ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 24-25 октябрендә Мәскәүдә "Экспоцентр" күргәзмә үзәге территориясендә "Таможня хезмәте – 2017" ХVIII Халыкара күргәзмәсе узачак.

Күргәзмә кысаларында традицион рәвештә махсус эшлекле чаралар программасы үткәрелә.

Күргәзмәдә катнашучылар һәм кунаклар таможня һәм бизнесның үзара хезмәттәшлеге механизмнары, юллары һәм мөмкинлекләре белән җентекләп таныша алачаклар. Күргәзмә программасы эшлекле аралашу өчен зур мөмкинлекләр бирәчәк. Шулай ук, программада "түгәрәк өстәлләр" һәм тематик конференцияләр бар.

Күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк экспозицияләр: Таможня хезмәте. Мәгълүмати технологияләр һәм программалы тәэмин итү. Куркынычсызлык системалары, тикшерү чаралары. Авиация, автомобиль, тимер юллар, диңгез һәм елга аша товарлар ташу. Транспорт-экспедитор хезмәтләре. Складлар һәм склад җиһазлары. Төяү-бушату җиһазлары. Транспорт тартмалары һәм төрү эшләнмәләре. Порт һәм терминаллар. Таможня эше өлкәсендә вәкаләтле банклар һәм кредит оешмалары. Иминиятләштерү. Логистика.

Күргәзмә турында тулырак мәгълүматны www.ruscustomsinform.ru сайтының "Күргәзмә эшчәнлеге" бүлегендә танышырга мөмкин.


21
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 21 июнендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Ульян өлкәсе үсеше Корпорациясе" АҖ делегациясе белән очрашу булды. Делегация Татарстанга Корпорациянең проектлар белән идарә итү департаменты директоры урынбасары - инвесторлар белән эшләү бүлеге башлыгы Алина Абитова башлыгында килде. Делегация составына шулай ук, «Ульяновск» порты махсус икьтисади зонасы» АҖ һәм «Регионның индустриаль парклары идарәче компаниясе» ҖЧҖ вәкилләре керде.

Визитның төп максаты – инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.

Очрашу барышында кунакларга Татарстан Республикасының сәнәгый потенциалын тәкьдир иттеләр, катнашучылар Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләренә күрсәтелә торган дәүләт ярдәме чаралары хакында фикер алыштылар.

Делегация «Made in Tatarstan» порталы белән танышты.

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан булдырылган (Madeintatarstan.com) сайт Татарстан Республикасының төп предприятиеләре һәм республиканың сәнәгый потенциалы турындагы интернет-порталны гәүдәләндерә. Проектның төп элементы булып тармак структурасына ия булган предприятиеләрнең каталогы тора. Хәзерге вакытта сайтта үз эченә 26 тармак астын алган 8 тармак тәкъдим ителә. Проектның төп бурычлары Татарстан Республикасының сәнәгый потенциалын тәкъдир итү һәм республика предприятиеләрен тышкы базарга чыгару. 

"Ульян өлкәсе үсеше Корпорациясе" АҖ делегациясе Татарстанда эш визиты кысаларында "Алабуга" МИЗ, Татарстан Республикасы инвестиция үсеше Агентлыгында, Татарстан Республикасы икътисад министрлыгында, «ИТ-парк» югары технологияләр Технопаркында, «Идея» Технопаркы һәм Иннополис шәһәрендә булдылар.

Ford Sollers заводы Яр Чаллы заводы конвейерына кирәкле детальләрне кайтарту процессын оптимальләштерү өчен Россия заводлары хезмәткәрләрен тулыландырылган чынбарлыклы 3D-күзлеге белән тәэмин итү буенча пилот проекты эшләтеп җибәрде.

Хезмәткәрнең складта эш вакытында 3D-күзлеге пыяласына кирәк булган детальләрнең ассортименты, саны, аның урыны күрсәтелә, ә навигация угы ячейканы эзләү юнәлешен күрсәтә.

Система ID-Russia компаниясе һәм Ford Sollers IT-бүлеге тарафыннан булдырылган. Беренчел этапта яңа технология Яр Чаллы заводына кертеләчәк.

Тулыландырылган чынбарлык технологиясе склад белән идарә итү системасына интеграцияләнгән. Билгеле бер автомобильгә детальләр сайлау өчен заказны WMS система формалаштыра, аннан соң ул Wi-Fi аша күзлекнең визуаль интерфейсына тапшырыла.

