ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2013 ел
чәршәмбе
5 июньдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Россия Федерациясе хөкүмәте каршындагы Хәрби сәнәгать комиссиясенең селектор киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Д. Рогозин үткәрде.

4
июнь, 2013 ел
сишәмбе
3 июньдә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Шишеджам” компаниясе (Төркия Республикасы) җитәкчелеге вәкилләре белән компаниянең проектларын киләчәктә “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Алабуга” МИЗ ППТ” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы вәкилләре һәм башкалар катнашты.

3
июнь, 2013 ел
дүшәмбе
3 июньдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр урынбасары Г. Әхмәдиева “АБАДА” фәнни-тикшеренү үзәге җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда сүз сәнәгать предприятиеләре өчен кадрлар потенциалын булдырганда дөнья һәм Россия Федерациясе тәҗрибәсеннән файдалану мәсьәләләре хакында барды.
3 июньдә Казан Ратушасында “Энергетика инфраструктурасында инвестицияләрне нәтиҗәле җайга салу һәм стимуллаштыру” энергетика регуляторларының G20 форматындагы “түгәрәк өстәл”е узды. Чарада Тарифлар буенча федераль хезмәт (ТФХ) җитәкчесе Сергеей Новиков, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, энергетика регуляторлары – G20 илләре (Аргентина, Бразилия, Кытай, Мексика, Көньяк Африка, Төркия, Бөекбритания, АКШ) һәм энергетиканы җайга салу ассоциацияләре вәкилләре катнашты.
Кунакларны һәм “түгәрәк өстәл”дә катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, чара “егермелек” чараларының формаль кысаларыннан башка, оutreach форматында уза, әмма бу эксперт эш “егермелек” форматында рәсми эшләүче белгечләр һәм энергетика регуляторлары – G20 илләре өчен файдалы булачак.
Түгәрәк өстәл” кысаларында энергетика инфраструктурасында инвестицияләрне нәтиҗәле җайга салу һәм стимуллаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышу планлаштырыла, аңа энергетика инфраструктурасына инвестицияләрне стимуллаштыру һәм милли планнарга структур икътисадый реформаларны тотрыклы үстерү өчен энергетика базарларын нәтиҗәле җайга салуның төп принциплары керә. Әлеге эш “Егермелек төркемендә” Россия Федерациясе вәкиллегенең өстенлекле темаларыннан берсе кысаларында алып барыла.

1
июнь, 2013 ел
шимбә
31 майда Татарстан Республикасына визиты кысаларында Гамбия Республикасы Президенты Яйя Джайме Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Халиков белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты. Министрның беренче урынбасары Р. Кәбиров Татарстанның икътисадый потенциалына презентация үткәрде.

31
май, 2013 ел
җомга
1 июньдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация бер көнлек эш визиты белән Искешәһәргә (Төркия Республикасы) китте. Татарстан Республикасы делегациясе составына Татарстан Республикасы Президентының халыкара һәм тышкы икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров кертелде
Визит барышында Искешәһәр провинциясе губернаторы Гүнгер Азим Туна һәм Бурса провинциясе губернаторы Шиһабетдин Харпут белән очрашу, Искешәһәрдә Татар мәдәни үзәген ачу, Искешәһәрнең сәүдә һәм сәнәгать палаталарына, Анталия университетына бару,татар халык бәйрәме Сабантуйда катнашупланлаштырыла.
31 майда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “Тәмәкесез Татарстан” акциясе оештырыла. Ул республиканың муниципаль берәмлекләре катнашында һәм бөтендөньяда кысаларында үткәрелә торган Тәмәкесез көнгә багышлап үткәрелә.

Акциянең максаты – халыкка сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю буенча нәтиҗәле чаралар үткәрү.  
“Тәмәкесез Татарстан” акциясендә 28 муниципаль берәмлек катнаша, бу берәмлекләрдә җәмәгать туклануы предприятиеләрендә тәмәке тарту тыелган.
Эшче һәм инженер һөнәрләренең абруен арттыру, балалар техник иҗатын үстерү буенча ведомствоара эшче төркем кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сәнәгать предприятиеләренә мәктәп балаларының пресс-турларын оештыра.
Май ахырында “Казан вертолет заводы” ААҖ мәктәп укучыларын В.П. Чкалов исемендәге Балалар техник иҗат үзәгендә кабул итте.
Укучылар предприятие цехларында булдылар, югары технологияләр белән таныштылар,
Ми-172/ Ми-8МТВ вертолеты тренажерына утырып карадылар.

30
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе
30 майда Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов Казан кооперация институтында булды, югары уку йортының җитәкчеләре һәм студентлары белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г. Әхмәдиева, министрлыклар, ведомстволар һәм республиканың югары уку йортлары җитәкчеләре катншаты.
2013 елда әлеге уку йортына 225 яшь тула. Уку йортының үзгәртеп кору елларында ачылган Татарстан филиалы бүген илнең әйдәп баручы вузларының берсе. Биредә сәүдә һәм җәмәгать туклануы, икътисад, менеджмент, таможня эше, туризм, сервис, кунакханә эше буенча белгечләр әзерләнә.

“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләр” республика конкурсын үткәрү кысаларында 29 майдан 8 июньгә кадәр Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан “Татарстан ЦСМ” ФБУ һәм “Тест-Татарстан” РСМЦ” ЯАҖ белән берлектә республикада эшләп чыгарыла торган продукциянең һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең конкурентлылык сәләтен һәм сыйфатын бәяләү буенча эксперт эше оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International