Рөстәм Миңнеханов: Бөтендөнья энергетикасында безнең позицияләрне саклап калырга кирәк

2022 елның 12 июле, сишәмбе

Хәзерге катлаулы шартларда Россиянең бөтендөнья энергетикасында позициясен саклап калу аеруча мөһим. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Нефть саммиты кысаларында узган панель дискуссиядә хәбәр итте. Чара Әлмәт шәһәренең «Юность» савыктыру лагере базасында узды.

Үзенең 20 еллык тарихында саммит нефть өлкәсенә бәйле мәсьәләләр буенча профессиональ дискуссияләр өчен абруйлы мәйданчыкка әверелде. Быел төп темаларның берсе – диверсификация һәм технологик лидерлык контекстында нефть-газ тармагын тотрыклы үстерү.

Саммитта катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе – бөтендөнья энергетика базарында иң эре уенчы. Бүгенге шартларда да үз позицияңне саклап калу мөһим. "Әлбәттә, Россиянең бөтендөнья энергетикасында шулай җитди эшчәнлеге барысына да ошамый. Безне урыныбыздан күчерергә, аерым алганда, базар һәм технологияләрдән файдалану мөмкинлеген ябарга тырышулар да күзәтелә", - диде ул.

Әмма барлык илләр дә Россиягә карата тискәре карашта түгел, дип билгеләп үтте ТР Президенты. "Күп кенә партнерларыбыз мөнәсәбәтләрне саклап калды. Бу бик мөһим. Технологияләргә килгәндә, бездә җитди фәнни-тикшеренү институтлары бар. Бүген без Әлмәттә – республиканың нефть башкаласында. Биредә белем бирү һәм фәнни-тикшеренү үзәген булдыру буенча бик җитди эш алып барыла. Ул бөтендөнья дәрәҗәсенә туры киләчәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Саммит белән бер мәйданда III Халыкара нефть-газ яшьләр форумы уза, ул Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 250 катнашучыны җыйды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый форумнар кадрлар потенциалын үстерү күзлегеннән бик мөһим. "Иң мөһиме – белемле, әзерлекле белгечләр булу. Бүген күп профильле белем, компетенцияләр бик мөһим", - дип ассызыклады ул.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстан – федераль бюджет өчен иң эре донор төбәкләрнең берсе. Нефть сәнәгате республика икътисады структурасында сизелерлек өлеш алып тора. "Нефть – безнең нефть эшкәртү һәм төрле категория продукция җитештерү өчен нигез. Шуңа күрә безгә җитди инженер мәктәпләре кирәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

 

ТР Президенты искәрткәнчә, "Алдынгы инженер мәктәпләре" федераль проекты конкурсы нәтиҗәләре буенча республикадан өч югары уку йорты: Иннополис университеты, КФУ һәм КНИТУ узды. Моннан тыш,  "Татнефть", Петербург ИТМО Университеты белән берлектә, ӘДНИ базасында ПИШ проектын гамәлгә ашыра. "Без республиканың сәнәгать ягыннан алга киткән булуын күрәбез, җитди әзерлекле белгечләрдән башка мондый темпны саклап калу мөмкин түгел", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты фикеренчә, иң яхшы нефть мәктәбе нәкъ менә Әлмәт булырга тиеш: "Нефть мәктәбе куелган бурычларга тизрәк ирешер дип уйлыйм. Монда индустриаль партнер – "Татнефть" компаниясе ярдәме белән күп нәрсә эшләнә. Моннан башка киләчәк перспективалар юк. Безгә яңа технологияләр кирәк, шул исәптән аеруча үзле нефть чыгару өчен дә. Бүген Татарстанда 3,6 млн. тонна аеруча үзле нефть чыгарыла. Һәм Россиядә җитештерелгән барлык җиһазлар да эшкә җигелә. Бу бик зур казаныш", - дип ассызыклады ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, республикада һәр алдынгы инженер мәктәбе конкрет юнәлешне үстерәчәк. Шулай итеп, КФУ КАМАЗ белән партнерлыкта машина төзелеше, КНИТУ һәм СИБУР – химия сәнәгате, ә Иннополис Университеты ИТ-белгечләр әзерләү буенча мәктәп булдырачак.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Халыкара нефть-газ яшьләр форумы кысаларында хакатонга старт бирде.

Дискуссиядә шулай ук "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Ростехнадзор җитәкчесе Александр Трембицкий, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин катнашты. Видеоэлемтә буенча катнашучыларга Россия Энергетика министрының беренче урынбасары Павел Сорокин да кушылды.

Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Наил Маһанов күргәзмә экспозициясен карадылар, аның кысаларында нефть-газ һәм нефть химиясе компанияләре вәкилләре җиһазлар куелган стендларны күрсәттеләр һәм кулланыла торган технологияләр турында сөйләделәр. Моннан тыш, төрле җитештерү компанияләре һәм Татарстан югары уку йортлары нефть ятмаларын эшкәртү һәм авыр чыгарыла торган нефть чыгару өлкәсендә яңа эшләнмәләр тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International