"Pick by vision" системасын кертү буенча пилот проекты Чаллыда старт алды, системаны тест аша сынау  2017 ел азагына кадәр тәмамланачак. 3D-күзлек пилот проектын уңышлы тәмамлаганнан соң,  Ford Sollers предприятиесенең башка хезмәткәрләре дә күзлек белән җиһазландырылачак.

Хәзерге заман Иран Республикасын өйрәнү Үзәге җитәкчесе Рәҗәб Сәфәров белән ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.

Чарада шулай ук, Россиядә Иран Ислам Республикасы Илчелегенең икътисад буенча атташе Фәрхәд Паранд, "Параллакс" ҖЧҖ финанс директоры Дмитрий Кузнецов, EU Majak Consulting директоры Евгений Назаров, Россия-Иран советының иҗтимагый элемтәләр буенча программа директоры Андраник Дереникьян һәм башкалар катнашты.

Альберт Кәримов кунакларны сәламләде һәм хезмәттәшлеккә килгәндә, Татарстан Республикасы Иран белән нефть химиясе һәм машина төзелеше өлкәсендә үзара элемтәләр багларга әзерлеген билгеләп үтте. "Әлбәттә, без компанияләр арасында хезмәттәшлекне үстерү өчен уңай мохит булуына зур игътибар бирәбез", - дип билгеләп үтте Альберт Кәримов.

Алга таба очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасы һәм Иран Ислам Республикасы арасында сәүдә-икътисади һәм фәнни-мәдәни мөнәсәбәтләр, сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләре үсеше стратегиясе, шулай ук, Россия-Иран мөнәсәбәтләре контекстында төбәкара багланышлар турында фикерләштеләр.


20
июнь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 23 июнендә сәгать 10:00 Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында (Островский урамы, 8нче йорт, конференц-залның 1 каты) "Татарстан Республикасы товарларын тышкы базарларга этәрү" мәгълүмати-аналитик системасын тәкъдир итү узачак. Система Татарстан Республикасы социаль-икътисади мониторинг  Комитеты тарафыннан эшләнде.

 

Әлеге система аша Россия Федерациясенең 63 субъекты территориясендә республиканың сәүдә мөнәсәбәтләре үсеше мониторингы гамәлгә ашырыла, әлеге субъектлар белән Татарстан икътисад өлкәсендә актив хезмәттәшлек алып бару һәм сәүдә элемтәләрен баглау сәбәпле, бу предприятиеләрнең маркетинг хезмәтләренә куллану өчен файдалы мәгьлүмат.

 

Чарада түбәндәге продукцияләрне җитештерүче предприятие вәкилләре  катнашуы көтелә: йөк һәм җиңел автомобильләр, автобуслар, ягулык, аракы һәм ликер-шәраб эчемлекләре, автомобиль шиналары, синтетик каучук, мазут, буяу материаллары, аяк киеме, бензин, дизель ягулыгы, тракторлар, корыч торбалар, суыткычлар һәм көнкүреш суыткычлар, медицина әйберләре, оек-оекбаш әйберләре, катыргы, экскаваторы, сыра.

"Россия вертолетлары" "СКОЛ" ҖЧҖ Авиакомпаниясе белән имзаланган килешү кысаларында Казан вертолет заводы җитештергән Ми-8МТВ-1 вертолетларын заказ бирүчегә тапшырдылар. Килешү 2016 елның декабрендә имзаланган иде,  "Казан вертолет заводы" заводы вертолетларны 6 ай эчендә җыйды.

Яңа машиналар  Сургут шәһәрендә пассажирлар ташу өчен һәм йөк ташуда кулланылачак. Күпмаксатлы Ми-8МТВ-1 транспорт вертолеты уникаль очыш-техник һәм эксплуатация характеристикаларына ия. Вертолет барлык диярлек климат зоналарында да кулланыла ала. Ми-8МТВ-1 вертолетының төзелеше һәм җиһазлары махсус җиһазландырылмаган мәйданнарда да аны эксплуатацияләргә мөмкинлек бирә. Вертолетның тышкы асылмалары ярдәмендә эре габаритлы йөкләрне дә ташу мөмкин. Йөкнең авырлыгы 4 тонна тәшкил итә ала.

