Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Лениногорск районына эш визиты белән килде. Альберт Кәримовны Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова озатып йөрде.
Беренче булып министр «Идея-Юго-Восток» сәнәгать паркында булды. Альберт Кәримовны «УК Алабуга-2. Нефтехимия «Идея-Юго-Восток» ҖЧҖ директоры Рамил Гайфуллин каршы алды.
«Идея-Юго-Восток» технопаркы җитештерә торган күчемсез мөлкәтенең мәйданы 33 мең кв.метрдан артып китә торган урын, анда 8 резидент һәм 50 арендатор эшли.
«Идея-Юго-Восток» сәнәгать паркы территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы потенциаль резидентларның берсе булып «Завод Ленмаш» ҖЧҖ тора. Алар 2021 елның июнендә оешкан, анда 19 кеше эшли, «Завод Ленмаш» ҖЧҖ директоры – Леонид Самай.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы җитештерү башкарыла торган заводны: төргәкле тыгызлап җыю җайланмаларын; ярымтагылмалы үзбушаткыч тракторларны, каты органик ашламалар кертү машиналарын һәм сыек органик ашламалар кертү машиналарын карап чыкты.
Предприятиене үстерү стратегиясендә чыгарылучы продукциянең исемлеген арттыру ниятләнә: технологик савытлар, металл конструкцияләре, балалар өчен «Карусель» аттракционнарын чыгару күздә тотыла.
Аннары Альберт Кәримов Лениногорск политехника көллиятендә булды. Көллияттә «WorldSkills халыкара нигезләренә туры килә торган остаханәләрне җиһазлау» федераль гранты хисабына тәэмин ителгән остаханәләрне карады, укытучылар һәм студентлар белән аралашты.
Лениногорск политехника көллияте ел саен белем бирү оешмаларының остаханәләрен куллануга кагылышлы иң яхшы тәҗрибәләр буенча россиякүләм бәйгесендә катнаша, әйтик 2021 елда көллият «Ел дебюты» атама юнәлешендә җиңүче булган.
Көллият укучылары JuniorSkills, Worldskills Russia, Абилимпикс яшь профессионаллар республика һәм илкүләм чемпионатларда актив катнашалар һәм бүләкле урыннар алалар. 2021 елда чемпионатларда көллият укучылары 10 вәкаләт буенча катнашканнар.
2021 елда көллият «Коры төзелеш һәм штукатур эшләр» вәкаләте буенча Россиядә беренче «Сен-Гобен» чемпионатын үткәрде.
Бүген Лениногорскта район советының муниципалитетның 2021 елдагы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләренә һәм 2022 елга куелган бурычларына багышланган утырышы узды.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» берләшмәсе рәисе киңәшчесе Владимир Козонков, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, депутатлар, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, кече һәм урта бизнес, иҗтимагый оешмалар, дини конфессияләр вәкилләре, мактаулы гражданнар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты. Мәдәният сарае фойесында предприятиеләр һәм оешмалар, авыл җирлекләре продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде.
Муниципаль районның 2021 елда социаль-икътисадый үсеше һәм 2022 елга бурычлары турында район башлыгы Рәгать Хөсәенов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, хисап елы нәтиҗәләре буенча тулай территориаль продукт якынча 80 млрд.сум тәшкил итәчәк. Төяп җибәрелгән товарлар күләме 23 млрд.сумнан артып киткән, сәнәгать җитештерүе индексы – 102,5%.
Дәүләт программаларында катнашу, шәхси инвесторларның башлангыч күрсәтүе нәтиҗәсендә ел нәтиҗәләре буенча инвестицияләр күләме 10,7 млрд. сум булган. «Лениногорскнефть» НГЧИ, «Август-Лениногорск» ҖЧҖ, «Охтин-Ойл» ЯАҖ, «Геотех» АҖ, «ЛениногорскРемСервис» ҖЧҖ предприятиеләре аеруча зур өлеш керткән.
«Кече һәм урта бизнес – икътисадның мөһим өлеше, һәм бүгенге шартларда район икътисады үсешенең төп ноктасы булырга тиеш», – дип билгеләп үтте район башлыгы.
