакларны Татарстан Республикасы Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сәламләде: "Без шундый зур делегациянең Татарстан Республикасына эш визиты белән килүенә һәм форумның бай программасында катнашуына бик шат...".
Кытай вәкилләре – Шаньдун провинциаль НПКСК комитеты рәисе урынбасары Хань Цзиньфэн әфәнде һәм Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы У Инцин әфәнде делегацияне җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан белән Кытай арасында партнерлык мөнәсәбәтләренең әһәмиятле булуын билгеләп үтте: "Татарстан Республикасы – Россиянең югары конкурентлыкка сәләтле булган мөһим сәнәгать зонасы...", – диде Хань Цзиньфэн.
Форум кысаларында Татарстан Республикасының алгарышлы үсеш территорияләренең инвестицион мөмкинлекләре – "Яр Чаллы", "Түбән Кама", "Яшел Үзән" һәм "Алабуга" МИЗ инвестицион җәлеп итүчәнлеге презентацияләнде.
Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластеры идарәсе рәисе Сергей Майоров үз чыгышында Кытай компанияләренең Татарстан Машина төзелеше кластеры әгъзалары белән кооперациясен үстерү турында сөйләде. Ул тыңлаучыларга машина төзелеше кластерының 15 өстенлекле проектын, шул исәптән федераль экологик проектны һәм "Инженерлык клубы" проектын тәкъдим итте, шулай ук Кытай партнерларын аларда катнашырга чакырды.
Кытай сәнәгать предприятиеләре вәкилләре – Ван Кай (Shandong Aobo Kitchenware Mall Co., Ltd) һәм Дэн Сянян (Weihai Guangwei Group Co.) үз предприятиеләренең эш юнәлешләре, шулай ук үзара хезмәттәшлекнең шартлары һәм өстенлекләре турында сөйләде.
Форум B2B форматында дәвам итте, анда Татарстан белән Кытай компанияләре вәкилләре алга таба хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алышты. Форумда Татарстанның һәм Кытайның 70 артык предприятиесе катнашты.
"Татарстан-Шаньдун" бизнес-очрашуы Кытай-Россия предприятиеләре берлеге һәм Татарстан Республикасының Машина төзелеше кластеры арасында хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалау белән тәмамланды.
Бүген СКОЛКОВО Мәскәү идарә мәктәбенең Энергетика үзәгендә "Энергетика" юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советының эш төркеме утырышы булды, аны Кузбасс губернаторы, "Энергетика" юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советының эш төркеме җитәкчесе Сергей Цивилев уздырды.
Чара барышында "Җылылык белән тәэмин итү турында" федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә мөнәсәбәтләр системасын камилләштерү мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертү хакында" 2017 елның 29 июлендәге 279-ФЗ номерлы федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре, шулай ук җылылык белән тәэмин итү объектларын модернизацияләүгә һәм күпфатирлы йортларда җылылык энергиясен куллануның нәтиҗәлелеген арттыруга шәхси инвестицияләр җәлеп итү механизмнары мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырыш барышында җылылык энергиясе базарының максатчан моделен тормышка ашыру барышы тикшерелде.
Эш төркеме утырышында Россия Федерациясе энергетика министры Александр Новак, Россия Федерациясе Президенты Идарәсе һәм Администрациясе, Дәүләт Думасының Энергетика комитеты, Монополиягә каршы федераль хезмәт, Россия Федерациясе Хисап палатасы, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Алтай крае губернаторы, Воронеж, Волгоград, Ульян өлкәләре хакимияте органнары вәкилләре, бизнес һәм экспертлар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты. Ул "ҖЭҮ (катнаш цикл чыганаклары) һәм котельнялар арасында кулланучыларны җылылык белән тәэмин итү балансын саклау (торгызу). Җылылык челтәрләрен санацияләү һәм модернизацияләү өчен системалы шартлар булдыру" темасына доклад белән чыгыш ясады.
