31 майда Татарстан Республикасына визиты кысаларында Гамбия Республикасы Президенты Яйя Джайме Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Халиков белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты. Министрның беренче урынбасары Р. Кәбиров Татарстанның икътисадый потенциалына презентация үткәрде.
Минскида, Бәйсезлек сараенда, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе һәм Беларусь президенты Александр Лукашенко очрашты. Делегация составына ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да керде.