Район территориясендә 5 меңгә якын кече һәм дүрт урта предприятие эшли, аларда 5 меңгә якын кеше эшли, 1300дән артык шәхси эшкуар, өч меңгә якын үзмәшгуль үз эшен алып бара. «Модуль» ФҖФ ҖЧҖ ярдәм чараларын нәтиҗәле куллануның уңай үрнәге булып тора. Фәнни-җитештерү фирмасы фәнни-техник өлкәдә хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерүгә ярдәм итү федераль фондыннан инвестицияләр җәлеп иткән, алар, финанслашып, җитештерү җиһазларын модернизацияләүгә юнәлтеләчәк. Җитештерүне җәелдерү максатында «Ремнефтегаз» ҖЧҖ актив эшли. Предприятие Россиянең эре компанияләре белән килешүләр төзегән, нәтиҗәдә эш урыннары санын арттыру күздә тотыла.
Корылыклы җәй аркасында игенчеләр амбар авырлыгында нибары 40 мең тонна ашлык җыеп ала алганнар. «Август-Лениногорск» ҖЧҖ, «Маркс» ҖЧҖ һәм шәхси эшкуар Кузнецов И.Н. яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәр.
Тулаем терлекчелек продукциясе күләме 1,5 млрд. сумнан артык тәшкил иткән. Барлык категория хуҗалыкларда тулай савым 14 мең тоннага якын. Терлек һәм кош ите җитештерү күләме дүрт тоннадан артык. Күкәй җитештерү күләме 66,5 млн.данәгә кадәр арткан. «Август-Лениногорск» ҖЧҖ инвесторы тарафыннан соңгы ике елда гына да техник һәм технологик модернизациягә 1,5 млрд.сумнан артык инвестицияләнгән, шул исәптән агымдагы елда – 600 млн.сумга якын.
«Бүгенге көндә беренче чираттагы бурыч – терлекләрнең баш санын планлы рәвештә яңадан торгызу, шулай ук төрле программаларда активрак катнашу», – дип ассызыклады Рәгать Галиәгъзәмович.
Ул шулай ук торак төзелеше, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру, дәүләт һәм президент программаларында катнашуга да тукталды. Хисап елында 11 кеше үзләренең торак шартларын яхшырткан. Агымдагы елга бурыч – Садриев урамындагы күпфатирлы йортны файдалануга тапшыру һәм инвестиция һәм хосусый төзелешкә җир бүлеп бирү эшен эшне көчәйтү. 2021 елда 25 күпфатирлы йорт ныклап төзекләндерелгән, «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча 29 ишегалды яңартылган.
Хисап елында Түбән Чыршылы авылында ФАП һәм Шөгер авыл советы бинасы төзелгән, Шөгер табиблык амбулаториясенә ремонт ясалган, Федотовка мәктәбе, сәнгать мәктәбе, 27 нче балалар бакчасы төзекләндерелгән, «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында Зеленая Роща һәм Иске Куак мәктәпләрендә функциональ зоналар булдырылган, биш мәктәпнең азык-төлек блогы җиһазландырылган. Шулай ук Лениногорск РҮХнең терапия бүлегенә ныклы ремонт ясалган.
«Татнефть» ГАҖ, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллинның финанс ярдәме белән Зәй-Каратай авылында күпер, Кузайкино авылына юл төзекләндерелгән, шәһәр спорты өчен мәйданчык төзекләндерелгән, Шашин урамы буенча торак булмаган бина үзгәртеп корылган, быел файдалануга тапшырылырга тиешле Боз сарае төзелеше дәвам итә.
