Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «СИБУР Холдинг» арасында гамәлгә ашырыла торган хезмәттәшлек турында килешү турында фикер алыштылар

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм «СИБУР Холдинг» генераль директоры һәм идарә рәисе Михаил Карисалов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «СИБУР Холдинг» арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча ведомствоара эшче төркемнең беренче утырышы узды. 

Төп мәсьәләләр «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ һәм «Казан органик синтез» ГАҖдә инвестиция проектларын гамәлгә ашыруның киләчәге, шулай ук Түбән Кама шәһәрендә фәнни-белем бирү кампусын булдыру турында фикер алышудан гыйбарәт булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International