«Химград» технополисы» индустриаль паркы кабат Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы реестрына кертелгән

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

«Химград» технополисы» (Татарстан Республикасы) индустриаль паркы  янә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының федераль реестрына кертелгән (Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 347 номерлы боерыгы).

«Химград» технополисы» – заманча сәнәгать инфраструктурасы булган Россиянең иң эре мәйданчыкларыннан берсе. Парк территориясенең гомуми мәйданы якынча 28,6 га тәшкил итә, биналарның файдалы мәйданы 90 мең кв.метрдан артык. Объект территориясендә 2 меңгә якын кеше хезмәт итә торган 50 компания эшли.

Сәнәгать зонасында үзебезнең илдәге компанияләр урнашкан һәм уңышлы гына үсеш ала, әйтик: «ПАЛП Инвест» ҖЧҖ – Forbes версиясе буенча целлюлоза-кәгазь продукциясе җитештерү буенча Россия базарының әйдәп баручы топ-8 лидерына керә торган Россия җитештерүчесе; «Мастер Клининг» ҖЧҖ – «РТЮ» ААҖ, медицина учреждениеләре, фитнес-клублар, кунакханәләр һ.б. өчен текстиль эшләнмәләрен арендалау һәм профессиональ эшкәртү буенча Россия базары лидеры; «Инкомсистем» ФТҮ» ЯАҖ – нефть-газ һәм нефть химиясе сәнәгате объектларының исәпкә алу һәм аналитик системаларын җитештерү һәм автоматлаштыру буенча фәнни-инженерлык үзәге.

Шулай ук индустриаль парк территориясендә «Данафлекс – Нано» ҖЧҖ урнашкан, ул «Данафлекс» ДК составына керә, төрле тармаклар өчен: май, пешкән камыр ризыклары, бакалея, снэк, ачытылган сөт ризыклары, туңдырылган ризыклар, катырылган әйберләр һ.б. өчен заманча сыгылмалы төргәкләү материаллары һәм сыгылмалы төргәкләр җитештерүдә әйдәп баручы предприятие булып тора.

Хәзерге вакытта федераль реестрга 85 индустриаль парк кертелгән. 2016-2021 елларда Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан индустриаль паркларга һәм сәнәгать технопаркларына 1119 номерлы карар һәм 831 номерлы карар кысаларында 24,3 млрд.сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән. 2022-2024 елларга әлеге механизмнар нигезендә 20 млрд.сумнан артык бюджет чаралары планлаштырылган. Моннан тыш, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 2021 елдан башлап бердәм истилах һәм паркларның бердәм федераль таләпләргә туры килүен тәэмин итү өлешендә башка федераль ведомстволар паркларына дәүләт ярдәме чараларын үзара тәртипкә салу эшен гамәлгә ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International