Казанда зарарсыз ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чаралары җитештерелә башлады

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

"Органик парк" (Bionovatic ДК) Казанда уңышны һәм үсемлекләрне яклау өчен агрохимикатлар һәм микробиологик зарарсыз ашламалар җитештерү заводының икенче чиратын эшләтеп җибәрде. Сәнәгатьне үстерү фонды элек предприятиегә яңа җиһазлар сатып алуга ташламалы кредит биргән иде, бу заводның җитештерү куәтен 3 тапкырга арттыру  мөмкинлеген биргән.

Компания үсемлекләрне саклау һәм тукландыру өчен микробиологик препаратлар чыгаруны арттырган. Биопрепаратлар – тере организмнар нигезендә булдырылган чаралар: бактерияләр, бактериаль вируслар һәм гөмбә-антагонистлар. Химик аналоглары белән чагыштырганда, микроблы ашламалар кешеләр, хайваннар һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз, корткычларны ияләштерми, шулай ук азык-төлектә һәм терлек азыкларында зарарлы калдыкларны калдырмый.

Микробиологик ашламалар һәм агрохимикатлар ачык һәм якланган грунтта авыл хуҗалыгы культуралары игүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен файдаланыла. Аларны куллану уңдырышлылыкны 10-20% арттырырга, туклануга чыгымнарны 15-20% киметергә һәм туфракның торышын яхшыртырга мөмкинлек бирә.

2017 елда Сәнәгатьне үстерү фонды проектны гамәлгә ашыруга 59,5 млн. сумлык ташламалы кредит биргән, тагын 25,5 млн. сумны Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды җибәргән. Проектны тормышка ашыруга инвестицияләрнең гомуми күләме 292,4 млн. сум тәшкил итә.

Сәнәгатьне үстерү фондыннан алынган займ ярдәмендә компания туклану мохитендә микроорганизмнар үстерү өчен сәнәгать аппаратлары, парогенератор һәм сыеклык суыту җайланмалары сатып алган.

"Югары җитештерүчәнлекле җиһазлар – компания өчен яңа мөмкинлекләр. Бу җитештерү күләмнәрен арттыру гына түгел, ә югары сыйфатлы продукция җитештерү, чит ил базарларына чыгу да", – дип билгеләп үтте "Органик парк"ны гамәлгә куючы Рөстәм Рамазанов.

Казан продукциясеннән төп файдаланучылар – Россиянең эре агрохолдинглары, алар арасында "Мираторг", "Русагро", "Ак-Барс" холдинг компаниясе, "Красный восток Агро", "Черкизово" һәм "Кубань" агроберләшмәсе бар. Шулай ук компания әзер продукциянең 50%ын Һиндстанга, Африка һәм Якын Көнчыгыш илләренә экспортка чыгарырга ниятли.

Сәнәгатьне үстерү фондының Тышкы багланышлар департаменты материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International