ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
4 июльдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнехановның RED Aircraft GmbH компаниясе җитәкчесе Владимир Райхли белән очрашуында катнашты. Очрашуда сүз RED Aircraft компаниясенең авиация өчен дизель двигательләрен эшләп чыгару хакында барды.

Мәгълүмат өчен:
Германиядә 1995 елда оешкан RED Aircraft GmbH компаниясе югары технологияле авиадвигательләр эшләп чыгару белән шөгыльләнә һәм проектлаудан башлап сынау һәм җитештерүгә кадәр барлык этапларны да гамәлгә ашыра.

3
июль, 2013 ел
чәршәмбе
3 июльдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләренә һөнәри белем бирү системасын камилләштерүгә багышланган киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә министр урынбасары Г. Әхмәдиева, Татарстан Республикасының оборона-сәнәгать тармагы предприятиеләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре һ.б катнашты.
Р. Зарипов бу тармакта кадрлар мәсьәләсенең актуаль булуын билгеләп үтте. Билгеле булганча, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов агымдагы елның 5 июлендә Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясенең Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Д. Рогозин җитәкчелегендәге селектор киңәшмәсендә катнашкан иде.
2 июльдә "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре" конкурсын оештыру комитетының Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов җитәкчелегендә утырышы үтте.

Агымдагы елда бу конкурста 234 предприятие катнашты. Тавыш бирү барышында оештыру комитеты конкурста катнашучыларга лауреатлар исемен бирү, 1 һәм 2 дәрәҗә дипломнар белән бүләкләү хакында карар чыгарды. 181 продукция һәм хезмәт күрсәтүләр конкурс лауреатлары исеменә лаек булды, 181 - I дәрәҗә диплом, 60 - II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Конкурс лауреатлары "Россиянең 100 иң яхшы товарлары" программасының федераль этабына тәкъдим ителде.

2
июль, 2013 ел
сишәмбе
2 июльдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов җитәкчелегендә киңәшмә булды, ул Татарстан Республикасында гомуми билгеләнештәге авиация үсеше, авиация технопаркы һәм инжиниринг үзәге булдыру мәсьәләләренә багышланды.
Киңәшмәдә "ОАК" ААҖ, "Горбунов ис. КАҖБ" ААҖ, "Туполев" КБ КФ вәкилләре һ.б катнашты.
2 июльдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Россия Федерациясенең федераль, төбәк хакимият органнары, дәүләт корпорацияләре һәм чит ил делегацияләре, республиканың сәнәгать предприятиеләре вәкилләренең Универсиада программасы кысаларындагы чараларда катнашуы мәсьәләләре каралды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, министр урынбасарлары Г. Әхмәдиева, Р. Фәттахов, Х. Баһманов, Р. Миңнегалиев, И. Сивов һ.б катнашты.

1
июль, 2013 ел
дүшәмбе
2013 елның 1 июлендә "Горбунов ис. КАҖБ" ААҖ Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов җитәкчелегендә киңәшмә үтте, ул SuperJet -100, МС-21 программаларын гамәлгә ашыру өчен детальләр җитештерү мәсьәләләренә багышланды.
Киңәшмәдә "ОАК" ААҖ, "Горбунов ис. КАҖБ" ААҖ, "КАҖБ-Композит" ЯАҖ һ.б вәкилләре катнашты.

28
июнь, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г. Әхмәдиева кичә Чаллы шәһәрендә Яшьләр көне кысаларында Универсиада утын каршы алу тантанасында катнашты.
Универсиада утын – ярышларның аерылгысыз атрибутын – спорт мастерлыгына кандидатлар, төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңүчеләр, 2013 елгы Универсиадада катнашачак спортчылар, волонтерлар һәм Универсиада партнерлары вәкилләре алып килде, аны шәһәр мэры Васил Шәхразиев та катнашты.
Яшьләр көнен бәйрәм итәргә 120 меңнән артык чаллылылар чыкты. Алар арасында шәһәр җитәкчеләре, кунаклар бар иде.

27
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
26 июньдә «Казан вертолет заводы» ААҖ территориясендә 8 нче гимназиянең махсус физика-математика сыйныфының чыгарылыш кичәсе булды, анда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г. Әхмәдиева катнашты.

26
июнь, 2013 ел
чәршәмбе
17–19 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Р.Ш. Фәттахов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Беларусь Республикасына китте.
19 июньдә Казанда Леруа Мерлен кибетенең техник ачылуы булды. Леруа Мерлен – төзелеш, ремонт кирәк-яраклары сата торган махсус халыкара компания. Ул 1923 елда оешкан, бүген 50 мең кеше эшли торган 300 кибете бар.
2008 – 2011 елларда бу компаниянең Россиядә дә 25 кибете ачылды, аларда 7000 кеше эшли. Россиядә Leroy Merlin беренче кибетне 2004 елда Мытища шәһәрендә, 2007–2008 елларда Санкт-Петербург, Краснодар, Ростов, Самара һәм Новосибирск шәһәрләрендә, 2009 елда Омск, 2010 елда Воронеж, Климовск шәһәрләрендә, 2011 елда Самара, Уфада, 2012 елда Красноярскта ачты.
Казандагы «Леруа Мерлен» 18 мең кв. м. мәйданны били, проектка 1 млрд. сум инвестиция кертелгән, барлыгы 33 мең төрле продукция тәкъдим ителә. Киләсе елда Чаллы шәһәрендә дә шундый ук гипермаркет ачылачак.
24 июньдә «Леруа Мерлен»да Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International