Альберт Кәримов 2021 елга төп нәтиҗәләр ясады һәм 2022 елда Татарстан Республикасы сәнәгать кластерлары үсешендә перспективалар һәм чакырулар турында сөйләде

2022 елның 18 феврале, җомга

Бүген «Алабуга Политех» STEM-көллияте территориясендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин, «Россия экспорт үзәге» АҖ генераль директоры Вероника Никишина, Россия икътисадый үсеш министрының беренче урынбасары Андрей Иванов, Россия энергетика министры урынбасары Павел Сорокин, Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Беспрознанных, шулай ук республика министрлыклары, ведомстволары һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты. 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов 2021 елга төп нәтиҗәләр ясады һәм 2022 елда Татарстан Республикасы сәнәгать кластерларын үстерүнең киләчәге һәм чакырулары турында сөйләде. 

Шулай итеп, 2021 ел нәтиҗәләре буенча, республика сәнәгать предприятиеләре тарафыннан 4 трлн.сумнан артык бәягә продукция төяп озатылган. Сәнәгать җитештерүе индексы 108,5% тәшкил итә.

Шул ук вакытта сәнәгать җитештерүе индексы, 2019 ел белән чагыштырганда, 104,8% булган.

Иң зур өлеше, гадәттәгечә, файдалы казылмалар чыгаруга, нефть продуктлары җитештерүгә, химия һәм машина төзелешенә туры килә.

Республикада иң эре территориаль кластер – нефть чыгару һәм нефть эшкәртү, аның үзәге – «Татнефть». Республиканың көньяк-көнчыгыш өлешендә 29 нефть компаниясе, хезмәт күрсәтүче нефть компанияләре, нефть эшкәртү тармагы үсә. Кластер предприятиеләре НИОКР, кадрлар әзерләүгә тиешле игътибар бирә, Әлмәт дәүләт нефть институты кампусы төзелеше алып барыла, территорияләрне үстерү һәм төзекләндерү буенча зур программа гамәлгә ашырыла.

 2022 елга Татарстан буенча тулаем нефть чыгаруны 34,3 млн.тонна дәрәҗәсендә һәм нефть эшкәртүне  кимендә 22 млн.тонна нефть чималы күләмендә тәэмин итү күздә тотыла. 

Мондый системалы эш озак вакытка исәпләнгән киләчәктә төп бурычны хәл итәргә мөмкинлек бирә – ОПЕК+ чикләүләре саклануга карамастан, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе өчен минерал-чимал базасын булдыру һәм тулыландыру, салым салуда үзгәрешләр, көндәш компанияләр тарафыннан Россиядән читтә яңа куәтләр кертү, ESG-нигезләре буенча чакырулар.

Нефть чыгару һәм нефть эшкәртү белән тыгыз бәйләнгән республиканың икенче кластеры – химия кластеры. 

Күптән түгел Сибурга кергән Түбән Кама нефть химиясе һәм Казан органик синтез заводлары аның үзәге булып тора. 

Кластер структурасына шулай ук резин һәм пластик эшләнмәләр, минераллы ашламалар һәм метанол, дару чаралары һәм материаллар җитештерү предприятиеләре, мәгариф һәм социаль инфраструктура керә.

2021 елда җитештерелгән продукция күләме 7,3% арткан. 2022 елга төп продукция төрләре буенча сәнәгать җитештерүе үсешен тәэмин итү һәм экспортны арттыру планлаштырыла.

 КАМАЗ һәм Соллерс Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә урнашкан автотехника кластерының үзәген формалаштыра. 

Компонентлар җитмәүгә карамастан, җитештерү үсеше 130,7% тәшкил иткән.

Компанияләр шулай ук продукция чыгару һәм экспортлау күләмен арттырырга ниятли.

Республикада авиатөзелеш кластерының үзәге Казан авиация заводы һәм Казан вертолет заводы кебек эре предприятиеләрдән гыйбарәт.

Кластерга шулай ук радиоэлектроника һәм приборлар төзү предприятиеләре - Элекон, Радиоприбор, Электроприбор заводлары, башка компанияләр һәм композит материаллар җитештерүче КАПО-Композит, КАИ-Композит, Алабуга-Волокно предприятиеләре керә.

Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрен үстерү мәсьәләләре Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча комиссия эше кысаларында даими күтәрелә. 

Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре узган ел, соңгы еллардагы кебек үк, дәүләт оборона заказы буенча тәэмин итүне сыйфатлы һәм вакытында башкарган.

Эре территориаль-сәнәгать комплекслары белән беррәттән, республикада башка кластерлар да актив үсеш ала:

Агач эшкәртү, 

Нефть-газ машина төзелеше, 

Энергомашина төзелеше, 

Суднолар төзелеше, 

Көнкүреш техникасы, 

Сугыш кирәк-яраклары җитештерү, 

Җиңел сәнәгать, 

Азотлы катнашмалар һәм ашламалар, аларның да күрсәткечләре уңай динамикага ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International