"Быел җылылык белән тәэмин итү Дәүләт Советының төп темасы булып тора. Бүген яңгыраган барлык тәкъдимнәр җылылык челтәрен модернизацияләү программасына кертеләчәк. Анализлау һәм нәтиҗәләр ясау, ә аннан соң "Альтернатив котельня" программасын эшләтеп җибәрү өчен безнең бер ел вакытыбыз бар. Бу шулай ук норматив-хокукый базаны камилләштерүне дә таләп итә, чөнки хәзерге законда Россия Федерациясенең барлык субъектларында шәхси инвестицияләр җәлеп итеп, җылылык белән тәэмин итү системасын модернизацияләү программасын үстерүне тоткарлый торган кайбер чикләүләр бар", – дип ассызыклады Россия Федерациясе энергетика министры Александр Новак.
"Энергетикадан башка Россия Федерациясенең стратегик илкүләм проектларын гамәлгә ашыруы мөмкин түгел. Тармак өчен нәтиҗәле чишелешләр эзләү өчен булдырылган безнең эш төркеме илебезнең максатчан проектларын үстерү өчен зур әһәмияткә ия. Җылылык белән тәэмин итү – илебезнең һәр кешесе өчен гаять әһәмиятле тема. Әмма бу тармак финансланмаган, ә инфраструктура яңартуны һәм модернизацияләүне таләп итә. Шуңа күрә бүгенге очрашуның актуаль бурычы булып алга таба Россия Федерациясе Дәүләт Советында каралачак чишелешләр эзләүне атарга мөмкин, – дип билгеләп үтте Кузбасс губернаторы, "Энергетика" юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы эш төркеме җитәкчесе Сергей Цивилев.
РФ Дәүләт Советының "Энергетика" эш төркеме матбугат хезмәте материаллары буенча
Бүген Яр Чаллы шәһәрендә КАМАЗ заводы территориясендә яңа буын кабина каркаслары заводын ачу тантанасы узды. Ике автогигант: "КАМАЗ" ГАҖ һәм Daimler AG стратегик партнерлыгының яңа этабы яңа буын кабина каркасларын төзү буенча завод төзелеше белән истә калачак.
Тантаналы чара кысаларында производствога визит ясалды. Җитештерү Россиядә иң югары автоматлаштыру дәрәҗәсенә ия. Аның территориясендә эретеп ябыштыру, кабиналарны буяу һәм логистика цехлары, энергия үзәге урнашкан. Эретеп ябыштырылганнан соң кабина каркаслары конвейер буенча икенче катка килә, шуннан соң алар катафорез һәм буяу линиясенә, аннары киптерү линиясенә эләгә. Алга таба логистика зонасы каршы ала, биредә җыю һәм шассига монтажлау өчен "КАМАЗ" һәм "ДК РУС" җыю конвейерларына төяп озатыла.
Яңа завод төгәл логистика һәм сакчыл җитештерү принципларына туры килә. Премиаль сыйфатка ирешү өчен югары дәрәҗәдә автоматлаштырылган эретеп ябыштыру цехы, супер каты лак-буяу материаллары нигезендә инновацион буяу технологияләрен куллану, кабиналарны җыю линияләренә алга таба күчерү өчен махсус трейлерларга йөкләүнең автоматлаштырылган системасы – әлеге яңа технологияләр Россиядә беренче тапкыр кабина каркасларын җитештерү заводында гамәлгә ашырылды. Кабина каркаслары заводын төзүгә инвестицияләрнең гомуми күләме 14 млрд. сумнан артык тәшкил иткән.
2019 елның 27 маенда яңа завод ачылу тантанасында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Александр Морозов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ростех дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов һәм "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин булды.
Алман ягыннан чарада Daimler AG Директорлар советы әгъзасы, Daimler AG йөк автомобильләре һәм автобуслары бүлекчәсе башлыгы Мартин Даум, Mercedes-Benz, Daimler AG йөк бүлекчәсе җитәкчесе Штефан Бухнер, "ДК РУС" Директорлар советы рәисе һәм "КАМАЗ" директорлар советы әгъзасы Геральд Янк, "ДК РУС" генераль директоры Андреас Дойшле катнашты.
