1 июньдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация бер көнлек эш визиты белән Искешәһәргә (Төркия Республикасы) китте. Татарстан Республикасы делегациясе составына Татарстан Республикасы Президентының халыкара һәм тышкы икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров кертелде.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Казахстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге белән онлайн-очрашу узды.