Машина төзелеше кластерын үстерү – әһәмиятле предприятиеләрне кадрлар белән тәэмин итүне гамәлгә ашыру шарты

2012 елның 26 июле, пәнҗешәмбе
25 июльдә Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева "Машина (судно) төзелеше кластерын үстерү – Зеленодольск муниципаль районының әһәмиятле предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итүне гамәлгә ашыру шарты" республика семинар-киңәшмәсендә катнашты. Әлеге чара Зеленодольск муниципаль районы администрациясе, А.Н. Туполев ис. Казан милли-тикшеренү техник университеты – КАИ, Зеленодольск шәһәренең машина төзелеше тармагы предприятиеләре белән берлектә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан оештырылды.
Семинар эшендә Зеленодольск муниципаль районы, Зеленодольск шәһәренең машина төзелеше тармагы предприятиеләре («Серго ис. завод» ААҖ, «А.М. Горький ис. Зеленодольск заводы» ААҖ, «ЭРА» Зеленодольск предприятиесе» ААҖ һ.б) җитәкчеләре, "Ак Барс" холдинг компаниясе" ААҖ вәкилләре, районның эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре, Мәгариф идарәсе, мәгариф учреждениеләре директорлары катнашты.

Семинарның максаты: белем бирүнең төрле баскычларында югары квалификацияле кадрлар әзерләү өчен һөнәри белемнең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын арттыру буенча рекомендацияләр эшләү.
Семинарда катнашучылар Татарстанда фән-мәгариф кластерларын төзү концепциясе, Зеленодольск муниципаль районында мәгариф кластерының торышы белән танышты, кластерда катнашучыларның үзара аралашу механизмын карады, шулай ук мәгариф кластерында кадрларны күпбаскычлы әзерләүгә эш бирүчеләрнең заманча таләпләре хакында фикер алышу булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International