"Кабина каркасларының яңа заводын эшләтеп җибәрү "КАМАЗ"га яңа модельле рәт – К5 буын автомобильләре җитештерүгә күчү юлында инвестицион программаны гамәлгә ашыруның мөһим пунктына әйләнде, – дип шәрехләде "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин. – Продукциянең яңа линейкасының беренче моделе – КАМАЗ-54901 магистраль тягачын без компаниядә чыгара башладык инде".
"Кабиналар заводы проектын гамәлгә ашыру концернга модельләр рәтен яңартуда һәм модернизацияләүдә "КАМАЗ" компаниясенә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә. Шуның белән Daimler AG Россия автомобиль сәнәгате үсешенә үз өлешен кертә, җитештерү процессларын максималь рәвештә автоматлаштыру һәм камилләштерү өчен белемнәр, тәҗрибә һәм эшләнмәләр белән уртаклаша", – дип билгеләп үтте "ДАЙМЛЕР КАМАЗ РУС" генераль директоры Андреас Дойшле.
"КАМАЗ" ГАҖ матбугат хезмәте мәгълүматлары файдаланылды
"КФТТУ" югары белем бирүче федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе филиалы – сәләтле балалар өчен химияне тирәнтен өйрәнүле лицей-интернатта 2019 елда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен "соңгы" кыңгырау чыңлады. Тантана сәбәпчеләрен сыйныф җитәкчеләре белән бергә мөхтәрәм кунаклар, ата-аналар, педагоглар, тәрбиячеләр һәм лицей укучылары көчле алкышлар белән каршы алды. Быел Химия лицееннан 24 лицеист (11 сыйныф укучылары) чыгарыла.
Бу көнне балаларны лицей директоры Лилия Ибрашева, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы - Яшел Үзән шәһәре мэры Александр Тыгин, өзлексез белем бирүне үстерү институты директоры, профессор Любовь Овсиенко, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Корпоратив идарә бүлеге башлыгы Андрей Федоров, педагоглар, тәрбиячеләр һәм ата-аналар котлады.
9 һәм 11 сыйныфта укучы 8 лицеист уку йортын алтын медальгә тәмамлаган. Бәйрәм вакытында лицейның барлык педагогик коллективына рәхмәт сүзләре һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына җылы теләкләр яңгырады. Быел лицейда яңа традиция барлыкка килгән - һәр чыгарылыш сыйныф мәктәп ишегалдына берәр алмагач утырткан. Ә бәйрәм ахырында, иң изге теләкләрне әйтеп, чыгарылыш сыйныф укучылары һавага төрле төстәге шарлар очырды.
Хәерле юл, чыгарылыш сыйныф укучылары – 2019!
Химик көнен бәйрәм итү – ул ел саен кабатлана торган традиция. Быел тантаналы чара "Нефтехим Арена" мәйданчыгында узды, анда мактаулы кунаклар, ветераннар, нефть химиясе тармагы хезмәткәрләре, республика җитәкчелеге катнашты.
Химик көнен бәйрәм итүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Түбән Кама мэры Айдар Метшин, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкиле Антон Судаков, "ТАИФ" АҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Мәганов һәм республиканың эре химия предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
"Нефтехим-Арена"ның икенче кат фойесында оештырылган күргәзмәдә бәйрәм кунакларына тармак предприятиеләре һәм оешмаларының продукция презентациясе һәм 2018 елгы эш нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Татарстан Республикасы Президенты күргәзмә экспозицияләрен карап чыкты, предприятие җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белән аралашты.
Альберт Кәримов сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, болай дип билгеләп үтте: "Республика илнең химия сәнәгатенең алдынгы позицияләрендә кала, ул россиякүләм химия продукциясе күләменең 11% артыграгын җитештерә. Татарстанда эре һәм урта бизнес көче белән Россия каучукларыннан, полиэтиленнан, пластиклардан, шиннардан һәм башка химик материаллардан шактый күләмдә продукт җитештерелә, шуларның бер өлеше уңышлы гына экспортка озатыла. Безнең горурланырлык нәрсәләр бар, һәр предприятиебез үзенчә уникаль…"
Кичә WorldSkills Russia VII Илкүләм чемпионаты тәмамланды, анда Татарстан гомумкоманда зачетында беренче урынны алды. Чемпионат финалы Казанда 20 майдан 24 майга кадәр узды. Анда 1,5 меңнән артык конкурсант катнашты, шуларның 363 – юниор. Финал ярышлары 21-23 май көннәрендә "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә узды.
