Татарстан Республикасы делегациясе «Туполев» ГАҖ, «ОАК» ГАҖ, «Технодинамика» АҖ җитәкчелеге вәкилләре белән киңәшмәдә катнашты

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе эш визиты белән Мәскәүдә.

Эш сәфәре кысаларында делегация «Туполев» ГАҖдә булды, анда ул авиатармакны алга таба үстерү буенча киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәдә «Туполев» ГАҖ, «ОАК» ГАҖ, «Технодинамика» АҖ җитәкчелеге вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасыннан киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башкалар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов 2021 елның сентябреннән «Туполев» ГАҖ Директорлар советын җитәкли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International