2017 елның 19 июнендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә традицион форматта Полимер көне уздырды. Чарада автокомпонентлар җитештерүендә пластиклар ассортиментын арттыру, аларны сынау һәм автоҗитештерүчеләр өчен полимер җайланмаларның локализациясе сораулары каралды.

Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкиле химия комплексы предприятиеләре өчен дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде. Компания вәкилләре полимер тармагы үсеше өчен мөһим булган сорауларның берсе - экспортка продукция җибәрүне атадылар. Шул сәбәпле, алда узачак Полимер көненә "Россия экспорт үзәге" АҖ вәкилләрен дә чакыру кирәклеген билгеләделәр.

Фикер алышуда « Түбән Кама нефтехим» ГАҖ, «Татхимпласт» ҖЧҖ, ««Автокомпонент» ИК АҖ, «А.Шульман», «Икар Лтд» ҖЧҖ һәм башкалар, эое автоҗитештерүчеләр: «КАМАЗ» ГАҖ, Альянс Автоваз-Рено-Ниссан, «Форд Соллерс» уртак предприятиесе, «УАЗ» ҖЧҖ, «ГАЗ» Төркеме, фәнни учреждение вәкилләре катнашты.

Полимер көне азагында Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм "Автокомпонентлар полимер кластерының махсуслаштырылган оешмасы" ҖЧҖ генераль директоры Альберт Сөләйманов Татарстан Республикасында полимер автокомпонентларның сәнәгать кластерын оештыру турында килешү имзалады.


19
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 3нче җылылык электр станциясендә (ТЭЦ-3) Россиядә иң куәтле  булган газ-турбина җайланмасын эшләтеп җибәрүдә катнашты. Чарага Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Татарстан Альберт Кәримов та кушылды.

Казан ТЭЦ-3тә, «ТГК-16» ААҖ филиалында газ-турбина җайланмасының (ГТҖ) яңа блогы станцияне комплекслы яңарту кысаларында төзелде. Газ-турбина җайланмасы дөньяда иң эре һәм нәтиҗәле газ турбинасы (9HA.01) базасында корылган, куәте 405,6 МВт. Турбинаны җитештерүче – Америка компаниясе General Electric («Дженерал Электрик»).

Казан ТЭЦ-3 – бөтен дөньяда шушы типтагы турбиналы ГТҖны коммерциячел эксплуатациягә керткән икенче энергия объекты.

Искәртәбез, 2014 елның апрелендә котракт имзаланган көннән объектны эшләтеп җибәргәнче бары тик өч ел да ике ай чамасы вакыт узган. Шунысы мәгълүм, Казан ТЭЦ-3 яңартылганнан соң аның куәте ике мәртәбәгә диярлек артачак – 384,9 дан 789,6 МВт кадәр, елына электр энергиясе эшләп чыгару күләме – 1322 дән 4290 млн.  кВт/сәг. кадәр.

"Татнефть-АЗС Үзәге"  ҖЧҖ Әлмәт филиалының 3нче номерлы автоягулык станциясендә  электромобильләрне электр белән кору станциясе ачылды.

Күпстандартлы «Terra 53» тиз арада электр кушып кору станциясе 24 кВт*ч аккумуляторны 15 минут эчендә 30 дан 80% электр бирә.

 

Станция CHAdeMo стандартында тиз арада 125 А кадәр даими ток белән 550В көчәнешкә кадәр җиткерә. Әлеге хезмәтнең бәясе минутына 10 сум тәшкил итә.

 

Бу Татарстанда "Татнефть-АЗС Үзәге"  ҖЧҖ тарафыннан ачылган икенче электр станциясе. Беренчесе Казанда Химград Технополисы территориясендә эшләп килә. 2016 елның май аенда станция ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Татнефть» ГАҖ  генераль директоры Наил Маһанов катнашкан иде.

2017 елның 16-22 июнендә Казанда Бөтенроссия «Балык атналыгы» гастрономия фестивале уза.

 

Атна дәвамында исемлектә күрсәтелгән җәмәгать туклану предприятиеләре чарага килүчеләргә махсус балык ризыклары тәкдим итәчәк. Башкала халкын һәм кунаклары бәйрәмгә чакырабыз!

 

Катнашучылар исемлеге белән сайтның рус телендәге яңалыкларда таныша аласыз. (Список участников, 19.06.2017,  Всероссийский гастрономический фестиваль «Рыбная неделя»).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International