2017 елның 19 июнендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә традицион форматта Полимер көне уздырды. Чарада автокомпонентлар җитештерүендә пластиклар ассортиментын арттыру, аларны сынау һәм автоҗитештерүчеләр өчен полимер җайланмаларның локализациясе сораулары каралды.
Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкиле химия комплексы предприятиеләре өчен дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде. Компания вәкилләре полимер тармагы үсеше өчен мөһим булган сорауларның берсе - экспортка продукция җибәрүне атадылар. Шул сәбәпле, алда узачак Полимер көненә "Россия экспорт үзәге" АҖ вәкилләрен дә чакыру кирәклеген билгеләделәр.
Фикер алышуда « Түбән Кама нефтехим» ГАҖ, «Татхимпласт» ҖЧҖ, ««Автокомпонент» ИК АҖ, «А.Шульман», «Икар Лтд» ҖЧҖ һәм башкалар, эое автоҗитештерүчеләр: «КАМАЗ» ГАҖ, Альянс Автоваз-Рено-Ниссан, «Форд Соллерс» уртак предприятиесе, «УАЗ» ҖЧҖ, «ГАЗ» Төркеме, фәнни учреждение вәкилләре катнашты.
Полимер көне азагында Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм "Автокомпонентлар полимер кластерының махсуслаштырылган оешмасы" ҖЧҖ генераль директоры Альберт Сөләйманов Татарстан Республикасында полимер автокомпонентларның сәнәгать кластерын оештыру турында килешү имзалады.