Россия Федерациясе субъектларындагы Татарстан Республикасы вәкиллекләре эшенә йомгак ясалды

2012 елның 26 июле, пәнҗешәмбе
25 июльдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов Россия Федерациясе субъектларындагы Татарстан Республикасы вәкиллекләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкилләре, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Татарстан Республикасының инвестиция үсеше агентлыгы, "Иделбуе сыйфат үзәге" НП вәкилләре катнашында киңәшмә үткәрде.
Очрашуда Россия Федерациясе субъектларындагы Татарстан Республикасы вәкиллекләренең 2012 елның беренче яртыеллыгында эш йомгакларына нәтиҗә ясалды, агымдагы елның икенче яртыеллыгына бурычлар билгеләнде.
Р.Зарипов Россия Федерациясе субъектларындагы Татарстан Республикасы вәкиллекләре эшчәнлеген "регионара хезмәттәшлекнең мөһим инструменты” буларак билгеләп үтте. Аларның республиканың сәүдә-икътисадый мәнфәгатьләре кысаларында башкарган эшләрен, татар милли-мәдәни автономияләре белән хезмәттәшлеген, Сабантуй бәйрәмнәрен үткәргәндә мәдәни өлкәдә һәм мәгариф өлкәсендә регионара хезмәттәшлекне үстерүгә, Россия регионнарында татар телен өйрәнү мәктәпләре ачылуга керткән өлешләрен югары бәяләде.
Вәкиллекләрнең хисап чорындагы эшчәнлеге турында тыңлап, Р. Зарипов Татарстан Республикасы ведомстволары, иҗтимагый оешмалар белән һәм регионнар арасында аралашуны, хөкүмәтара килешүләр кысаларында эшчәнлекне тагын арттыру зарурлыгын ассызыклады.


Мәгълүмат өчен:
Хәзерге вакытта Россия Федерациясе регионнарында Татарстан Республикасының 7 вәкиллеге эшли: Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге (Мәскәү шәһәре), Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге, Татарстан Республикасының Башкортостан Республикасындагы даими вәкиллеге, Татарстан Республикасының Түбән Новгород өлкәсендәге сәүдә-икътисад вәкиллеге, Татарстан Республикасының Саратов өлкәсендәге сәүдә-икътисад вәкиллеге, Ттатарстан Республикасының Ханты-Мансий автономияле округындагы сәүдә-икътисад вәкиллеге.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International