Ford Sollers заводы Яр Чаллы заводы конвейерына кирәкле детальләрне кайтарту процессын оптимальләштерү өчен Россия заводлары хезмәткәрләрен тулыландырылган чынбарлыклы 3D-күзлеге белән тәэмин итү буенча пилот проекты эшләтеп җибәрде.
Хезмәткәрнең складта эш вакытында 3D-күзлеге пыяласына кирәк булган детальләрнең ассортименты, саны, аның урыны күрсәтелә, ә навигация угы ячейканы эзләү юнәлешен күрсәтә.
Система ID-Russia компаниясе һәм Ford Sollers IT-бүлеге тарафыннан булдырылган. Беренчел этапта яңа технология Яр Чаллы заводына кертеләчәк.
Тулыландырылган чынбарлык технологиясе склад белән идарә итү системасына интеграцияләнгән. Билгеле бер автомобильгә детальләр сайлау өчен заказны WMS система формалаштыра, аннан соң ул Wi-Fi аша күзлекнең визуаль интерфейсына тапшырыла.
"Pick by vision" системасын кертү буенча пилот проекты Чаллыда старт алды, системаны тест аша сынау 2017 ел азагына кадәр тәмамланачак. 3D-күзлек пилот проектын уңышлы тәмамлаганнан соң, Ford Sollers предприятиесенең башка хезмәткәрләре дә күзлек белән җиһазландырылачак.