Авыл җирлекләрендә төзекләндерү шулай ук үзара салым, грантлар хисабына башкарыла. Республика грантларын алган дүрт авыл җирлеге акчаны янгын сүндерү машинасы өчен җылы бокс, балалар мәйданчыклары төзүгә, юл өслегенә асфальт җәюгә юнәлдергән. Ул билгеләп үткәнчә, узган елда «Татнефть» ГАҖ грантларына бирелгән гаризаларның күбесе уңай бәя алган, бу 100 млн.сумга якын инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
«Безнең өчен зур проблема булып шәһәрдә пассажирлар йөртүне оештыруга бәйле хәл авыр булып кала. Авыл халкын йөртү өчен маршрутлар субсидияләнсә, шәһәр маршрутлары әлегә игътибардан читтә кала. Пассажир йөртүче затларның файдасыз эшләве аркасында бу бизнес кызыклы түгел», – дип билгеләп үтте район башлыгы. Ул республика җитәкчелегенә авыл маршрутларын субсидияләүнең уңай тәҗрибәсен куллану мөмкинлеген карау турында үтенеп мөрәҗәгать итте.
2021 елда сәламәтлек саклау оешмаларының барлык көчләре коронавирус йогышына каршы көрәшкә юнәлтелгән. Рәгать Галиәгъзәм улы табибларга һәм дәвалау оешмаларына ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерде. Хезмәткәрләр кытлыгын киметүгә юнәлдерелгән эш дәвам итә, дип билгеләп үтте ул.
Мәгариф өлкәсенә килгәндә, сыйфатлы белем бирү һәм һәр баланың сәләтен ачу эшнең төп юнәлешләре булып тора. Хисап елында мәдәният оешмалары актив рәвештә Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар үткәргәннәр. 2021 елда 50 000 кеше катнашында 5000ләп мәдәни-ял чарасы үткәрелгән.
Узган ел нәтиҗәләре буенча физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүчеләр 53% тәшкил итә, ә бу 40 меңгә якын кеше дигән сүз. Шәһәр спортчылары даими рәвештә республика, бөтенроссия ярышларында һәм беренчелекләрдә җиңүчеләр һәм бүләк ияләре булып таныла. «Олимпия резервы» мәктәбендә тәрбияләнүче Данил Садриев трамплиннан сикерү буенча дөньяның иң көчле спортчылары унлыгына кергән һәм Пекиндагы Олимпиадада команда ярышларында көмеш медаль яулаган. Бу районнан бу спорт төре буенча Олимпиадада катнашучы өченче кеше булган.
«Әгәр әзерлек шартлары дөнья стандартларына туры килсә, спортчыларның казанышлары тагын да югарырак булыр иде. Үз тәрбияләнүчеләренә бөтен көчләрен һәм тәҗрибәсен биргән һәм районда спортны үстерүгә зур өлеш керткән тренерларыбызга рәхмәт белдерәм», – диде район башлыгы.
Альберт Кәримов үз чыгышында республиканың социаль-икътисадый торышына тукталды. Ул районның социаль-икътисадый үсешенә анализ ясады һәм барлык мөмкинлекләрне һәм ресурсларны кулланырга өндәде.
Утырыш бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сенегал делегациясе белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов та катнашты.
Татарстан белән Сенегал арасында хезмәттәшлек зур потенциалга ия, ул әлегә тулысынча гамәлгә ашырылмый, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул партнерлыкны киңәйтү өчен яңа перспектив юнәлешләр эзләргә тәкъдим итте. Аерым алганда, Сенегал белән элемтәләрне үстерү белән «Татнефть» һәм «КАМАЗ» компанияләре кызыксына.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел Татарстан делегациясе Сенегалга барырга планлаштыра. Әлеге визит кысаларында республиканың икътисади мөмкинлекләре тәкъдим ителәчәк, киләчәк хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр билгеләнәчәк.
"Татарстан - Россиянең сәнәгать ягыннан алга киткән субъектларының берсе. Бездә нефть һәм нефть эшкәртү сәнәгате, зур нефть химиясе, куәтле машина төзелеше кластеры бар. Шулай ук безнең республика авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча лидерларның берсе булып тора", - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, хезмәттәшлек өчен хәләл индустрия мөһим юнәлеш булып тора. "Сенегал - мөселман иле. Без сезнең иң төньяк кардәшләрегез. Быел без Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итәчәкбез. Бу бәйрәмдә Сенегалдан килгән дусларыбызны күрергә шат булачакбыз", - диде ТР Президенты.
