Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча Европада, шул исәптән Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында, 26 апрельдән 2 майга кадәр Европа иммунизация атналыгы үткәрелә.
Европа иммунизация атналыгының төп максаты – йогышлы авыруларны кисәтүдә иммунизациянең мөһимлеге турында халыкның белем дәрәҗәсен күтәрү.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вакцинациядән баш тартуны кеше сәламәтлегенә глобаль янауларның берсе булган сугышлар, табигатьнең пычрануы, климатның үзгәрүе, диабет, яман шеш белән бер рәткә куя. Иммунизация ел саен дифтерия, коклюш һ.б. авырулардан 2-3 миллион үлемне булдырмый калырга мөмкинлек бирә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, халыкның эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өчен, халыкның планлы иммунизация белән колачлау дәрәҗәсе кимендә 95% тәшкил итәргә тиеш.
Прививкалардан баш тарту конкрет кешенең сәламәтлегенә генә түгел, ә аның якыннарына дә куркыныч тудыра. Түбән иммунитетлы кешеләр (кечкенә балалар, өлкән кешеләр, хроник авырулар булган затлар, йөкле хатын-кызлар) өчен вакцинациядән баш тарту аеруча куркыныч, чөнки алар бактерияләр һәм вируслар алдында аеруча якланмаган.
Бүгенге көндә вакциналаштыру – сәламәтлекне саклауның иң нәтиҗәле механизмы.