2022 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелегенең Саха (Якутия) Республикасы делегациясе белән очрашуы булды, делегацияне Саха (Якутия) Республикасы эшкуарлык, сәүдә һәм туризм министры Тимур Ханды җитәкләде.
Делегация составына шулай ук Саха (Якутия) Республикасының «Туризмны үстерү һәм территориаль маркетинг агентлыгы» дәүләт автоном учреждениесе генераль директоры Дмитрий Громов һәм Саха (Якутия) Республикасының Татарстан Республикасындагы вәкиле Рамил Закиров та керде.
Бу елның июнендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында Саха (Якутия) Республикасында уңышлы гына Татарстан Республикасы көннәре узды. «Татарстан – Якутия» эш форумы узды, аның кысаларында Татарстан Республикасы предприятиеләре күргәзмәсе оештырылды, Татарстан Республикасының инвестиция һәм сәнәгать потенциалы презентацияләре уздырылды. Бүгенге очрашу – икеяклы хезмәттәшлекне алга таба ныгыту буенча диалогны дәвам иттерү.
Очрашу барышында яклар туризм өлкәсендә хезмәттәшлек, Татарстан Республикасында якут этнокомплексы төзелеше проектын гамәлгә ашыру һәм Якутск шәһәрендә «Татарстан» сәүдә йорты эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.