Ул Россия мөселман дәүләтләре белән хезмәттәшлекне ныгытуга зур игътибар бирә, дип өстәде. Биредә «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме линиясе буенча зур эш алып барыла, аны Рөстәм Миңнеханов 2014 елдан бирле җитәкли.
Сенегал делегациясе вәкилләре, үз чиратында, Татарстан җитәкчелегенә визитны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерделәр һәм сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерүнең мөһимлеген билгеләделәр.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының Х ачык республика телевизион фестиваленең оештыру комитеты утырышын үткәрде.
Утырыш Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында видеоконференцэлемтә режимында узды.
Альберт Кәримов, оештыру комитеты алдында чыгыш ясаганда, фестивальнең җитештерүдә, сәнәгать тармакларында эшләүче яшьләрнең дөньякүләм караш кыйммәтләрен формалаштыру, шул исәптән хезмәт кешесен популярлаштыру миссиясенең мөһимлеге турында билгеләп үтте.
2021 елда фестивальдә Татарстанның 42 муниципаль берәмлегеннән 180 артык предприятие, оешма, учреждение катнашкан. Бу – 1307 катнашучы.
Исегезгә төшерәбез, ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивале Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, башка министрлыклар, ведомстволар һәм оешмалар инициативасы белән 2013 елдан бирле үткәрелә.
Ел саен фестивальгә ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы бирелә һәм 2021 елда да бу традиция дәвам итте, бу исә проектның яшьләр сәясәте өлкәсендәге максатларына һәм бурычларына, шулай ук хәзерге җәмгыять тормышында яшьләрнең ролен концептуаль күзаллауга, дөнья идеяләрен алга этәрүгә, мәдәни төрлелекне саклап калуга һәм рухи-әхлакый юнәлешләрне ныгытуга туры килүен күрсәтә.
Фестиваль яңа хезмәткәрләр буынын формалаштыру һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру, республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу буенча мөһим функция башкара.
Фестивальдә катнашучылар – 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге, төрле тармак һәм милек рәвешләрендәге предприятиеләрдә, учреждениеләрдә һәм оешмаларда эшләүче яшьләр. Алар өчен Фестивальнең бәйге программасы төрләрендә шөгыльләнү һөнәри шөгыль булып тормаска тиеш.
Бүген «Алабуга Политех» STEM-көллияте территориясендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин, «Россия экспорт үзәге» АҖ генераль директоры Вероника Никишина, Россия икътисадый үсеш министрының беренче урынбасары Андрей Иванов, Россия энергетика министры урынбасары Павел Сорокин, Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Беспрознанных, шулай ук республика министрлыклары, ведомстволары һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов 2021 елга төп нәтиҗәләр ясады һәм 2022 елда Татарстан Республикасы сәнәгать кластерларын үстерүнең киләчәге һәм чакырулары турында сөйләде.
Шулай итеп, 2021 ел нәтиҗәләре буенча, республика сәнәгать предприятиеләре тарафыннан 4 трлн.сумнан артык бәягә продукция төяп озатылган. Сәнәгать җитештерүе индексы 108,5% тәшкил итә.
Шул ук вакытта сәнәгать җитештерүе индексы, 2019 ел белән чагыштырганда, 104,8% булган.
Иң зур өлеше, гадәттәгечә, файдалы казылмалар чыгаруга, нефть продуктлары җитештерүгә, химия һәм машина төзелешенә туры килә.
Республикада иң эре территориаль кластер – нефть чыгару һәм нефть эшкәртү, аның үзәге – «Татнефть». Республиканың көньяк-көнчыгыш өлешендә 29 нефть компаниясе, хезмәт күрсәтүче нефть компанияләре, нефть эшкәртү тармагы үсә. Кластер предприятиеләре НИОКР, кадрлар әзерләүгә тиешле игътибар бирә, Әлмәт дәүләт нефть институты кампусы төзелеше алып барыла, территорияләрне үстерү һәм төзекләндерү буенча зур программа гамәлгә ашырыла.
