Россиянең эре корпорацияләрен илебез тәэмин итүчеләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән грант программасын тормышка ашыру

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 17 мартындагы
 392 номерлы карары кысаларында бу елда Россиянең эре корпорацияләрен үз илебездә тәэмин итеп торучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән грант программасы эшли башлады һәм тормышка ашырыла (алга таба – «җитлектерү» программасы). Программаның операторы - «Инжиниринг һәм инновацияләр үзәге» АКБО (алга таба – Ярдәм үзәге).

«Җитлектерү» программасы яңа  (беренче чиратта, технологик суверенитет тәэмин итә торган) продукция җитештерүне эшләү һәм төзү (киңәйтү) буенча Россия технологик компанияләре проектларына Россия корпорацияләренең конкрет бурычлары (техник таләпләр) өчен грант ярдәме күрсәтүне күздә тота. Грантның максималь күләме 250 млн.сум тәшкил итә (бюджеттан тыш акчалар 100% булу шарты белән). Ярдәмнән соңгы хисап елында (яисә уртача алганда соңгы 3 елда) табышы кимендә 500 млн.сум яки 10 млрд.сумнан артык булмаган Россия коммерция технологик компаниясе файдалана ала.

4 июльдән башлап Ярдәм үзәге тарафыннан «җитлектерү» программасы буенча конкурс сайлап алуының 2 нче чиратында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Гаризалар 15 августка  кадәр кабул ителәчәк. «Җитлектерү» программасы шартлары белән тулырак мәгълүмат белән Ярдәм үзәгенең  https://inno-sc.ru/grants/ сайтында,   https://t.me/inno­_sc Telegram – каналында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International