Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе беренче тапкыр «Алабуга» МИЗ узачак

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

Алабуга районы, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы, Ш-2 ур., к4 адресы буенча урнашкан «Алабуга Политех» STEM-көллиятендә 2022 елның 18 февралендә, 13.00 сәгатьтә  Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узачак. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, предприятиеләр җитәкчеләре, федераль һәм республика министрлыклары, ведомстволар һәм оешмалар вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Коллегия утырышы башланыр алдыннан «Алабуга Политех» STEM-көллияте буйлап экскурсия, «Alabuga Skills» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү һәм Татарстан Республикасы предприятиеләре күргәзмәсе оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International