2022 елга Татарстан буенча тулаем нефть чыгаруны 34,3 млн.тонна дәрәҗәсендә һәм нефть эшкәртүне кимендә 22 млн.тонна нефть чималы күләмендә тәэмин итү күздә тотыла.
Мондый системалы эш озак вакытка исәпләнгән киләчәктә төп бурычны хәл итәргә мөмкинлек бирә – ОПЕК+ чикләүләре саклануга карамастан, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе өчен минерал-чимал базасын булдыру һәм тулыландыру, салым салуда үзгәрешләр, көндәш компанияләр тарафыннан Россиядән читтә яңа куәтләр кертү, ESG-нигезләре буенча чакырулар.
Нефть чыгару һәм нефть эшкәртү белән тыгыз бәйләнгән республиканың икенче кластеры – химия кластеры.
Күптән түгел Сибурга кергән Түбән Кама нефть химиясе һәм Казан органик синтез заводлары аның үзәге булып тора.
Кластер структурасына шулай ук резин һәм пластик эшләнмәләр, минераллы ашламалар һәм метанол, дару чаралары һәм материаллар җитештерү предприятиеләре, мәгариф һәм социаль инфраструктура керә.
2021 елда җитештерелгән продукция күләме 7,3% арткан. 2022 елга төп продукция төрләре буенча сәнәгать җитештерүе үсешен тәэмин итү һәм экспортны арттыру планлаштырыла.
КАМАЗ һәм Соллерс Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә урнашкан автотехника кластерының үзәген формалаштыра.
Компонентлар җитмәүгә карамастан, җитештерү үсеше 130,7% тәшкил иткән.
Компанияләр шулай ук продукция чыгару һәм экспортлау күләмен арттырырга ниятли.
Республикада авиатөзелеш кластерының үзәге Казан авиация заводы һәм Казан вертолет заводы кебек эре предприятиеләрдән гыйбарәт.
Кластерга шулай ук радиоэлектроника һәм приборлар төзү предприятиеләре - Элекон, Радиоприбор, Электроприбор заводлары, башка компанияләр һәм композит материаллар җитештерүче КАПО-Композит, КАИ-Композит, Алабуга-Волокно предприятиеләре керә.
Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрен үстерү мәсьәләләре Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча комиссия эше кысаларында даими күтәрелә.
Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре узган ел, соңгы еллардагы кебек үк, дәүләт оборона заказы буенча тәэмин итүне сыйфатлы һәм вакытында башкарган.
Эре территориаль-сәнәгать комплекслары белән беррәттән, республикада башка кластерлар да актив үсеш ала:
Агач эшкәртү,
Нефть-газ машина төзелеше,
Энергомашина төзелеше,
Суднолар төзелеше,
Көнкүреш техникасы,
Сугыш кирәк-яраклары җитештерү,
Җиңел сәнәгать,
Азотлы катнашмалар һәм ашламалар, аларның да күрсәткечләре уңай динамикага ия.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм «СИБУР Холдинг» генераль директоры һәм идарә рәисе Михаил Карисалов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «СИБУР Холдинг» арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча ведомствоара эшче төркемнең беренче утырышы узды.
Төп мәсьәләләр «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ һәм «Казан органик синтез» ГАҖдә инвестиция проектларын гамәлгә ашыруның киләчәге, шулай ук Түбән Кама шәһәрендә фәнни-белем бирү кампусын булдыру турында фикер алышудан гыйбарәт булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе эш визиты белән Мәскәүдә.
Эш сәфәре кысаларында делегация «Туполев» ГАҖдә булды, анда ул авиатармакны алга таба үстерү буенча киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәдә «Туполев» ГАҖ, «ОАК» ГАҖ, «Технодинамика» АҖ җитәкчелеге вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасыннан киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов 2021 елның сентябреннән «Туполев» ГАҖ Директорлар советын җитәкли.
