Альберт Кәримов хәзерге заман Иран Республикасын өйрәнү Үзәге җитәкчесе Рәҗәб Сәфәров белән очрашты

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

Хәзерге заман Иран Республикасын өйрәнү Үзәге җитәкчесе Рәҗәб Сәфәров белән ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.

Чарада шулай ук, Россиядә Иран Ислам Республикасы Илчелегенең икътисад буенча атташе Фәрхәд Паранд, "Параллакс" ҖЧҖ финанс директоры Дмитрий Кузнецов, EU Majak Consulting директоры Евгений Назаров, Россия-Иран советының иҗтимагый элемтәләр буенча программа директоры Андраник Дереникьян һәм башкалар катнашты.

Альберт Кәримов кунакларны сәламләде һәм хезмәттәшлеккә килгәндә, Татарстан Республикасы Иран белән нефть химиясе һәм машина төзелеше өлкәсендә үзара элемтәләр багларга әзерлеген билгеләп үтте. "Әлбәттә, без компанияләр арасында хезмәттәшлекне үстерү өчен уңай мохит булуына зур игътибар бирәбез", - дип билгеләп үтте Альберт Кәримов.

Алга таба очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасы һәм Иран Ислам Республикасы арасында сәүдә-икътисади һәм фәнни-мәдәни мөнәсәбәтләр, сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләре үсеше стратегиясе, шулай ук, Россия-Иран мөнәсәбәтләре контекстында төбәкара багланышлар турында фикерләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International