Сәнәгатьне үстерү фондының (СҮФ) экспертлар советы Мәскәүдән, Мәскәү, Свердлау, Калининград, Новосибирск өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан һәм Пермь краеннан 10 проектны хуплады. СҮФ займнарының гомуми суммасы 922 млн сум тәшкил итәчәк, ә проектларның гомуми бәясе – 1,45 млрд сум. Татарстаннан ике проект хупланды: "Карпов концерны" ҖЧҖ, Менделеев шәһәре һәм "ПАЛП Инвест Экспорт" ҖЧҖ, Казан шәһәре һәм "Татнефть-Пресскомпозит" ҖЧҖ компаниясе белән займ шартнамәсе имзаланды.
Менделеевтан "Карпов концерны" ҖЧҖ, СҮФ займын җәлеп итеп, төрле җитештерүчеләрнең лазерлы басма техникасында куллану өчен кара төстәге тонерлар җитештерүне җайга салачак. Предприятие елына 1 мең тоннадан артык продукция чыгарырга ниятли. Заем алучы лазер принтерлары һәм КФҮ өчен картриджлар җитештерү буенча линияне технологик процесска кертеп, ябык цикллы производство оештырырга планлаштыра. Проектның бәясе – 327,5 млн сум, шуның 240,5 млн сумы СҮФ тарафыннан ташламалы кредит рәвешендә бирелә ала.
Компания 2021 елдан башлап тонерлар җитештергәндә төп чимал сыйфатында файдаланучы полимер сумала компонентларын Россиядә җитештерүчеләрне җәлеп итәргә, шулай ук Россиядә җитештерелгән башка чимал ресурслары белән тәэмин итәргә ниятли.
"Бизнес-Информ" мәгълүмат агентлыгы мәгълүматлары буенча, компьютер техникасы өчен Россия чыгым материаллары базары 100% дәрәҗәсендә чит ил компанияләре ярдәмендә тәэмин ителә. "Карпов концерны" базарның 18% биләп алырга ниятли.
Казаннан "ПАЛП Инвест Экспорт" ҖЧҖ, СҮФ займы ярдәмендә, бәдрәф кәгазьләрен һәм кәгазь сөлгеләр чыгару буенча җитештерү куәтләрен арттырачак. Проектны гамәлгә ашыру гамәлдәге продукциянең ассортиментын ике тапкырга арттыру мөмкинлеген бирәчәк, проект кысаларында предприятие кварталга – 10 төр бәдрәф кәгазе һәм 3 төр кәгазь сөлгедән торучы 7.8 млн төргәк әзер продукция җитештерәчәк. Проектның бәясе – 291,5 млн сум, шуның 128 млн сумы СҮФ тарафыннан ташламалы кредит рәвешендә бирелә ала. Компания якын чит илләргә продукциянең якынча 9% экспортка чыгарырга планлаштыра.
Моннан тыш, "Татнефть-Пресскомпозит" ҖЧҖ белән "SCADA, MES һәм ERP-системаларны гамәлгә кертү ярдәмендә предприятиенең бердәм мәгълүмат системасын оештыру" проектын ташламалы финанслауга 25,2 млн сумга займ шартнамәсе дә имзаланган.
СҮФ материаллары буенча