Алабуга районы, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы, Ш-2 ур., к4 адресы буенча урнашкан «Алабуга Политех» STEM-көллиятендә 2022 елның 18 февралендә, 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узачак. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, предприятиеләр җитәкчеләре, федераль һәм республика министрлыклары, ведомстволар һәм оешмалар вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Коллегия утырышы башланыр алдыннан «Алабуга Политех» STEM-көллияте буйлап экскурсия, «Alabuga Skills» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү һәм Татарстан Республикасы предприятиеләре күргәзмәсе оештырылачак.
Бердәм төбәк субсидиясен алу өчен бәйге аша сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү кампаниясе тәмамланган. Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына 71 төбәктән гаризалар килде, дип билгеләп үткән Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуров.
Исегезгә төшерәбез, Бердәм төбәк субсидиясе механизмы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 15 мартындагы 194 номерлы карары белән расланган һәм сәнәгать предприятиеләренең лизинг килешүен төзегәндә, яңа җиһазлар сатып алганда техник тоташтыру, 1 нче кертемне (аванс) түләү чыгымнарының бер өлешен каплау, шулай ук сәнәгатьне үстерүнең төбәк фондларын капиталлаштыру мөмкинлеген бирә. Акчалар субъектларга аларның төбәк программаларын финанслашуга юнәлдереләчәк. Ул төбәкләрнең сәнәгать потенциалын үстерүгә ярдәм итәчәк проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.
«Химград» технополисы» (Татарстан Республикасы) индустриаль паркы янә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының федераль реестрына кертелгән (Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 347 номерлы боерыгы).
«Химград» технополисы» – заманча сәнәгать инфраструктурасы булган Россиянең иң эре мәйданчыкларыннан берсе. Парк территориясенең гомуми мәйданы якынча 28,6 га тәшкил итә, биналарның файдалы мәйданы 90 мең кв.метрдан артык. Объект территориясендә 2 меңгә якын кеше хезмәт итә торган 50 компания эшли.
Сәнәгать зонасында үзебезнең илдәге компанияләр урнашкан һәм уңышлы гына үсеш ала, әйтик: «ПАЛП Инвест» ҖЧҖ – Forbes версиясе буенча целлюлоза-кәгазь продукциясе җитештерү буенча Россия базарының әйдәп баручы топ-8 лидерына керә торган Россия җитештерүчесе; «Мастер Клининг» ҖЧҖ – «РТЮ» ААҖ, медицина учреждениеләре, фитнес-клублар, кунакханәләр һ.б. өчен текстиль эшләнмәләрен арендалау һәм профессиональ эшкәртү буенча Россия базары лидеры; «Инкомсистем» ФТҮ» ЯАҖ – нефть-газ һәм нефть химиясе сәнәгате объектларының исәпкә алу һәм аналитик системаларын җитештерү һәм автоматлаштыру буенча фәнни-инженерлык үзәге.
Шулай ук индустриаль парк территориясендә «Данафлекс – Нано» ҖЧҖ урнашкан, ул «Данафлекс» ДК составына керә, төрле тармаклар өчен: май, пешкән камыр ризыклары, бакалея, снэк, ачытылган сөт ризыклары, туңдырылган ризыклар, катырылган әйберләр һ.б. өчен заманча сыгылмалы төргәкләү материаллары һәм сыгылмалы төргәкләр җитештерүдә әйдәп баручы предприятие булып тора.
Хәзерге вакытта федераль реестрга 85 индустриаль парк кертелгән. 2016-2021 елларда Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан индустриаль паркларга һәм сәнәгать технопаркларына 1119 номерлы карар һәм 831 номерлы карар кысаларында 24,3 млрд.сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән. 2022-2024 елларга әлеге механизмнар нигезендә 20 млрд.сумнан артык бюджет чаралары планлаштырылган. Моннан тыш, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 2021 елдан башлап бердәм истилах һәм паркларның бердәм федераль таләпләргә туры килүен тәэмин итү өлешендә башка федераль ведомстволар паркларына дәүләт ярдәме чараларын үзара тәртипкә салу эшен гамәлгә ашыра.