Боз аренасы сәхнәсендә һөнәри бәйрәмне Түбән Кама шәһәре WorldSkills флагы эстафетасында катнашты һәм алга таба дөнья чемпионаты байрагы республиканың башка районнарына юл тотачак.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, эшче һөнәрләр елында (искәрмә. 2019 ел ТР Президенты тарафыннан эшче һөнәрләр елы дип танылды) Татарстанның нефть, газ, химия комплексы предприятиеләре WorldSkills чемпионатының илкүләм этабын әзерләүдә һәм үткәрүдә зур ярдәм күрсәтә. Уку йортлары һәм ресурс үзәкләре базасында яңа җиһазлар белән компетенцияләр үзәкләре булдырыла, чыгым материаллары, күнегүләр өчен мәйданчыклар бирелә, экспертлар компетенцияләрдә катнаша, конкурс мәйданчыклары төзелә.
Әйтик, "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ, "Татнефть" ГАҖ һәм "Казаноргсинтез" ГАҖ "Полимер материаллардан эшләнмәләр ясау" компетенциясе буенча өйрәнү процессы өчен җиһазлар сатып алды. "Түбән Кама нефть химиясе" шулай ук катнашучыларны "Лаборатор-химик анализ" компетенциясе буенча әзерләү өчен кирәкле чыгым материалларын бирде, ә "Нәфис Косметикс" АҖ "Мода технологиясе" компетенциясе буенча өйрәнү процессы өчен җиһазлар сатып алды.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан махсус бизәлгән сәхнәдә бәйрәм тематикасы астында концерт программасы булды. Боз аренасы сәхнәсендә яшьләрнең иҗади бию һәм вокал коллективлары чыгыш ясады, төрле-төрле утлардан "Химия" видеошоу булды. "Тармак ветераны", "Галимнәрне, җитештерүчеләрне, җитештерү рационалистларын хөрмәтләү", "Татарстан Республикасында полимер продукциясен эшкәртү өлкәсендә лидер", "Тармакның киләчәге" номинацияләре лауреатларын бүләкләү һәм традицион рәвештә дәүләт бүләкләрен тапшыру булды. Бәйрәм ахырында Александр Маршал чыгыш ясады һәм шәһәр халкын һәм тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Бүген Kazan Palace Hotel By Tasigo "Кристалл" залында Төрекмәнстан Хөкүмәте делегациясе визиты кысаларында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Татарстан-Төрекмәнстан эш төркеменең алтынчы утырышы узды.
Төрекмәнстан делегациясе составына Төрекмәнстанның финанс һәм икътисад министры Батыр Базаров җитәкчелегендәге тармак министрлыклары, ведомстволары һәм эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
"Без республикалардагы икътисад структурасын, мәдәни һәм тарихи элемтәләр якынлыгын, шулай ук җитәкчеләр арасында булган үзара аңлашуның югары дәрәҗәсен аңлап һәм исәпкә алып, Төрекмәнстан белән хезмәттәшлекне киңәйтүдә зур потенциал күрәбез", – дип ассызыклады сәламләү сүзендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов.
Көн тәртибендә сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышу игълан ителде.
Татарстан Республикасының Төрекмәнстандагы тулы вәкаләтле вәкиле Руслан Кәбиров билгеләп үткәнчә, республикалар арасында мөнәсәбәтләр төрле өлкәләрдә үсә: Казан һәм Ашхабад башкалалары арасында авиаюнәлеш популяр. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов визитыннан соң Төрекмәнстанда яшәүче ватандашларда "Татарстан-Яңа гасыр" телерадиотапшыруы белән кызыксыну катгый артты, шулай ук быел Татарстанда "Төрекмәнстан көннәре" планлаштырыла. "Болар барысы да республикаларның тагын да тыгызрак аралашуына һәм партнерлыгына ярдәм итә", – дип ассызыклады вәкаләтле вәкил.
