2012 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәүдә һәм сәнәгать министры Р. Зарипов Польша Республикасы Поморск воеводалыгы Маршалы Мечислав Струк әфәнде җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.
Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан – Татарстан Республикасы Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы вәкилләре, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиллеге, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты аппараты, Бөтендөнья татар конгрессы, “Идея” технопаркы” ААҖ вәкилләре; Польша Республикасы ягыннан – Поморск воеводалыгы Маршал идарәсенең Халыкара хезмәттәшлек департаменты җитәкчелеге, Гданьск политехника институты, Гданьск фәнни-техник паркы, Гданьск бизнес клубы, «Przembud Gdańsk» төзелеш фирмасы вәкилләре катнашты.
Польша делегациясен сәламләп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәүдә һәм сәнәгать министры Р. Зарипов Татарстан һәм Польша арасында хезмәттәшлекнең, бигрәк тә химия һәм нефть химиясе өлкәләрендә, үсә баруын билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы сәүдә һәм сәнәгать министры Татарстан Республикасының икътисадый, сәнәгать һәм инвестиция потенциалын презентацияләде һәм төбәк икътисадының төп юнәлешләрен билгеләп үтте. Равил Зарипов шулай ук кунакларны республикада гамәлдә булган инновация һәм инвестиция инфраструктурасы белән таныштырды, ике арада хезмәттәшлек итүнең перспектив юнәлешләрен (автомобиль һәм судно төзелеше, энергетика, төзелеш, авыл хуҗалыгы, инновацияләр, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре) атады.
Польша Республикасы Поморск воеводалыгы Маршалы Мечислав Струк татарстанлыларга җылы кабул иткән өчен рәхмәт белдерде, очрашуда катнашучыларны воеводалыкның икътисадый һәм сәнәгать потенциалы белән таныштырды. Ул шулай ук регионара хезмәттәшлек итүдә 1991 елда Гданьск шәһәрендә оешкан Польша татарлары мәдәни үзәгенең әһәмияте зур булуын һәм Польша Республикасы җитәкчелегенең һәм бизнес даирәләренең Татарстан белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек итүгә зур өметләр баглавын да билгеләп үтте.
Очрашуда автомобиль төзелеше һәм автокомпонентлар эшләп чыгару, судно төзелеше, энергетика, төзелеш, авыл хуҗалыгы, мәгариф, мәдәният, инновация инфраструктурасын һәм ИТ-технологияләрне үстерү өлкәләрендә хезмәттәшлек итүнең перспектив яклары турында фикер алышынды.
24 июльдә Польша Республикасы делегациясе Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов белән очрашачак. Кунаклар шулай ук «Химград» технополисында, «Инвент» ҖЧҖ, Казан (Идел буе) Федераль университетында, «IT-паркта», Универсиада авылында булачак.
Мәгълүмат өчен:
2011 ел йомгаклары буенча Татарстан һәм Польша Республика арасында тышкы сәүдә әйләнеше 4 068,7 млн. доллар булды (2010 елга карата үсеш – 32,8%), шул исәптән экспорт – 4034,5 млн. доллар (үсеш – 33,0%), импорт – 34,2 млн. доллар (үсеш –16,5%).
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Казахстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге белән онлайн-очрашу узды.