Нефть-газ өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алышканда, "Татнефть" ГАҖ Төрекмәнстан территориясендә эшчәнлекне яңадан башлап җибәрүе турында билгеләп үтелде. "Компания территорияне киңәйтү белән катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру буенча хезмәт күрсәтүне дәвам итә. "Татнефть" компаниясенең уку үзәкләре базасында төп нефть һөнәрләре буенча "Туркменнебит" ДК белгечләре һәм эшче төркемнәре өчен укулар уздырылды. Моннан тыш, тармак техникасын ремонтлау буенча да хезмәтләр күрсәтелә. Компания нефть-газ өлкәсендә эшне һәм хезмәттәшлекне дәвам итәргә әзер", – дип белдерде җитештерү проектларын гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы – "Татнефть" ГАҖ Татарстан Республикасыннан читтә нефть-газ проектлары буенча идарә башлыгы урынбасары Рафаэль Әфләтүнов.
"Республиканың стратегик планнарында Төрекмәнстан – Әфганстан – Һиндстан – Пакыстан нефть-газүткәргечләрен төзү, шулай ук полимер индустрия һәм газ эшкәртү үсеше", – дип белдерде Төрекмәнстанның финанс һәм икътисад министры Батыр Базаров.
Үз чиратында, "Туркменнефть" дәүләт концерны рәисе урынбасары Оразмурад Куренов болай диде: "Төркмәннефть” Татарстан компанияләре белән уңышлы хезмәттәшлек итә һәм эшлекле мөнәсәбәтләрне саклап калырга тели. Татарстан компанияләре хезмәтләр күрсәтүгә тендерларда актив катнаша. Нефть-газ секторы предприятиеләрен 2019 елның октябрендә нефть-газ буенча тармак күргәзмәсендә катнашырга чакырабыз".
Сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек темасын дәвам итеп, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев түбәндәгеләрне билгеләде: "Төрекмәнстан Республикасында логистика үзәге булган Сәүдә йортын ачу турында килешенде, анда Россия базарында сорала торган табигый йон, Төрекмәнстанның текстиль производствосы сакланачак".
"Төрекмәнстан – Урта һәм Үзәк Азиядә "КАМАЗ" маркалы автомобиль техникасын иң күп кулланучыларның берсе. Бүгенге көндә илдә КАМАЗ автомобильләре паркында 9 меңнән артык берәмлек исәпләнә. Төрекмәнстанда "КАМАЗ" йөк машиналарының бөтен серияле линейкасы тәкъдим ителгән, – дип билгеләп үтте Төрекмәнстанның "ВТК "КАМАЗ" АҖ проекты җитәкчесе Марат Гарифуллин.
Очрашуда шулай КЭР-Холдинг һәм КМПО предприятиеләре вәкилләре дә чыгыш ясады.
Утырышта республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре сәламәтлек саклау һәм медицина сәнәгате, элемтә һәм мәгълүмат технологияләре, мәдәният, спорт һәм туризм өлкәсендә Төрекмәнстан белән хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Очрашу ахырында яклар Татарстан-Төрекмәнстан эш төркеменең алтынчы утырышы беркетмәсенә кул куйды.
23-25 май көннәрендә Чиләбе шәһәрендә "Урал автосалоны-2019. Коммерция транспорты" махсуслаштырылган күргәзмәсе уза. Бу масштаблы чара ел саен автомобиль базарындагы төрле катнашучыларны – Россия һәм чит илләрдәге җитештерүчеләрне, импортка озатучыларны, техника һәм комплект деталь дистрибьютерларын җыя.
Күргәзмәгә килүчеләр танылган брендлы җиңел һәм йөк машиналарының киң ассортименты белән танышты. "Трактор" боз аренасы территориясендә урам экспозициясендә пассажир техникасының күп санлы модельләре тәкъдим ителгән иде. Алар арасында Россиядә җитештерелгән ЛОТОС 105 автобусы да бар, аның үзенчәлеге - LNG газ-мотор двигателе, ягулык сыйфатында "сыек" метан кулланыла.
"РариТЭК" компаниясе җитештергән ЛОТОС автобусы бер үк вакытта 72 пассажирны йөртә ала, шуларның 23се – утырган килеш. Бу – аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен апарель һәм урнаштыру өчен махсус урын белән җиһазландырылган уңайлы хәрәкәт итү чарасы. Автобусның идәне төшерелә, шулай ук эксплуатацияләгәндә уңайлылык дәрәҗәсе дә арттырыла.
ЛОТОС 105 автобусы 260 ат егәрлегенә ия булган двигатель, тизлек күчерүче Allison T280R автомат тартмасы һәм 450 литр күләмендәге криоген багы белән җиһазландырылган.
"РариТЭК Холдинг" АҖ материаллары буенча
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына Цзянси провинциясе губернаторы урынбасары Мао Вэймин җитәкчелегендә Цзянси провинциясе (КХР) Халык хөкүмәте делегациясе килде.
Бу Кытай делегациясенең Татарстанга беренче визиты. Чара 2019 елның 23-24 маенда Чабаксар шәһәрендә Идел буе федераль округы төбәкләре һәм Кытай Халык Республикасының Янцзы елгасының югары, урта агымнары буенча "Идел-Янцзы" советы утырышы кысаларында уза.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән Кытай делегациясен Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов сәламләде. Министр Татарстанның Республика һәм Цзянси провинциясенең партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү белән кызыксынуын билгеләп үтте.
Бүгенге очрашуда Кытай һәм Татарстан вәкилләре Татарстан Республикасы һәм Цзянси провинциясе арасында сәүдә-икътисадый, мәдәни, гуманитар һәм туристлык өлкәләрендә хезмәттәшлек итү турында килешү төзү мөмкинлеге турында фикер алышынды. Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, әлеге очрашу мондый хезмәттәшлекне үстерү өчен беренче һәм мөһим адым булып тора.
Кытай Халык Республикасы Татарстанның төп тышкы сәүдә партнерларының берсе. Кытай Халык Республикасы белән Татарстан арасында товар әйләнеше ел саен үсә бара. 2017 елдан бу күрсәткеч 10% арткан, шул рәвешле 2018 елда АКШ доллары белән 628,7 млн. тәшкил иткән.
Кытай һәм Татарстан бүгенге көндә төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итә. Перспектив юнәлешләр арасында машина төзелеше, автомобиль төзелеше һәм нефть химиясе, энергетика, биомедицина, робототехника, авыл хуҗалыгы, шулай ук инвестицион һәм инновацион-җитештерү өлкәләре аерылып торырга мөмкин.
Татарстанда Кытайның "Хайер", "Вейчай", "Хуавэй" һәм башка компанияләре белән берлектә эре икътисади проектлар гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, партнерлык мөнәсәбәтләре мәгариф өлкәсендә дә үсә.
Татарстан-Кытай хезмәттәшлеге кысаларында Кытайның берничә провинциясе белән җиде килешү имзаланды.
Хәзерге вакытта шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясе визиты әзерләнә, ул агымдагы елның 17 июненә планлаштырылган.
Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Төрекмәнстан текстиль сәнәгате министры урынбасары Вепамөхәммәт Шыхгулыевны сәламләде. Очрашу Төрекмәнстан делегациясенең Татарстанга булган визиты кысаларында һәм 24 май көнне 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Kazan Palace Hotel by Tasigo узачак Төрекмәнстан-Татарстан уртак эш төркеменең 6 нчы утырышы алдыннан узды.
Агымдагы очрашуда Төрекмәнстанның Татарстандагы җиңел сәнәгать предприятиеләре белән хезмәттәшлек итүенә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Очрашуда катнашкан җиңел сәнәгать предприятиеләре вәкилләре Төрекмәнстан белән текстиль сәнәгате – эрләнгән җепләр, тукымалар һәм йон сатып алу өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә әзер булуларын белдерде.